Тарихи шигырь: Тырлау болынында
Керәшен шагыйре Давид Григорьевның бу поэмасы 1926 елны Җөри авылының Тырлау болыны (хәзерге Питрау җыены уздырыла торган урын) турында язылган.
Җилфер-җилфер килә, җем-җем итә,
Уйсу җирдә болын үләне.
Ну, төшкән дә икән быел печән,
Бигрәк яхшы Тырлау үләне...
Хәйран матур хәзер болын өсте:
Төрле чәчәк, төрле үләннәр.
Кешеләр дә читтән чәчәк төсле, —
Төрле-төрле кием кигәннәр.
Кырмыска күк халык, болын тулы,
Һәркайсының эше — кулында.
Армый-талмый эшли адәм кулы,
Кунып-төнеп ята болында.
Кайсы чаж-чож чаба, кайсы яный,
Кайсы мижасына чөй кага,
Кайсы мижа яра — үлчәп атлый,
Битләреннән гөрләп тир ага.
Менә мин дә килдем. Менә пайым,
Исәнмесез, матур чәчәкләр!
Чалгым үткен. Киерел, күкрәккәем,
Сузылыгыз, көчле беләкләр!
Сау булыгыз, матур асыл гөлләр,
Үтте сезнең кыска гомерләр.
Инде сездән соңгы яшь үләннәр
Сез күрәсе көнне күрерләр…
— У-ф-ф, тирләдем, — эссе... Эчем яна,
Бирче суны, Палый, эчейек...
Печән кибә. Тизрәк җыйыйк та,
Вак өлеш пайга күчиек.
Микулайлар инде богыл сала,
Питрунка да бүген бетерер.
Чапмаган пай монда бик аз кала,
Иртәдән соң көтү кертелер.
Коры тота халык, ялт-йолт итә,
Көне булса бик тиз җыялар;
Өч-дүрт көндә бөтен эше бетә,
Киртә тотып-нитеп куялар.
— Алла куәт бирсен, Марый түтей,
Әйдә, ял итәргә килеп кит.
— Алла теләгәнең бирсен, Купей,
Ял итү дә кирәк, эссе бик...
— Бигрәк эссе бүген, бик арыта,
Бер болыт юк, — ут күк яндыра.
Эчәмсең су? Салкын чишмә суы.
Су булмаса, хәлдән тайдыра...
Кырмыска күк халык, батыр эшли,
Күп тә калмый, болын җыела...
Ай-һай, айгырыгыз матур кешни,
Яхшы буласысы тоела.
— Шөкер, айгыр әйбәт, анасы күк, —
Кешнәвеннән бигрәк йөреше.
Юртуы бик яхшы, көче дә күп...
Сиксән тәңкә бирә күреше...
— Сиксән тәңкә!? Дурак, йөзне бирер!
Йөз иллене сора син аннан:
Йөзгә бирсәң, кеше «дурак» дияр, —
Бик тиз ычкындырма кулыңнан.
Атың яхшы, матур — җирсеп кешни;
Бар да килгән — төсе, күкрәге...
Нигә җиксәң, шуны өзеп эшли...
Сатмаслык ат!.. Ну бит кирәге...
— Ярый, рәхмәт, Купей, киңәшеңә,
Бигрәк рәхмәт салкын суыңа.
Хәлләр кереп китте бар төшемә,
Рәхмәт яусын юмарт кулыңа!..
Көн кыздыра ут күк, печән кибә,
Матур чүмәләләр туалар.
Туу белән алар, атлар белән,
Богылларга таба шуалар.
Кичтән яшьнәп торган яшь үләннәр
Сәнәк-сәнәк менә богылга.
Беттегез бит сез дә, матур гөлләр, —
Карап торам такыр болынга...
Давид ГРИГОРЬЕВ (САВРУШЕВСКИЙ).
(«Киңәш» газетасы. 30 июль, 1926 ел).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев