Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

Георгий Ибушевның хикәяләре: «Җәкәүнең «ак ташлары»; «Нигә мин тургай булмадым икән»

Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның «Балачакны сагынып» дигән китабыннан.

Җәкәүнең «ак ташлар»ы

Җәй. Бөтен тирә-як зыңылдап, чыңлап тора. Күкләр шундый зәңгәр, кояш утлы күмер сыман, ул тараткан кызулыктан юл, басу, болыннар өстендә рәшәләр дулкыны уйный. Күктә тургайлар, инеш буендагы тупыл-талларда төрле кошлар сайрый. Җир үзе дә кызган таш кебек, хәтта авылдагы этләр дә өрүләреннән туктап күләгәгә качканнар.

Печән өсте. Авылдагы эшкә яраклы кешеләр барысы да дип әйтерлек кырда, болында, урманда печән әзерли. Колхоз өчен, үзләре өчен кем, ничек булдыра ала,  кемдер чалгы, урак белән, ә кемнәрдер кукуруз, бәрәңге сабаклары арасыннан эт эчәгесе, төрле үләннәр җыя. Авылда бары тик әби- бабайлар белән бала-чагалар гына калган диярсең. Ташлы тау итәгендәге көтүдәге сарыклар куып та тарата алмаслык булып укмашып, өелеп торалар, чиратка чыккан көтүче ул көтүне үзәнгә куып төшермәкче булып азаплана. Кызу булугада карамастан, һавада ниндидер бер татлы, сулап туймаслык хуш ис аңкый. Өй елгасы буйлап урманнан җиләк, юкә чәчәге исе төшсә, болын-тугайлар төрле үлән, чәчәк исен тарата, ә Кучтырай сукмагы янындагы кливер басуыннан таралган татлы ис, шуларның барысы белән бергә кушылып, күңелне, җанны кытыклый. Бала-чага эсселектән көненә унар мәртәбә су коена.

Менә шундый бер кешене өчкә бүләрлек вакытта Җәкәү белән мин Өй елгасы инешендә матур, шома ташлар эзләп, актарынып йорибез. Җәкәү минем иң якын дустым ул, безнең аның белән, ашарга да онытып, көне буе уйнарга да әзер. Ләкин бездә эш кешеләре бит, уйнап кына калмыйбыз, басуга кермәсеннәр дип каз көтәбез. Уйнаганда, онытылып китеп, казаларның басуга кергәннәрен күрмичә каласың, басу сакчысы аларны хәзер алып китеп лапасларына ябып та куя. Инешнең суы салкын, аяклар, куллар туңып, кызарып бетә. Монда су да коенып булмый, инешнең суы эле Нинук күпере янына җиткәч кенә җылына башлый. Чөнки Өй елгасының бөтен тирә-ягы чишмәләр аның. Алар челтерәп, гөрләп торалар. Бик көчле салкыннары да бар, аларга карап вакыт-вакыт онытыласың, сокланасың. Шушы ургыган агымның бер читенә генә булса да кулыңны тыксаң, чишмә челтерәп, чәчрәп көлеп, җибәрәдер кебек тоела. Ә су агып төшкән дымлы үзәндә чабып та бетерә алмаслык бөтнек үсә. Менә кайда ул чын-чынлап иркенлек, матурлык, нәкъ менә шундый минутларда күңел түрендә туган җиргә карата яртату, олылау, аны бер иң изге урын итеп тою хисе туа. Менә шушы безнең өчен гомер буена изге булып калган урында – Өй елгасы инешендә – без Җәкәү белән уйнап йөрибез. Аякларым туңгач, бераз җылынсын әле дип, инеш ярында басып торам. Әнә, чиләк күтәреп, аркандагы бозавын эчертергэ Иван дәдәй чыгып килә. Бакча киртәсе кырыйларыннан үлән катыш кычыткан урып йөрүче Анна түти, урагын киртәгә элеп, Иван дәдәйгә каршы бара, алар бергә сөйләшә- сөйләшә бозау эчерәләр. Мүкле күл үзәгендә берничә колынлы ат утлап йори, әле колыннары кечкенә генә булсалар да, аналары тирәсендә чабып уйнаган булалар. Рәхәт, бик тә рәхәт, әйтерсең бөтен тирә-як шушы матур мизгелне үз эченә алып, балачак белән бергә беркайчанда узмас, бетмәс кебек булып туктап калган. Шунда Җәкәү: «Кил эле, кил, менә нинди матур ташлар таптым», - дип кычкырып, мине уйларымннан бүлә. Мин аның яныныа йөгерәм, ни күрим, аның учында әкәм-төкәм кабыгына охшаганырак берничә ап-ак таш. «Каян таптың мондый ташларны?» – дим, аның учындагы ак ташларына карап, кызыгуымны яшерә алмыйча. “Менә шушы тирәдән генә эзләп карыйк әле, бәлки, тагын табарбыз», - ди ул. Аз гына китәргә дә өлгермәдем, яр буеннан мин дә шундый ук ташлар таптым. Сөенечемнән: “Җәкәү, мин дә таптым», - дип кычкырам. Ә ул шундый матур елмаеп миңа карап тора. Ул да булмады , бер ташын авызына кабып, чытыр-чытыр китереп чәйни дә башлады. “Нишлисең, төкер, үләсең ату», - дип кычкырам мин Җәкәүгә, ә ул уйламый да. Шуннан соң: «Таш түгел бит ул, токмач», - ди бу миңа. Атасы Иван дәдәй Мамадыштан алып кайткан икән, син дә тапсын дип юри ташладым мин аларны ди ул миңа. Ышанырга да, ышанмаскада белмичә, учымдагы ап-ак ташларга аптырап карап торам. Ул вакытта андый ракушка дигән токмач барлыгын без әле белми идек шул.

Минем дустым күптән юк инде, ә күз алдымда шундый матур елмаеп, миңа карап, ап-ак, моңарчы беркайчан да күрмәгән ташлары белән басып тора кебек ул.

Нигә мин тургай булмадым икән?

Мин кайчан җырлый башладым соң әле? Бик кечкенәдән, үземне белә башлаганнан бирле. Мин әйтә алмыйм, бәлки, ул җырлар бик үк мәгънәле дә булмагандыр, ләкин алар минем сабый күңелемнән чыккан иң керсез, иң матур җырлар, табигать, кешеләр, матурлык турындагы җырлар булгандыр.

Әй минем дүрт тәрәзәле, салам түбәле иске нигезем, синең җилкапкаңны ачып, яңадан шушы нигезгә кайтып керсәм иде.

Җыр бит, чынлап та, шушы йорттан, мин йөгереп йөргән болын, тугайлардан башлана. Каеннарның йомшак шавы, усакларның лепер-лепер килеп үзара сөйләшүе, чишмәләрнең челтерәве, рәшәләрнең җемелдәп, тибрәнеп торган җылы агымы, мин өзелеп ярата торган тургайларның кыңгырау тавышы, җыр булып, минем җаныма сеңгәннәр.

Нигә мин тургай булмадым икән? Кыр, болын, тугайларның күккә чөйгән җырлы җаныдыр кебек миңа алар. Әгәр дә тургай булсам, язлар, җәйләр буе мин сиңа, әй җирем, үземнең иң матур җырларымны җырлар идем. Моннан бик күптәннән, ерак бала чагымнан, синең дымлы буразналарыңа ялан тәпиләрем белән басып, җылы пар исе катыш икмәк исен тоеп үскәнмен бит мин. Туган җирем, миңа сулыш, тормыш биргән изге бишегем бит син минем. Син миңа җырлый торган җан өргәнсең, күңелемә матурлыкны тоя, күрә белә торган шигъри хис салгансың. Туган якларыма кайтып, басу юлларыннан узсам, шулкадәр рәхәт була миңа. Әйтерсең лә мин чынлап та тургай, канатларым белән түгел, йөрәгем белән талпынып, җәйрәп, дулкынланып яткан басулар өстеннән очам. Әй, җирем, чынлап та, мин нигә синең тургаең булмадым икән, таң саен сиңа багышлап җыр җырлаган булыр идем. Ә син мине үзеңнең йомшак, хуш исле чәчәк тулы чирәмнәреңдә аунатып-тәгәрәтеп иркәлисең дә, юк, балам, син – кеше, син – минем улым, дип әйтәсең шикелле. Рәхмәт сиңа, җирем! Әйе, мин – кеше, мин – синең балаң, ә кем белгән, бәлки әле, мин чынлап та тургай булганмындыр. Әнә күрәсеңме, еракта Мүкле күл тугаенан зәңгәр сатин күлмәк кигән аксыл чәчле малай йөгерә. Үзе кычкырып җырлый, аның югары, чыңлап торган тавышы тургай тавышлары  белән бергә кушыла да әллә кая ерак киңлекләргә, Өй елгасы өстенә таралып чыңлый башлый. Казлар көтә торган шаян тургаең булганмындыр мин синең. Кем белгән?!

Алина Кондратьева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев