Никифор Тукмачев иҗаты: «Гомернең алтын чагы»
Карендәшебез, каты авыруга каршы торучы шагыйрь Никифор Тукмачевның шушы елның соңгы айларында язган шигырьләре.
Көзге яңгыр елап озатты
Көзге яңгыр елап озатты,
Киттем Түбән Камадан.
Әллә кайталам, әллә юк,
Үз калама яңадан.
Җилдертәбез яңа юлдан,
Юллар — Казанга табан.
Сау бул инде, хуш, бәхет бул,
Кайтмасам Түбән Камам.
Белмим Шәһри Казан мине
Көтәдерме, юктырмы?
Сиңа Казан кирәк диләр,
Хәлем шулай уктырмы?
Ниләр күрмәс газиз башлар,
Алдагысын белмичә,
Гүргә кереп булмый, диләр,
Күрәчәгең күрмичә.
Туктатып булмый вакытны
«Хәлең ничек?» — дип сорыйсың,
Хәлләрем гөлләр кебек.
Дөньяга карап елмаям,
Беркатлы юләр кебек.
Киселсә дә, өзелсә дә,
Елмаеп тора гөлләр.
Гөлләр дә бит кем кулында
Шиңәчәген белмиләр.
Гөлләр кебек шыттык җирдә,
Гөлләр кебек күрендек,
Гөлләр кебек бөреләнеп,
Без Кояшка үрендек.
Җылы кирәк иде безгә,
Дым сорады тамырлар.
Дымсыз үскән гөлләр генә
Безне аңлый алырлар.
Туктатып булмый вакытны,
Өзеп еллар агышын.
Кырау суккан гөлләр кебек
Кышка кереп барышым.
Шаяртып кына
Күзә-башка чалынмыйча,
Үткәрдем көз айларын.
«Кая китеп олакты», — дип,
Уйлагансыз, мөгаен.
Рәхәтләнеп чирләп яттым
Бүлнис бүлмәләрендә.
Ничә еллар иде андый
Хәстәр күрмәгәнемә.
Хур кызлары көне-төне
Безне лечит итәләр.
Ашаталар, эчертәләр
Кирәк җиргә йөртәләр.
Мәшәкать юк, рәхәтләнеп,
Яшә дә яшә генә.
Рәхәтлек чирдән дә авыр,
Өйгә кайтасы килә.
Язылмаган шигырьләр
Булды, җитәр, дип үземнең
Язмышка күнгән чакта,
Дөнья белән бәхилләшеп,
Тын гына сүнгән чакта,
Сискәндереп уяттылар
Язылмаган шигырьләр.
«Син безне ятим калдырып
Кая җыендың?» — диләр.
Зиһенем ачылып китсә,
Берсе дә юк аңымда.
Шигырь рәвешенә кереп,
Дуслар тора янымда.
Тормыш дәрьясы
Көтмәгәндә кемдер китә,
Кемдер килә дөньяга.
Туктаусыз шулай агабыз
Тормыш дигән дәрьяда.
Кемнедер дулкыннар, сөеп,
Үз кочагына тарта.
Кемнедер кабул итмичә,
Ярга чыгарып ата.
Ярларда яту язмасын, —
Комдагы балык кебек.
Яшик калган гомерләрнең
Кадерен, тәмен белеп.
Үткәннәргә язам хатларымны
Киләчәккә хатлар язып тормыйм,
Анда яшәр яңа буыннар.
Шикләнмимен, ул буыннар бездән
Күпкә акыллырак булырлар.
Үткәннәргә язам, анда — мине
Моңлы иткән сайрар кошларым.
Анда — минем якын туганнарым,
Анда —минем яшьлек дусларым.
Алар гына мине аңлый алыр,
Яңа буын мине аңламас.
Нечкә күңелемнең кылларын да,
Өзелгәндә алар ялгамас.
Үткәннәргә язам хатларымны, —
Аралашкан чакка хат белән.
Бәхетле мин — аралаша алам
Хатлар аша туган як белән.
Авылымның уллары
Эт уласа бүре кебек,
Яхшыга түгел, диләр.
Я авылга афәт килер,
Я кемдер үләр, диләр
Түбән очта бүре кебек
Төн буе эт улады.
Җанга авыр, шомлы уйлар
Зиһенемне урады.
СВОда исән микән
Авылымның уллары?..
Нигә икән бүре кебек
Төн буе эт улады?
Эт улады да улады,
Йокым йокы булмады.
Әллә кайгырып улады,
Әллә үксеп елады?
Сагынганмы ул анасын,
Югалтканмы баласын?
Кеше хәлен кеше белми,
Этләрне кем аңласын...
Яшьлек дустыма
Вакыт тап, бер кагыл әле,
Чәй эчәрбез, бер керсәң.
Мин әле шушы дөньяда,
Мин әле һаман исән.
Күрешкән юк ничә еллар, —
Яшь чакны бергә үтеп.
Бер гәпләшеп утырырбыз,
Гомер йомгагын сүтеп.
«Вакытым юк», — дия күрмә,
Вакытның җиткәне юк.
Вакыт —акча, пенсионерның
Акчасы беткәне юк.
Көнбагыш майлары салып,
Бәрәңге кыздырырбыз.
Яшьлек елларын сагынып,
Гармунда сыздыррыбыз.
Искә алырбыз, яшьлектә
Күз атып йөргәннәрне.
Кайнар пәрәмәчләр ашап,
Кыз озатып йөргәннәрне.
Уйламаган көтмәгәндә
Шул еллар керә төшкә.
Өзелергә генә тора,
Күңел шундый нечкә.
Күз яшемдә коенган
Аңлыйм сезнең тырышлыкны,
Хәлләрегезне беләм.
Тозсыз юллар эзләмәгез,
Минем шигырьләремнән.
Шигырьләрем гомер буе
Берәмтекләп җыелган.
Тозсыз булмас, барысы да
Күз яшемдә коенган.
Күз яше тозсыз булалмый, —
Гомер иткәннәр белә.
«Юкны эзләп интекмәгез», —
Диямен, шуңа күрә.
Чулман суы
Чулман суы шаулап акмый,
Чулман ага тын гына.
Ярларга килеп сыена,
Җилбәзәк дулкын гына.
Чулман суы шаулап акмый,
Чулман сулары сабыр.
Мактап бер җыр язар идем,
Булсам әгәр мин шагыйрь.
Чулман суы шапырынмый,
Суларга бай булса да.
Бар байларга үрнәк булып
Чулман суы тын ага,
Идел ярларына киләм
Идел ярларына киләм,
Идел аңлый хәлемне.
Күпне кичергән чал Идел,
Әйтче киләчәгемне.
Идел, Идел, суың тирән,
Үзе тирән, үзе киң.
Минем кайгыларым да бит
Синең суларыңа тиң.
Күпме җирләрне гизәсең,
Син — кодрәтле, син — көчле,
Илебезнең бизәге син,
Бер чак үзгәрмәс төсле.
Ал минем сагышларымны,
Сал диңгез төпләренә.
Азмы-күпме яшәп калыйм,
Үкенми үткәнемә.
Хәлемне сорап
Чын дусларым шалтырата,
Көн дә хәлемне сорап.
Хәлләр кичәгедәй булмас,
Иртәгәдән яхшырак.
Гомер уза, вакыт башны
Уйларга сала икән.
Дусларыңны таныр өчен,
Бер чирләп кара икән.
Беркем дә бит тиеш түгел
Минем хәлне белергә.
Үз хәлемне үзем беләм,
Шөкер, исән бүгенгә.
Мин түзәргә тиеш, түзәргә
Бөтен борчуларым бетәр кебек,
Кайгыларым җиңел үтәр кебек,
Урманнарга кереп җырласам.
Табып сабый чакка кайтыр юлны,
Иңнәреңә куеп башкаемны,
Үкси-үкси, әни, җыласам.
Бәхет кошы миңа кунмас инде,
Язмышлардан узмыш булмас инде,
Мин түзәргә тиеш, түзәргә.
Рухи көчләремне бергә җыеп,
Дусларымның теләкләрен тоеп,
Тиеш мин барсын да җиңәргә.
Барсы да үтәр әле...
«Хәлең ничек?» — дип сорыйсың,
Хәзергә әйбәт әле.
Начар була алмыйдыр ул,
Исән кешенең хәле.
«Хәлең ничек?» — дип сорыйлар,
Яңалык көтәләрме?
Көтмәгез, көтек булырсыз,
Барсы да үтәр әле...
«Хәлең ничек?» — дип сорыйсыз,
Хәзергә ярап тора.
Язылачак шигырьләрем
Каләмгә чират тора.
Гомернең алтын чагы
Кара көзләргә кердек, дип,
Сөйлибез җәйләр үткәч.
Ничек көзләр кара булсын
Алтын суы йөгерткәч.
Алтында коена урман,
Алтын — иген кырлары.
Алтын күлмәкләрен кигән
Юл буе каеннары.
Алтынга тиң парың булса,
Ни кирәк безгә тагы?!
Шөкер итеп яшә генә, —
Гомернең алтын чагы.
Булмый күңелне тыеп
Рәхмәт сезгә, карендәшләр,
Ихластан ярдәм өчен.
Җан кызганмый, минем белән
Бертигез янган өчен.
Булмый күңелне тыеп,
Шуңа күрә мин боек.
Картаеп китап чыгарам, —
Кешедән хәер жыеп.
Оят миңа, шушы яшьтә
Бу көнгә калуларым,
Тартып-сузып яшәүченең
Тиенен алуларым...
Васыять
Монда тудым, монда үстем,
Монда булсын җәсәдем.
Шушы җирне гомер буе
Мин юксынып яшәдем.
Таң җилләре көннәр саен
Мине сөеп үтәрләр,
Туганнарым искә алып,
Чәчәк куеп китәрләр.
Фото: нейросеть
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев