Дәмәкләр
Һәрвакыт яшь һәм матур булып калу өчен ешрак елмаерга
Бер сумга булмый!
Күрше авылда гомере буе авылда хуҗалык сарыкларын көткән Пауый Семены дигән кеше бар иде. Яз көне, көтүләр чыгар алдыннан, авыл җыены үткәрелә иде. Ул елны да җыен җыела һәм көтүне сораган кешеләргә бәя килешәләр. Чират сарык көтүенә җитә. Җыенны алып баручы сорый: «Сарык көтүен кем алырга тели?» Шул әлеге дә баягы Семен: «Мин алам», — дип җавап кайтара.
— Син Семен, сарык башына бер сумнан ризамы?
Семен утырган урыныннан чәчрәп чыга:
— Юк, мин бер сумга риза түгел — кем әйтә шул үзе көтсен.
— Күпмегә риза соң? — дип сорыйлар аннан.
— Бер сумга якын да килмим, ә бер тәңкәгә поҗалыста.
Бер арба утын
Менә сиңа бәхетсезне: олы юлга чыгып бер җир буе да барырга өлгермим, каршына тарантасы белән челтер-челтер килеп Бәчкә үзе, ягъни колхоз персидәтеле килеп чыкмасынмы! Колмаксар кырындагы эшләрнең торышын карарга килеше икән. Эшнең нәрсәдә икәнен белеп, мине сразы туктатты бу:
—Мин бит сиңа бер-ике айдан алырсың, дидем, нигә рөхсәтсез ташыйсың урманны Кузьмин?! — ди бу, усал итеп.
Башка чакта миңа һәрвакыт Җәгүр дип эндәшкән Бәчкә, җитмәсә әле, кияү кеше, миңа монда, ялан кыр уртасында, фамилиям белән эндәшеп тора. Бик нык рәсмилеген күрсәтә, янәсе. Мин инде аптырадым да калдым, ни әйтергә дә юк.
Шунда кинәт миемә башкиткеч кыю бер уй килеп төшмәсенме.
— Рөхсәтсез түгел, иптәш персидәтел, рөхсәт белән алып кайтам, — дип ярып салдым мин, күземне дә йоммыйча. Бәчкә аптырабрак калды.
Әле моннан ике көн элек кенә миңа рөхсәт бирмичә чыгарганын хәтерли ич инде ул.
—Как так рөхсәт белән?! Кем рөхсәт итте? — диде ул, йомшара төшеп.
—Кем булсын, авыл советы рәисе. Мин аңа өйдә бер ярка утын да калмаганын әйткән идем, туйрадан бер олау утын алып кайтырга кушты.
Шуннан Бәчкәнең йөзе яктырып китте, кара айгырына бер чөңгереп алды да киткәндә артымнан кычкырып калды:
— Кара аны, атны бөтенләй өшәндерәсе булма.
Син күтәрәсең бер пот, мин күтәрәм ике пот
Колхоз болыннарында печәннәрне чабып киптергәч, богылларга өяләр иде. Менә Паукый дәдәй (ул 1903 елгы) Макуп Илүгенең (ул 1931 елгы) әкренрәк кыймылдавын күрә икән: «Илүк, син әле бер генә сәнәк печән алып салдың, ә минем инде икенчесе», ди икән. «Хе, — ди икән Илүк, — син күтәрәсең бер пот, ә мин күтәрәм ике пот», дип бабасының авызын томалаган.
Җайлы эш
Шулай бервакыт Метери дәдәй йорты каршындагы су колонкасын ныгытып, көйләп йөри.
— Метери, бер минут та эшсез тормыйсың инде, — ди янәшәдән үтеп баручы Начтук түти.
— Прсидәтел кәнсәләргә чакырып, авылдагы колонкаларны карап, барлап торырга кушты, көзгә печәне, саламы, икмәге булыр диде, — ди Метери дәдәй, мыек астыннан гына елмаеп.
Начтук түти өенә кайткач:
— Кул кушырып өйдә утырасың, Метери әнә нинди җайлы эш тапкан, прсидәтелгә барып син дә эш сорап кара, — дип ире Микулайны кыздырып кала.
— Начтук, ышанма син Метери сүзенә, сине шаярта, юрамалый әйтә бит ул, — ди Микулай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев