Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

Георгий Ибушев — сүзләрдән пейзаж-картиналар иҗат итүче шагыйрь

Җырчы шагыйрь Георгий Ибушевның бу көздә һәм кыш башында язган яңа шигырьләре. Ул шигырьләрдә — туган якны сөю, яшьлекне сагыну, көз һәм кышларга мәдхия.

Җаным синдә калды
Синдә минем нәни эзем калды,
Балачагым истәлеге булып.
Бөтен булган матурлыгың җыеп,
Күз карашым калды нурга тулып.

Сиңа тамды иң беренче яшем,
Тозлы тирем тамды йөрәгеңә.
Тойдыңмы әллә сине сөйгәнемне, —
Бар моңыңны салдың күкрәгемә.

Болыннарым калды, каеннарым,
Сөн таулары калды сагыш булып,
Тагын калды үзәнеңдә җырлап,
Чәчәк кебек яшьлек онытылып.

Үзем китсәм, синдә җаным калды,
Кайтасымны белеп, бакчамда.
Шул җан мине назлап каршы алды,
Туган җирем, сиңа кайтканда. 

Мин сагындым сине, мин юксындым.
Һәр сукмагың — күз алдымда тора. 
Биргән моңың шуңа — җырым булып, 
Гүзәллегең шигырь булып туа.

Кыш үзгәрде
Иртән торсам, күз тәрәздә,
Яумаганмы кар, диеп.
Нинди кар, ди, тоташ болыт,
Вак яңгыр тора сибеп.

Уйлап куям аннан тагын,
Яумаса соң, ни булган?!
Бәлки бездә үсә башлар 
Хөрмә, әфлисуннар.

Йә, нәрсә бу?! Декабрьгә 
Кердек бугай югыйсә.
Исем китеп калдым туктап, —
Бакчада чәчәк үсә. 

Ничек калган? Кышка кердек,
Дияргә әйләнми тел. 
Ямансулап, карны көтә, 
Кышкы буранны күңел.

Бу вакытта инде күптән,
Шаян малай чагында,
Уйный идек көлеп, аунап,
Ап-ак кар кочагында.

Кайтып керер идек өйгә
Кабыктай бишмәт белән.
Алтын чак булган икән ул,
Хәзер инде мин беләм.

Без үзгәрдек... Кыш үзгәрде,
Ни булды бу дөньяга?
Бер уч кар булмасын әле
Тәмен татып карарга...

Кузгата күңелләрне
Тагын буран, тагын карлар бөтерелә,
Мин яраткан карлы җил көртләр өя.
Әйтерсең лә бу җилләрнең бар телләре,
Нигә шулай кузгата ул күңелләрне?

Кайвакытта дулап куеп, капка кага,
Я сызгырып килеп керә чормаларга.
Морҗаларда нәни бала булып елый,
Нидер сөйли, телен генә аңлап булмый.

Тәрәз кага коры ярма кары белән,
Юлчыларга юлда бүген авыр, беләм.
Тик шулай да мин яратам шундый көнне,
Дулап торган җилле, карлы кышкы төнне.
Табигать тә кайчак шулай безнең кебек,
Ярсуларын баса сыман дулап йөреп.

Көз авазы
Җаның белән кагыл әле шушы көнгә,
Китеп барган, ап-ак кырау сарган көзгә.
Күрәсеңме, тау битләре нинди уйчан,
Ышан, алар нидер сөйли, тыңлап торсаң.

Ул һәркемгә ишетелер аваз түгел,
Аны тик ишетә ала җан һәм күңел,
Аның өчен хисчән, чиста булу кирәк,
Кирәк тагын уттай янган кайнар йөрәк.

Җаның белән ишетергә бу авазны
Һәм күрергә ак бәс булып төшкән назны.
Торналарның моңсу уйчан тавышларын,
Әкрен генә тибрәп торган көз авазын. 

Көз уртасы инде узган
Яфрак очларында уттай тамчы,
Көз салкыны тама чык булып.
Яфракларын койган алмагачта
Ялгыз алма калган онтылып.

Яңа ярган усак такталарга
Алтын сипкәннәрме, сап-сары.
Җил талпынып куйса, каеннарның 
Алтын сибеп уйный чуклары.

Алма коелыр чак инде узган,
Төсле буран... Яфрак коела...
Киртә буендагы япь-яшь миләш,
Ут капкандай төсле тоела.

Агачларны сарган пәрәвезләр,
Ялтырыйлар тибрәп, сузылып.
Ә җепсәдә ялгыз мәче утыра,
Куырыла төшеп, боегып.

Көз уртасы инде узган вакыт,
Ул бөтенләй башка төс белән,
Гаҗәеп бер җиңел ак элпәдәй,
Сыек томан белән төренгән.

Мин кайтырмын сиңа
Син озаттың мине. Шомыртларның
Тузган чагы иде җиләс җилдә.
Уйчан төсең белән, дулкын чәчләр,
Хушбуй исе калды күңелемдә.

Куеныма алып җылытырмын,
Сүндермичә сөюеңнең назын.
Мин кайтырмын сиңа, ышан гына, 
Шомыртларны аклык күмгәч тагын.

Чын сөюне вакыт ала алмый,
Аера алмый юлның озынлыгы.
Ышан, бәгырем, якты, матур булыр
Һәм бәхетле безнең гомер юлы. 

Җырланмаган моңым
Җырланмаган моңым калды, 
Адашып сукмакларда.
Мин бит аны синең өчен
Саклаган идем җанда.

Очрашырбыз, күрешеребез,
Җырлармын шунда, диеп.
Очраштык... Ә син миңа 
Карадың ят, чит күреп.

Мин бит бары якын итеп,
Эндәшкән идем сиңа.
Син янып сүнгән йөрәкнең 
Кагылдың ярасына.

Бу әле сызлансын диеп,
Карадың өстән торып.
Мин аңладым һәм җандагы
Җырымны аттым сызып.

Бернинди үкенү хисе
Калмады күңелемдә.
Тәкәбберлек сине ялгыз
Йөртә икән бүген дә. 

Икәү
Йөгерәсең гөлләр арасыннан,
Күкчәчәктәй зәңгәр күлмәгең.
Яшьлек оча кебек күбәләктәй,
Балкып, көлеп тора күзләрең.

Дулкынланып төшкән чәчләреңне
Җилләр кагылып уйный, тибрәтеп.
Мин сокланып карап торам сиңа,
Яшьлгеңнән синең көнләшеп.

Бөтен болын чыңлап тора кебек,
Кыңгыраудай көлгән тавышыңа.
Изүләре ачык япь-яшь егет
Йөгереп килә синең каршыңа.

Бәхет, сөю тулган ике күңел,
Бер-беренә кагылып, бер булып,
Очалар күк гөлләр диңгезендә,
Йрәкләре белән кушылып.

Мин сокланып туймыйм, алар икәү
Кулга-кул тотышып, болында.
Коеналар бәхет теләп иңгән
Тургайларның асыл җырында.

Белә торып, утка керәбез
Утырам менә, төрле уйлар килә,
Үзем белән үзем сөйләшәм.
Җиңелрәк булыр иде җанга,
Бүгенгесен күреп белмәсәм.

Бертуктамас хәбәр, яңалыклар
Башка сыймый, кысыла тамырлар.
Вакыт-вакыт җаным тетрәп китә,
Ни җитми соң безгә?! Әйт, Ходам.

Нәрсә уйлыйсың син, Ходай биргән
Акылың бар, акылысыз затым?
Бар җир шарын урый кара ялкын,
Яндырырга җаның, канатың.

Нәрсә бүлешәбез шул кадәрле
Күңел кала куркып кайчакта.
Без әйләндек кемдер куып барган
Сарык-көтүгә, кеше булсак та.

Күрмибезме алда чоңгыл барын,
Күрәбез бит, барын беләбез.
Күзенә кан сарган ерткыч сыман,
Белә торып, утка керәбез.

Яшик әле 
Олыгайдык, әби-бабай булдык,
Уллар, кызлар әти-әни булды.
Орчык хәтле булган оныклар да 
Үстеләр, дип, җанга шатлык тулды.

Исем китеп, «абый», ди башлагач,
Гаҗәпләнә идем ышанмыйча.
Инде хәзер «бабай», диләр менә, 
Күңелем бит япь-яшь минем юкса,

Әйе, шулай язган, бу гомерне
Терәп куеп булмый, ул ашыга.
Ә яшьлек ул — хыял, хәтер аша,
Гел елмаеп торадыр каршыда.

Җилкендереп арган-талган җанны,
Буыннарга көч, җиңеллек биреп,
Калган гомер юлын тыныч кына,
Борчуларсыз үтик бергә, диеп.

Бабай булу, бер уйласаң, бәхет,
Бик күбәүләр килеп җитми аңа.
Картлык кадрен белеп, яшик әле
Сөенеп, шөкер итеп бу дөньяда.

Музыкага мәдхия
Ник елыйм соң, бармы борчуларым,
Әллә кайгы теләме җанны.
Мин каядыр очам тәннән чыгып, 
Аңлый алырсызмы сез аны?

Мин югалттым... Минем өчен фатир, 
Шаулы шәһәр эреп юк булды.
Ул чакырды гүзәллеккә тулып,
Мин тыңладым, тойдым ул моңны.

Син, музыка, тыныч, чиста һәм саф
Моңың белән кереп җаныма,
Алып киттең мине тугайларга,
Ак шомыртлы, назлы языма.

Мин югалдым арыш кырларында,
Алсу таңнарымны күрсәттең.
Аяз төннең энҗе йолдызларын.
Яшь баладай сөеп тибрәттең.

Мин еладым, чистарындым синдә,
Күңелемә тулды нур назы.
Мин аңладым, һәрбер күзәнәгем 
Сине — музыканы данлады.

Алиса Ахметшина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев