Маҗаралы хәлләр: «Суын, самовар!», «Ихтиандр»
Шагыйрә Зинаида Захарованың балалар тормышын чагылдырган чәчмә әсәрләр. «Маҗаралы хәлләр» китабыннан.
Суын, Самавыр
Безнең сыйныфта бик авыр холыклы малай укый. Дамир исемле ул. Исеме җисеменә туры килми аның. Дамир ике сүздән тора: «да», «мир». Татарчага тәрҗемәсе — «әйе», «тынычлык». Ул, киресенчә, гел юкка да кызып китүчән. Тынычлык бозучы дияргә була. Укытучыларны да туйды- рып бетерә. Билгеләреннән беркайчан да канәгать түгел. Өчле куйсалар, нигә дүртле түгел" дип аптырата. Дүртле булса, аңа бишле кирәк. Бөтен дәрестә дә шулай. Сукранудан башы чыкмый.
Беркөн математика дәресендә тавыш чыгарды.
— Әйтегез әле, нигә безнең эрага кадәр яшәгән кешеләрнең теоремаларын өйрәнәбез? Пифагор дигәне Грециядә безнең эрага кадәр 500 еллар элек яшәгән. Аның теоремасы — искелек калдыгы! — ди.
Укытучы югалып калмады:
— Без аның теоремасыннан башка алга бара алмыйбыз. Бер мәсьәлә дә чишеп булмаячак, — диде.
Нигә тел һәм вакыт әрәм итеп сөйләп тора инде Роза апа?! Дамир юри шулай кылана. Имештер, гаделлек эзли.
Класс тын калып, бирем эшләп утырганда, Дамир, корт чаккандай, кинәт кенә кычкырып җибәрергә мөмкин. Кызган табадан да ныграк кызып китәргә дә күп сорамый. Куркудан кот очып, йөрәгең туктарга мөмкин. Бик тиз кызып китүчән булганга, «самавыр» дигән кушамат тагылды да инде аңа. Тагын бер начар гадәте бар: тәнәфес вакытында, сорамый-нитми, парта өстендә яткан дәфтәремне эләктерә. Әйе, өй эшен тәнәфестә күчереп кенә куя ул.
Бервакыт шулай тәнәфес тә җитмәгән аңа. Математика дәресе башланды, дәфтәрем урынында юк. Укытучы апа ишетмәслек итеп пышылдап
кына:
- Дәфтәр кемдә? Бирегез!...- дим.
Марат ымлап аңлатты: дәфтәр Дамирда икән.
-Дамир, дәфтәрне бир! — дим.
Бирергә уйламый да. Үч иткәндәй, апа аны тактага чыгарды. Өйгә бирелгән тигезләмәләрне эшләргә кирәк. Күрәм, минем дәфтәр белән чыкты да шуннан күчерә. Эшләп бетергәч, апа мактапмы-мактый тегене.
— Менә бит, Дамир тырыша, үсеш күренә, — ди.
Ярар, дәшми калдым инде, шатлансын коры куык. Рус теле дәресендә мыгырданып утыра бит бу — гаделлек эзли. Апа яхшылап әйтеп карый — юк! Әрепләшә үк башлады. Ул үзе, үрнәк укучы кебек, бөтен дәресләрдә дә беренче партада утыра. Укытучы апа Дамир янына барды да, тегенең башын куллары белән ике яклап тотып: «Остынь, самовар!» — диде. Вәт көлештек. Күптән болай кызык булганы юк иде. Дамирның Самавыр икәнен апа каян белгән? Менә шуннан соң Дамир тынычланды. Самавырыбыз суынды.
Ихтиандр
«Человек Амфибия» киносын карагач, тынычлыгым бөтенләй югалды. Менә ичмасам кеше! Теләсә — җирдә, теләмәсә, суда яши. Диңгез төбеннән күпме энҗе табып алды?! Киносы гына түгел, энҗеләре дә тынгы бирмәде. Диңгез төбендә күпме байлык ята икән?!
Ихтиандр төшләремә кереп саташтырды. Җитмәсә, төшемдә яныма килеп сөйләшеп утырды. Үзеңне сынап кара, дип, диңгезгә чакырып маташа. Диңгез күргәнем булмаса да, суда оста йөзәм мин, балыктан бер дә ким түгелмен. Елгабыз да бакча башында гына. Җәй буе малайлар белән су буенда ятып, кипкән балыкка охшап калабыз. Судан чыгасы да килми. Әни генә көн дә бер эш таба. Мин аңа карышып та маташмыйм. «Һәр көннең үз эше бар, бала», — дияргә ярата ул. Эшенә киткәнче, мине йокыдан уятып калдыра. Бүген дә:
— Яша, улым, суган түтәлләрен утап куй, чүп баскан. Бәрәңге араларын да йомшарта башларга кирәк,- диде.
Күзләремне ачмый гына, әнием белән сөйләшәм:
— Ничә рәт йомшартырга?
— Биш-алты булса, бүгенгә җитәр.
— Шул гынамы, әнием?
— Энеңә күз-колак булырга онытма.
— Тагын нинди эшләр бар?
— Төшке аш казанда. Вакытында ашагыз.
— Шул гынамы?
— Су буена төшеп, дөньяңны онытма, шул гына, улым.
Онытам шул, су буена төшүгә, дөньям онытыла. Әни эшенә чыгып китүгә, җәймәгә төренеп ятам. Энемә күз салам. Ул да тыныч кына сулыш алып йоклый бирә. Түгәрәк алсу йөзендә елмаю да чагылып китә. Күрәсең, төш күрәдер. Ул арада мин үзем дә йокыга китәм. Тәмле дә соң иртәнге йокы!
Без йокыдан торганда, кояш инде шактый юл үткән, бүлмәгә көлтәдәй нурлары кереп тулган иде. Энем белән юынып, чәй эчеп алдык та су буена ашыктык. Көчегем Юлдаш, мине дә калдырмагыз, дигәндәй, башын иеп чинап калды.
— Һәр көннең үз эше бар. Йортны сакла,- дидем аңа чыгып киткәндә һәм башыннан сыйпап алдым.
Без төшкәндә, малайлар яр буенда нәрсә турындадыр бәхәсләшеп утыралар иде. Берсеннән-берсе уздырып кычкыргалап та алалар. Яннарына килеп җитүгә:
— Суның каймагы миңа,- дип суга чумдым.
Яр буена миннән кечерәкләр җыелган иде. Олыраклары әле йокы симертәләрдер, күрәсең. Шунда күңелгә кылт итеп теге кино килмәсенме?! Мин Ихтиандрдан кимме әллә?
Чумдым, суның төбенә үк төштем дә таллыкка таба йөзеп киттем. Таллык малайлар утырып калган ярдан шактый ерак булса да, суламыйча хәйран гына йөздем. Әллә төшемдә күргән Ихтияндр ярдәм итте, белгән юк. Моңа кадәр анда җитә алганым юк иде әле. Әкрен генә таллар артына чыктым да малайларны посып кына күзәтә башладым. Таллар артына барып чыгар дип, аларның башына да килми, таллык бик ерак.
— Яша нигә һаман күренми, бата күрмәсен,- дип борчылалар малайлар.
Энем Алёша да:
— Яша, чык, ишетәсеңме? Әнигә әйтәм мин сине, батсаң, кирәгеңне бирәчәк,- дип өзгәләнеп кычкыра.
Тынычлыклары югалды малайларның. Ә миңа кызык, рәхәт булып китте. Бәлки әле, су төбендә озаграк торырга да өйрәнеп китәрмен. Менә бит нинди ерак ара үттем. Тегеләр һаман чыр-чу килә. Бераз һава сулап, хәл алып тордым да янә суга чумдым. Йөзеп килүемне күрмәсеннәр өчен, тирәннән, суның төбеннән йөзәм. Болай йөзү зур осталык сорый. Алларына килеп чыккач, малайлар аптырашта калды.
-С-и-и-н, — диделәр алар, сузып.
Энемнең күзләренә яшь бөялгән иде. Мине күргән сөенечтәнме, ул яшьләр бите буйлап ихтыярсыз тәгәри башладылар.
— Елама, мин бит — су кешесе, -дидем. Энемне юатып.
Шулвакыт минем күңелемә «Энем мине чынлап та ярата икән бит» дигән фикер килде. Ә мин аны еш кына үпкәләтә идем. Моннан соң андый хәлләр кабатланмас. Үзем дә кыерсытмам, чит кешедән дә рәнҗеттермәм. Һәрчак игътибарлы булырмын.
Ә малайлар шул арада минем «су кешесе» дигән сүзләремне эләктереп алганнар.
— Яша — су кешесе, Ихтиандр, дип кычкырышып, төрле-төрле якка сибелделәр, һәм шул минутта миңа Ихтиандр кушаматы тагылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев