Шагыйрь Никифор Тукмачевтан — бер бәйләм шигъри тәлгәшләр
Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь, Зәй ягындагы Югары Баграж керәшене Никифор дәдәй Тукмачев поэзия яратучыларга яхшы таныш.
Никифор Тукмачев әтисе Бөек Ватан сугышына алынгач дөньяга килгән нәни Никифор сугыштан соңгы чорның бар авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән. Әтисен карточкадан гына күреп белгән малай язмыш сынауларын үтә-үтә, гомеренең инде чал чәчле бабай чорына кергән. Ә шулай да күңеле әтисе сурәтен гомере буе саклаган да, әтисез узган гомере йөрәгендә мәңгелек сагыш, мәңге төзәлмәс яра булып калган. Әтисенә багышланган шигырьләре Никифор Тукмачевның «Гомерем Питраулары», «Таң суы», «Сандугач үксүе» китапларына да кертелгән. Никифор дәдәй медицина белгечлеген сайласа да, гомер буе поэзиягә тугры булган.
Каты авыру узган ел аны үлем чигенә җиткерсә дә, ак халатлыларның тырышлыгы, үзенең үҗәтлеге сәбәпле яшәүгә ялганыр көч тапкан корыч ихтыярлы карендәшебез ул Никифор Ионович. Тән сызлануларына түзәр әмәлләре калмаган чагында аңа күңелендә йөргән шигъри сүз, шигырь тылсымы ныклык бирә. Әле кәгазьгә төшәргә өлгермәгән шигырьләре җанын яшәүгә ялгый. Аның соңгы айларда язылган бу шигырьләрен сайтка күз салучылар да ошатмый калмас.
Асыл затым
Таллар кебек бөгелгән дә,
Измәләрдәй изелгән.
Керәшен дигән халык бар, —
Рәсәй буйлап сибелгән.
Алга горур атлаган ул,
Үз иманын сатмаган.
Намусына тап төшерми
Туган телен саклаган.
Ташны тишеп шыткан гөлдәй,
Аралап гасырларны,
Безнең көнгә алып килгән,
Югалтмый җыр-моңнарны.
Һәр керәшен миңа туган,
Һәр туган миңа якын.
Изелеп тә, бөгелеп тә,
Сынмаган асыл затым.
Ташламасын гармуннар
Кулларымда — тальян гармун,
Әле гомер узмаган.
Үзе бераз искерсә дә,
Телләре бозылмаган.
Нинди заманнар булса да,
Халкым яшәми җырсыз.
Ачлык еллар кичерсә дә,
Яшәмәгән гармунсыз.
Тартып-сузып яшәсә дә,
Булмаса да байлыгы,
Җырлап җанын юатырга
Булган тальян гармуны.
Тальян гармун тавышында —
Авылның матурлыгы.
Тальян гармунга сыйган
Ерак гасырлар моңы.
Анда — халык сабырлыгы,
Халыкның тырышлыгы.
Анда — күрелгән михнәтләр,
Заманның авырлыгы,
Онытылмас, бер кайтырлар
Җаннарга сеңгән моңнар.
Чормалардан төшәр әле
Иске тальян гармуннар.
Заманнар үзгәреп тора,
Искеләр яңарырлар,
Гармунны без ташламабыз,
Ташламасын гармуннар.
Җитәр микән гомерем
Кышларымны әле узасым бар,
Язларыма әле чыгасым бар.
Тормыш мине төрле яклап сыный,
Түзәсем бар әле, чыдасым бар.
Кышлар үтәр, җылы язлар җитәр,
Җиргә орлыкларны саласым бар.
Туган җирләренә кошлар кайтыр,
Оя ясап каршы аласым бар.
Бөтен мәшәкатьләр алда әле, —
Аңлыйм барсы мөмкин түгелен.
Бурычларым һаман артып тора,
Җитәр микән калган гомерем…
***
Гомер итеп мондый кышны
Күргән юк иде күптән.
Көне -төне бер туктамый
Болыт ишелә күктән.
Көрәкләр генә өлгерми
Чистартырга урамны.
Тәүлек буе кар көриләр
Шәһәр бульдозерлары.
Салкыны бар, бураны бар,
Кыш дисәң да кыш быел.
Ак кар кебек мул китерсен
Ак бәхетләрне бу ел.
Күңел яраларын юар
Язгы ташкын сулары.
Туңган җаннарны эретсен
Язгы кояш нурлары.
***
Агач булып агачлар да
Сизә язның җиткәнен.
Тупыл бөреләре сала
Кышкы соры чикмәнен.
Бөдрә талны сырып алган
Көмештәй ак песиләр.
Салкыннан да курыкмыйлар,
Егылып та төшмиләр.
Үзләре шундый матурлар,
Тәннәре йомшак, шома,
Иң беренче уянганнар
Кояшның җылысына.
Таллар белән бәхилләшеп,
Ага Чулман бозлары.
Язгы ташкыннарга тиңдәш, —
Гомернең узулары.
Бөре кебек ачылабыз
Җылы тойсак кемнәндер.
Күңел гөле чәчәк ата,
Бәхет арта бермә-бер.
Тугры дуслар
Мин тумыштан җир кешесе,
Шатлыгым бар, кайгым бар.
Тугры дустым — тальян гармун,
Сердәшләрем — каеннар.
Аларга ышанып сөйлим,
Чын дусларым каеннар.
Авыр чакта хәлләремне
Алар гына аңлыйлар.
Сары сагышка уралып,
Керсәм гомер көземә,
Җандагы бар сагышымны
Гармун ала үзенә.
Алар гына юаталар,
Күңелләр тулган чакта.
Дөнья матур, шундый тугры
Дусларым булган чакта.
Картаю
Картайган кешеләр күреп,
Шаккаткан чаклар булды.
Мин ничек картаермын дип,
Баш ваткан чаклар булды.
Чәчләр коелып бетәрме,
Башым шәп-шәрә калып?
Яшьлек үтәрме, битемә
Буразналарын салып?
Колаклар катыланырмы,
Калайланырмы күзләр?
Тешләр коелып бетәрме,
Аңлап булмаслык сүзләр?
Йөрүләрем үзгәрерме,
Табан узмый табаннан?
Вакытны уздырырмынмы
Гел зарланып заманнан?
Картлыкның бар чалымнары
Килә икән берьюлы.
Тик сиздермичә килгәнгә,
Аңлый алмыйбыз шуны.
***
Апрельнең ни гаебе бардыр,
Алдау көн, дип, тамга такканнар.
Алмашуга без күнеккән инде, —
Хәләл малын эшләп тапканнар.
Алдашулар айлар, еллар буе,
Гомер буе бара алдашу.
Рекламалар, мошенниклар алдый,
Алдау — көчленең сүз башы
Алдау заманында без яшибез,
Алдауга корылган бар гомер.
Вакыт үтәр, алдашулар бетәр,
Дөреслекләр җиңәр, барыбер.
Тормыш арбалары
Буш арбаның эше җиңел,
Михнәт күрми әллә ни.
Шайтан калтырчасы кебек,
Тәгәри дә тәгәри.
Тавышы әллә кайлардан,
Ерактан ишетелә.
Олы эш башкарган кебек,
Колакны ярып керә.
Тиз кузгала, тиз туктала,
Җилбәзәк холык кебек.
Алар озакка чыдый, эш
Майтармыйча интегеп.
Буш бугазлар — адым саен,
Буш арбалар шикелле.
Тик ятмыйлар, йөк тартмыйлар,
Сүз сөйлиләр үтемле.
Авыр йөк йөрткән арбалар
Кузгала салмак кына,
Үзенә төшкән бурычның
Асылын аңлап кына.
Күп чагында кузгалалар
Ыңгырашып, сызланып.
Ил йөген тартып баралар, —
Киткәннәре кузгалып.
* * *
Кыяда шыткан каен мин,
Ташка тамыр җибәргән.
Кырыс җилләр кочагында
Сөелеп үскән адәм.
Таш кыя үстерде мине,
Шунда төшәр орлыклар.
Кыя таш — кече Ватаным,
Монда яшәр оныклар.
Шушы безнең бишегебез,
Ташны тишкән тамырлар.
Кәүсә бетсә дә тамырлар
Яңарырга калырлар.
Теш-тырнагыбыз белән без,
Ябышкан шушы җиргә.
Кузгалсак тик кузгалырбыз,
Кыялар белән бергә.
* * *
Чиксез сабырлыклар кирәк
Юл газабы үтәргә.
Изге ният илһам бирә
Морадыма җитәргә.
Гомер юлы туры түгел,
Бормалы да, бормалы.
Бормалы юллар үтәм, дип,
Үкенгәнем булмады.
Фани дөнья шундый матур,
Юллар авыр булса да.
Йөрәк тынмый, өмет сүнми,
Чәчләргә бәс кунса да.
Тормыш юлын, сукмакларын
Сайласак та үзебез,
Авыр йөген гомер буе
Тартып бара күбебез.
Тормыш юллары катлаулы,
Җиңел үтәрлек түгел.
Ялгыз башың максатыңа
Барып җитәрлек түгел.
* * *
Аңлый алмыйм нинди заман соң бу, —
Әйткән сүзләр эшкә ялганмый.
Һәрбер түрә үзенчә ялганлый,
Мөмкин түгел яшәү алданмый.
«Акча аз», дип зарланучылар күп,
«Акыл аз», дип беркем зарланмый.
Барыбыз да тулы акыллымы,
Тыйнакмы без шулай тумыштан?
Акыл керә безнең башыбызга,
Алданулар белән берочтан.
Базарларда йөреп эзли күрмә,
Буласың килсә дә акыллы.
Акыллылар акыл сатып йөрми,
Акылсызлар сата акылны.
Динара Фатхуллина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев