Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

Керәшен авылларында язып алынган уеннар

Уеннар халыкның этник тарихын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып торалар.

Сарман районының Ләке авылында язып алынган

«Аксак тәкә»

Балалар бер урынгарак тезелеп басалар. Бер баланы «ана» итеп, икенчесен «аксак тәкә итеп» сайлап куялар. Аксак тәкә уен алдыннан кая булса да качып торырга тиеш.

— Ана урманга барырга җыена. Балаларына кем килсә дә ачмаска куша. Аннан балалары тирәсендә өч мәртәбә әйләнеп болай ди:

— Аксак тәкә кермәсен, Тимер читән үрмәсен.

Йөргән вакытында читән үргәндәге хәрәкәтләр ясый. Ана китә. Аксак тәкә килә.

— Ачыгыз, балаларым...

— Юк, безгә әни ачмаска кушты, — диләр балалар.

— Мин сезнең әниегез, ачыгыз...

Балалар ишекне ача. Аксак тәкә бер баланы алып китә. Шулай алдалап, барлык балаларны да урлап бетерә бу. Урманнан ана кайтса, балалары юк. Ана елый-елый аксак тәкәгә китә. Барып җиткәч:

— Аксак тәкә, балаларым югалды, синдә түгелме? — ди.

— Мә инде, берсен бирәм алайса, дип, аксак тәкә бер баласын чыгара.

— Тагын да берсен генә бир инде?

Ана шулай берәм-берәм барлык балаларын да алып өенә кайтып китә. Кайткач, ана мунча яга һәм иң кечкенә баласына әйтә:

— Бар, кызым, аксак тәкәне мунчага чакырып кил, — ди. Кыз аксак тәкәгә килә:

— Әни сине мунчага чакырды, — ди.

— Зуррак баласын җибәрсен, синең сүзеңне тыңламыйм, — ди. Зуррагы килә. Шулай итеп барлык балалар да килеп чакырып карыйлар, тәкә килми, соңыннан ана бара. «Әйдә, аксак тәкә, мунча кереп чыгарсың, безгә барыйк», — ди.

— Этләрегез юкмы соң?

— Юк, каян булсын соң ул бездә?

— Барыйм инде алайса.

Бергәләп кайталар. Аксак тәкә мунчага бара. Мунча чабына, юына, киенә дә кайтырга чыга. Шул вакыт балалар этләр булып, тегене куа, талый башлыйлар. Аксак тәкә коты очып өенә йөгереп кайтып китә.

(«Керәшен җыру әйтә» китабыннан).

Әлмәт районының Илтән-Бута авылында язып алынган уеннар

“Җебегән”

Балалар санамыш ярдәмендә җәза бирүче сайлап куялар һәм аны уртага алып түгәрәкләнеп утыралар. Җәзачы балаларга йөзем, алма, хөрмә һ. б. дип, җимеш исемнәре әйтеп чыга. Аннан соң шуларны искәрмәстән генә кычкырып әйтә башлый. Һәрбер “җимеш” үз исемен ишетүгә сикереп торырга тиеш. Әгәр тора алмаса яки акрын торса, ул “җебегән” була һәм аның берәр әйбере алына. Шул рәвешчә 3—4 әйбер җыелгач, “җебегәннәр”гә җәза бирү башлана.

“Яулык алыш”.

Бу уен күбесенчә кыз балалар тарафыннан уйнала. Кызлар бер урынга түгәрәкләнеп басалар һәм  бер кеше яулык җыючы итеп сайлап куялар. Ул уртага чыгып баса да:

 

Талым, талым, талчыбык,

Уртасында бал чыбык,

Ал яулык, гөл яулык,

Бир син миңа бер яулык, —

дип, такмаклый-такмаклый, барлык кызлардан да яулык җыеп чыга. Җыеп бетергәч, яулык хуҗаларына берәм-берәм җәза бирелә. Җәзадан соң уен тагын яңадан башлана.

Балалар фольклоры китабы(1959 ел)

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев