Никифор Тукмачев: «Мин дөньядан китмим әле»
Зәй районының Югары Баграж егете, Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче Никифор Тукмачев — «Гомерем Питраулары» (2008),«Таң суы (2016) китаплары авторы. Аның Түбән Кама җирле керәшен оешмасы спонсорлыгында чыгачак өченче — «Сандугач үксүе» җыентыгы нәшрияткә тапшырылган. Ә бу шигырьләре — шушы көннәрдә күңеленнән ак кәгазьгә төшкән.
Бәлки...
Бала кебек җәфаланып,
Шигырь туса өр-яңа,
Ак биләүгә биләмиләр,
Озын гомер теләмиләр,
Килгәнсең, дип, дөньяга.
Берәүнең дә исе китмәс,
Мин киткәнгә дөньядан;
Шигырьләрем ятим кала,
Җанны тик шул утка сала,
Менә шунсы бик яман.
Язмаганнары язылыр,
Сәләтле яшьләр табылыр;
Язылганнары сагыныр,
Юксынырлар, барыбер,
Мине эзләп, әле кемдер
Архивларда казыныр…
Гармуным яңа җыр сорый
Үткәннәремне сагынып
Алган идем кулыма,
Гармуным яңа җыр сорый,
Яшьлегебез турында.
Сагышлы да булмасын, ди,
Үткәнгә үкенечле,
Дәртле, ялкынлы булсын, ди,
Яшьлекнең үзе төсле.
Гармун телләреннән эзләп,
Талдылар бармакларым.
Тапмадылар мизгелен дә
Гомернең ул чакларын...
Онытканнар кайту юлын
Гармуным телләре дә.
Әйләнәләр дә кайталар
Бүгенге көннәремә.
Гармун уйнап бер җырларга
Без кайтырбыз, көтегез.
Авыл моңнарын уятып
Китәргә өметебез.
Күңел ярасы
Күңел яралары төзәлмиләр,
Вакыт төзәтәлсә дә ярасын.
Җанга һаман гел өстәп торалар
Авыр яраларның яңасын.
Күңел ярасыннан дарулар юк,
Сыкрап төзәтәбез үзебез.
Яраланган киек кебек яшәп
Үтте гомер, җитте көзебез.
Искитәрлек эшләр кырмасак та,
Әйткән сүзебездә торабыз.
Яраларга ничек түзәргәме, —
Сугыш ятименнән сорагыз...
Очрашырга насыйп булса
Өзелсә өмет, ялгарга
Күңел кылларыңны бир.
Очрашырга насыйп булса,
Җылы кулларыңны бир.
Йөрәгем сабырсызланса,
Суларның салкынын бир.
Күңелем төшкән көннәрдә
Йөрәгең ялкынын бир.
Җан өшесә ялгызлыктан,
Күңелең җылысын бир.
Син бирмәсәң, һәммәсен дә
Бирер миңа туган җир…
Моң
Кемдер моңаеп юана,
Кемдер сагынып яши.
Моң безгә тумыштан килә,
Сагышны язмыш ясый.
Моң белән сагыш бер түгел,
Янәшә йөрсәләр дә.
Һәрберсенең үз урыны, —
Ни генә дисәләр дә…
Иртәгәдән яхшырак
Дус, туганнар шалтырата,
Көн дә хәлемне сорап.
Дөресен әйтсәм, туганнар,
Хәлләрем болаерак:
Кичәге күк булмаса да,
Иртәгәдән яхшырак.
Көн дә шулай алга таба, —
Исәнлек тә, саулык та.
Монда булган монда калсын,
Ни булмас дөньялыкта.
Заман чире
Чүпкә аталар ипинең
Карасын да, агын да.
Андый хәлләр булмый иде
Без бәләкәй чагында.
Бүгенгедәй хәтеремдә, —
Әле шушы яшемдә, —
Ипи диеп ашадык без
Кәлҗемә күмәчен дә.
Чарасыздан җыр чыгарды
Күңел түреннән алып,
Иген игеп, ил туйдырып
Ипи күрмәгән халык:
«Иртән җыям, кич пешерәм,
Ашаганым кәлҗемә.
Кәлҗемә ашап эшли алмыйм,
Сталин бабай, рәнҗемә».
Йөрәгемә кан савадыр
Ипи күрсәм чүплектә.
Кот очарлык заман чире,—
Булмый бер хәл итеп тә.
Ипи нәрсә... Яшь балалар
Тапкалыйлар чүплектә.
Кемнәр коткарыр бу чирдән,
Бар микән моңа дару?
Кемнәр белә, кем әйтәлә —
Бу безнең кая бару?...
Гаделлек
Сулар үргә каршы акмый,
Яшьлек кайтмый бер киткәч.
Соңарып аңлыйбыз шуны,
Гомернең көзе җиткәч.
Яшьлек кайта торган булса,
Картаю булмас иде.
Чәч агармас, күзләребез
Моң белән тулмас иде.
Әле ярый, картаю бар,
Килүен сизми торган.
Дөньялыкта кешеләрне
Гадел тигезли торган.
Үткәннәр — бар байлыгым
Кайнап тормыш дәрьясында
Яхшыга боралмадым.
Йөрәк тузды чәбәләнеп,
Бер эш кыралмадым.
Илне үзгәртеп кордылар,
Мин каршы торалмадым.
Мин, хәтта, үз-үземне дә
Үзгәртеп коралмадым.
Үткәннәрем белән яшим,
Үткәннәр кадерлерәк.
Үткән заман кешесе мин,
Искечә тибә йөрәк.
Кирәк чакта киңәш сорап,
Кайтамын үткәннәргә,
Ис тә китми бу дөньяның
Артына типкәннәргә.
Күптерме алда киләчәк,
Үткәннәр — бар байлыгым.
Бәхетле мин, гомер буе
Үткәннәргә бай булдым.
Мин дөньядан китмим әле
Мин дөньядан китмим әле,
Тартышам аяк терәп.
Халкымнан алган бурычны
Түләп чыгарга кирәк.
Мин дөньядан китмим әле,
Язасы җырларым бар.
«Мин кайтырмын», — диеп киткән
Чишмәләр, кырларым бар.
Мин дөньядан китмим әле,
Бер сүз әйтмичә генә.
Туганнарым, сезнең белән
Бәхилләшмичә генә,
Мин дөньядан китмим әле,
Бурычымны өзмичә.
Китмим әле оныкларының
Балаларын сөймичә.
Сынамагыз мине, чирләр,
Кире кайтмам уемнан.
Бурычлы үлми, диләр бит,
Бурычларым — муеннан.
Калалмам килер җәйгә
Гомер үткәч, тормышыма
Карашым да үзгәрде.
Туган җиргә кайтардылар
Гомеремнең көзләре.
Туган ягым, туган авыл,
Туган йорт, туган нигез...
Яшьлек белән берсенең дә
Без кадерен белмибез.
Нигез ташларының миңа
Күптер әйтер сүзләре.
Тәрәзәләр, тәрәзәләр —
Туган өйнең күзләре.
Ничә еллар көткәннәрдер
Мине, керфек какмыйча.
Әни көткәндер, төнгә дә
Җил капкасын япмыйча
Китеп барсам, элеккедәй
Мине көтмәссез инде.
Үкенсәм дә, үтенсәм дә
Гафу итмәссез инде.
Кыш кайтмасам, яз кайтырмын, —
Калалмам килер җәйгә.
Җаным туган җиргә тарта,
Кайтырмын бөтенләйгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев