Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Зинаида Захарованың “Мамык шәл” хикәясе

Зинаида Захарова Әлмәт районының Кәләй авылында яши. Ул озак еллар Әлмәт шәһәренең өченче урта мәктәбендә балаларга математика укыта. Кечкенәдән әдәбиятка, шигьрияткә гашыйк кеше буларак, кулына каләм алып, күңелендәге хис-кичерешләрне кәгазь битләренә төшереп бара.

Фәритнең Мәскәү — Чаллы поезды белән туган якларына кайтып барышы. Поездны иң куркынычсыз транспорт диләр. Анысы шулайдыр, тик әкрен йөри. Кайтасы җиренә ашкынган кешегә тәгәрмәчләренең рельс башына бәрелеп, туктаусыз шаулап баруы да, туктыйм-туктыйм дигәндәй әкрен селкенүе дә бик таныш, колак төбендә ялыктыргыч тоташ яңгырап тора. Чираттагы станциягә якынлашуга, озын итеп гудок бирә дә бөтенләй туктап кала. Зур йә кечерәк станцияләрдә генә булса бер хәл иде. Фәриткә поезд юл буендагы һәр багана янында да туктый кебек тоела. Үзе ашыкканга гына моның шулай тоелуын аңлый ул. Поезд, бәлки, бөтенләй башка нәрсә турында тукылдыйдыр. Аның телен аңлый алсаң иде. Ә теле бармы икән аның? Бардыр, булмый мөмкин түгел. «Гомерем, берсеннән-берсе авыр вагоннарны очырта-очырта тартып, юлда уза», — дип зарланамы икән әллә? Ә бәлки, Фәритне өметләндерердәй сүзләрен әйтергә дә җыенадыр. Әнә бер көйгә генә барган җиреннән, «тук-тук»ларын ешайтып, тизлеген шактый гына арттырып җибәрде.

Фәрит, бераз тынычлана төшеп, урынына ипләбрәк утырды да кызыксынучан күзләрен тәрәзәгә төбәде. Кышкы матурлыкка мөкиббән китеп, шактый вакьп уй-истәлекләренә бирелеп утырды. Бөтен дөнья ап ак. Аклык, сафлык күңелләргә дә үтеп керә. Бу минутларда Фәрит үзен иң бәхетле кеше итеп тойды. Күңел күтәренкелегенең сәбәпләре артты ич. Дөресрәге, иң зур һәм төп сәбәпләр. Шулай булмый ни ул бит туган җиренә кайта. Ул гынамы, укымышлы белгеч, галим булып кайта. Балачак хыяллары чынга ашты аның. Мәскәү кадәр Мәскәүнең дә иң абруйлы уку йортын физика-математика белгечлеге буенча тәмамлагач, шунда ук эшкә калдырдылар үзен. Үзеннән азга гына яшьрәк булган яңа буын студентларына белем бирде ул. Ирешкәне белән генә чикләнмичә, үз өстендә даими эшләде, фәнни эзләнүләр белән мавыкты. Аспирантурада укып, кандидатлык диссертациясен яклады. «Фән гранитын кимерә-кимерә», докторлык үрләренең дә шактыен үтте. Диссертациясе әзерләнеп бетте диярлек. Язган булса, анысын да яклар. Алда эчтәлекле, кызыклы матур тормыш көтә аны.

Бер үкенече бар — әнисе генә Фәритнең шатлыкларын уртаклаша алмады. Бакыйлыкка күчүенә дә ике ел инде. Улының яшь килеш шундый зур галим булуын белгәч, ничекләр генә куаныр иде ул! Үкенечле хәлләрне кичергәндә, аннан да битәр әнисен искә алудан Фәритнең йөрәге сулкылдап куя. Борчулы уйларына бирелеп, аска иелгән башын күтәреп, ул кабат тәрәзә аша тышка карады. Поезд, аның тизрәк кайтып җитәргә теләгәнен аңлагандай, томырылып тизлеген арттыра башлады. Тизлектә поезддан калышмаска теләгәндәй, юл буйлап каеннар да йөгерешләрен шәбәйткәннәр. Тик алар узарга тырышып түгел, ә капма-каршы якка йөгерешә сыман. Каеннарның, бару уңаена күзгә чалынып калган урманнарның кирегә йөгереше Фәритнең уйларын да үзләре артыннан артка, ерак бала чагына ияртеп киттеләр.

...Аның бәхетле балачагын сугыш урлады. Кайдадыр еракта барса да, дәһшәтле сугышның аяусыз ялкыны Фәрит кебек күпләрнең, бик күпләрнең язмышын ялмап алды. Тамак ач, өс ялангач. Аның саен кышлары берсеннән-берсе рәхимсезрәк суыклар алып килә. Кырык өченче ел кышының салкыннары иртәрәк тә, зәһәррәк тә килде бугай. Менә шул авыр кышларны үлем-китемсез генә үтеп, җылы җәйләргә аяк басу өчен, малайга кечкенәдән кышкы урман белән якыннан танышырга туры килде. Ул, әнисенә ияреп, урманга коры-сары җыярга көздән үк йөри иде. Тик кыш озын, ә мичнең авызы зур. Ботак-сатак җылысын төнге суык суыра да ала. Мондый чакта һич кенә дә өйдә утырып кала алмыйсың, өс-башыңа юклы-барлы киемеңне элеп, урманга юнәлергә мәҗбүр буласың.

Артык суык көннәрнең берсендә әнисе улын ияртмәде. Өс-башы сәләмә, өшемәсен дип, кызганып калдыргандыр инде. Күршедә генә яшәүче Әлфия апа белән икәү генә киттеләр. Бүгенгедәй хәтерендә: караңгы төшеп тә әнисе кайтмагач, Фәрит курка калды. Бер-бер хәл булмадымы икән дип борчылды. Әлфия апасының кызы Зөлфия белән әниләре каршысына киттеләр. Әче салкын сөякләргә кадәр үтеп керә. Көч-хәл белән урман кырыендагы эскерткә килеп җиттеләр. Җилдән качып, аркаларын эскерткә терәп көтә башладылар. Шулчак якында гына бүре улаган тавыш балаларны бик нык шомга салды. Улаган, тагын әллә нинди шомлы авазлар якында гына аермачык ишетелеп тора. Тын алырга да куркып, эскерт төбенә сеңделәр. Ярый әле, урман ягыннан әниләре кайтып килгәне күренде. Өшеп-күшегеп беткән балаларын күреп сөенергә дә, көенергә дә белмәделәр, елашып та алдылар. «Ярый, башыгыз сау, бәхеткә, ач бүреләргә юлыкмагансыз», - дип, сөенешеп, утын төягән чаналарын көчкә сөйрәп кайтып киттеләр.

Коры-сары белән генә өйне җылытып булмый шул. Төн чыкканчы, җылы каядыр чыгып беткән була. Әнисе иртән капшана-капшана шырпы эзли. Анысы да калмаган икән. Фәритнең юрган астыннан чыгасы да килми ятканда, әнисе дәшә: «Улым, күршеләр морҗасыннан төтен чыга, мичләреннән чыра яндырып чыкмассыңмы?» Әнисе әйткәнне тыңламый калганы булмады малайның. Җәһәт җыенып күршеләренә йөгерде дә чырасы очында биегән ялкын сүнәргә өлгергәнче борылып та керде.

Мичкә ягып җибәргәч, өй эче җылынып, яктырып китә. Бишле лампа тонык янса да, әнисе кич утырып сугышчыларга оекбаш, бияләйләр бәйли. Алар кышны шулай тырышып-тырмашып чыкканда, фронттан да куанычлы хәбәрләр килә башлады. Фашистлар безнекеләрнең көчле һөҗүменә каршы тора алмыйча чигенә башлаганнар. Мондый куанычлы хәбәрләр Фәритләр авылына да килеп җитә торды. Өйдән өйгә, телдән-телгә күчеп, сөенче булып йөрде. Алар авылыннан сугышка ике йөзләп ир-ат киткән. Араларында әтисенең дә булуы белән Фәрит чиктән тыш горурлана. Дошманны аның әтисе дә чигенергә мәҗбүр итә бит.

Дошман чигенә. Яз якынлашуга, суыклар да китә. Ә илдәге ачлык-ялангачлык чигенергә ашыкмый. Ач үлемнән котылу өчен, ниләр генә кылырга туры килми. Бакчалар кардан арынуга, Фәрит, әнисе белән җирне казып, туң бәрәңге җыя. Әнисе, аларны чистартып, бәрәңге кәлҗемәсе пешерә йә киптереп он ясый. Шул оннан бәрәңге «күмәче» пешерә. Хәзерге туклык заман күзлегеннән карасаң, бәлки, авызга да кабарлык түгелдер. Ә менә ул вакытлардагы ач тамакка бик тәмле булып тоела иде. Тәме хәзер дә тел төбендә тора сыман. Ат кузгалагы, алабута, кычыткан, балтырган кушып пешерелгән ашлар да буш карынны тулырак итәргә ярап торды.

Ә әнисе колхоз эшеннән бер генә көнгә дә бушый алмый. Аның каравы хезмәт көненә азмы-күпме ашлык ала. Шуның оныннан ипи йә кабартма пешергән көннәре чын бәйрәмгә әверелә. Басулардагы уңышны җыеп алгач, коелып калган башакларның бөртеген дә калдырмыйча берәмтекләп җыйнап, кышлыкка да мая хәстәрләп куялар. «Хәтсез генә ризык әзерләдек», — дип, әнисе чиксез сөенә. Фәритне дә сөеп туймый. Ә улының аяк-куллары камылга кадалып-сыдырылып, канап беткән була. Фәрит андый җәрәхәтләргә генә бирешә торганнардан түгел. Ул сер бирмәскә тырыша, чөнки үзен әнисенең бердәнбер терәге итеп күрә.

...Менә шулай җан саклап яшәп ятканда, алар йортына «кара кәгазь» китерделәр. Кәгазе ак инде аның. Тик анда язылган хәбәре күңелгә кара тап булып ятты. 1943 ел язының шыксыз, җил-давыллы, әллә нинди хәвефле көне булып истә калган ул. Әтисез калуы турындагы кайгылы хәбәр килгәндә, Фәрит беренче сыйныфны тәмамлый иде. Әнисе шул кәгазьне тотып елады, аннары сөйләшмәс булды, бөтенләй үз эченә бикләнде. Ничә карама, күзе яшькә чыланган була. Өй эченә кайгы кереп оялады. Кышын салкын тидергәннән соң, әнисенең саулыгы болай да шактый какшаган иде. Кара кайгыдан бөтенләй урын өстенә егылды.

Тулыландырып торыр җире булмагач, азык-төлек ягы да сыекланды. Беренче сентябрьдә Фәрит икенче сыйныфка китте. Аяк киеме дә теткәләнеп, тишкәләнеп беткән. Ул чарасызлыктан октябрь азакларында укуын ташларга мәҗбүр булды. Сабакташларын да тәрәзә аша гына озатып кала башлады. Күңеле, бөтен йөрәге белән ул алар янында иде. Укырга булган теләген берничек тә баса алмый. Тик әнисенә генә сиздермәде. Аңа болай да авыр икәнен яхшы аңлый ул.

Көннәрнең берендә өйләренә укытучы Зифа апа килеп керде. Малайга укуы өзелүе үкенечле икәненә басым ясап сөйләде, үгетләде. Шулай да Фәрит бер ел өйдә утырырга мәҗбүр булды. Ул авыру әнисен карады. Олылар ярдәменә мохтаҗ сабый булса да, үзен гаилә йөген төпкә җигелеп тартучы итеп тойды. Иптәшләре өченче сыйныфка киткәндә, беренче сентябрьне бик көтеп алып, ул янә икенчегә китте.

Аяк киеме алу мөмкинлеге юклыгын малай яхшы аңлый иде. Ничек итеп җанны асрарга, исән калырга?! Сентябрь, октябрь айларында мәктәпкә яланаяк йөрде. Суыклар башлануга, былтыргы хәл кабатланды. Укырга бик барасы килсә дә, өйдә утырырга мәҗбүр булды. Уйчан күзләрен моң басты. Йөзен; балаларга хас булмаган тирән сагыш сарды.

Фәритләрне быел Ләйлә апалары укыта. Ул апасын беренче дәрестән үк яратты. Укытучы апасын да, сабакташларын да бик күрәсе килә иде аның. «Быел да укый алмам микән» дигән уй бик борчый Фәритне. Шундый борчулы көннәрнең берсендә аларга Ләйлә апасы килеп керде. Аның кулында өр-яңа ботинкалар күреп, Фәрит каушап калды. Ләйлә апасы: «Бу ботинкалар сиңа бүләгем булсын», — дигәч, ышанырга да, ышанмаска да белмичә, икеләнеп торды. Өнемме әллә төшемме соң? Мондый затлы аяк киемен моңарчы аның күргәне дә юк иде. Малай, үзенә яхшылык эшләгән кешесенә рәхмәт әйтергә кирәклеген дә белештермичә, бүләкне алды да киеп тә куйды. Үлчәп теккән сыман, апасы бик тә белеп алган. Шатлыктан ботинкаларын йокларга ятканда да саласы килмәде. Төнлә юкка чыгарлар дип курыкты бугай. Әнисе ирексезләп салдырды.

 

Укытучы белән әнисе озак сөйләшеп утырдылар «Әминә апа, Фәрит бик зирәк бала, андыйлар сирәк була», — дип, аңа укуын һичшиксез дәвам итәргә кирәклеген ышандырып сөйләде Ләйлә апасы. Әнисе укытучының ихлас күңелдән әйткән сүзләре белән килешеп, аңа кат-кат рәхмәтләр әйтеп озатты, ә ул киткәч, улын кочып үкседе.

Ләйлә апалары ялгыз яши. Акыллы һәм чибәр кыз була торып та, кияүгә чыкмаган. Сугыш шаукымы аның язмышына да янгын эзе салган. Зур югалту кичергәнлеге йөзенә үк чыккан. Яраткан кешесе сугышта һәлак булган, диләр. Инде хәзер: «Ярый әле яраткан мәктәбем, укучы балаларым бар», — дип, үзенә шуннан күңел юанычы, мавыгу табып яши икән. Апасы киткәч, малай бу хакта озак уйланып ятты һәм аны кызганып та куйды.

Ләйлә апалары дәрес вакытында бик таләпчән, хәтта кырыс булып күренсә дә, барлык укучыларын да тигез ярата. Фәрит аны үзе дә әнисен яраткан кебек якын итә. Икесен дә таулардай олы бүләкләр биреп сөендерәсе килә. Әлегә бернинди дә бүләк бирә алмавына көенүен әйткәч, апасы аңа:

—Фәрит синең гел «бишле»гә генә укуың миңа үзе үк зур бүләк, — дип көлеп кенә куйган иде.

Шулай да иң яраткан кешеләренә нинди дә булса затлы бүләк бирү теләге аның күңеленә нык сеңеп калды. Чыннан да, ни генә бүләк итәр икән ул әлеге яраткан затларына. Әнисе суыктан интекте, салкын тидереп, урын өстенә ятты. Бик калын гына, йомшак кына мамык шәл алып бирер ул аңа, үсеп җиткәч. Ләйлә апасының да җылыга тиенгәне юк. Аңа да шундый ук мамык шәл бүләк итәсе булыр.

Мәктәптә укулар тәмамланасы көннәрнең берендә Фәрит әнисенә:

— Мин укырга Мәскәүгә китәм, — дип әйтеп куйды. Мондый уй аңа Ләйлә апасы йогынтысында керде бугай, һәр баланың аеруча яраткан укытучысы була. Ул аның үзен генә түгел, укыткан фәнен дә ярата башлый. Ә үсә төшеп гомерлек һөнәр сайлар чаклары якынлашкач, алга таба укуын да шушы фәнне тирәнрәк үзләштерү, шушы юнәлештә эшләү турында хыяллана. Фәриттә дә математика фәнен ярату әле арифметик гамәлләрне генә өйрәнгән башлангыч сыйныфларда ук уяна башлаган иде. Ләйлә апасы арифметиканы, соңрак тулаем математиканы бик төпле итеп укытты, һәр дәресне кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрде. Фәритнең Мәскәү университетына математика белгечлеге буенча укырга керергә теләвен укытучы апасы да хуплады. Әнисе генә, аптыравыннан ни әйтергә дә белми торгач: «Улым, Мәскәүдә сине кем генә көтеп тора икән соң!» — дип сүзсез калды. Улының карары ныклы икәненә ышангач кына, бер ялгызы калачагына әрнеп елап алды да яшьле күзләрен сөртә-сөртә әйтеп куйды: «Ярый, ярар, улым, бар! Укып, зур кеше булып кайтырсың, язган булса. Әтиең дә бу турыда хыялланган иде. Мин үзем дә гел шушы өмет белән яшәдем. Тик менә синең галим зат булып кайтканыңны көтеп җиткерергә насыйп була күрсен! Сырхавым киртә салып куймагае...»

* * *

...Фәрит озын тәнәфесне көтеп алалмый интегә. Менә кыңгырау тавыш бирер дә, ул, ук кебек атылып, Ләйлә апасы янына керер. Кыңгыравы да үртәгәндәй, һаман шалтырамый. Әллә соң кыңгырау бирүче апалары йоклап киткәнме? Булыр аңардан.. Синең өчен минуты да сәгатькә тиң икәнен аңлыймыни ул! Тамагы ач булу да тынгы бирми. Бүген, авызына ярма бөртеге дә капмаган бит ул. Ләйлә апасы Фәритнең хәлен, кичерешләрен күз карашыннан ук аңлый иде. Ул башка балаларны коридорга чыгарды да малайга бер төргәк бирде. Төргәкне ачып җибәрүгә, әле суынып та өлгермәгән икмәкнең хуш исе борынны кытыклады. Тамак төбенә төер килеш тыгылды. Фәрит өчен бу иң бәхетле мизгелләр. Ул авыз тутырып ашый башлады. Тик шул минутта аның күз алдына ачка тилмереп ятучы авыру әнисе килеп басты. Ул бер кабым булса да калган икмәкне төреп букчасына салып куйды. Ләйлә апасының игелеге белән бу көндә үзенең дә, әнисенең дә тамаклары ялганып куйды.

Укытучы апасы Фәритне ачлык авызыннан әнә шулай әледән-әле коткаргалап торды. Мең рәхмәт яусын аңа! Бәхетенә, әнисенең дә хәле яхшырып китте. Тик сугыш авырлыклары, зур югалту кичерешләре, бәгырьләргә үткән кышкы суыклар аның саулыгын кире кайтмаслык хәлгә җиткереп какшаткан иде шул.

...Фәриткә әнисен югалту чиксез авыр булды. Кадерлесенең язмышында үзенең чарасыз булуы аның күңелен бигрәк тә әрнетте. Укуын ташлап, авылга, аның янына кайтырга ниятләвенә әнисе аяк терәш каршы килде. Ярый әле, туган тиешле Наилә апасы аның янында булырга тырышты, кулыннан килгәнчә булышып торды. Соңгы юлга озатучы да ул булды. Хәзер Фәритләр йортында ялгыз гомер кичерә.

Фәрит бүген туп-туры үз нигезенә, Наилә апасы янына кайта. Юл сумкасы тулы Мәскәү күчтәнәчләре. Ике мамык шәл дә бар һәм алар барча күчтәнәчләр арасында иң затлысы, иң кадерлесе. Авылда башка бер туганы да калмагач, бар күчтәнәче әнисен соңгы сулышына кадәр караган Наилә апасына һәм әнисенә тиңләп күргән Ләйлә апасына. Аңа күчтәнәчләре бигрәк тә күп. Мамык шәле генә ни тора! Шәлен Ләйлә апасының иңнәренә салыр... Зур галим булуын әйтеп шатландырыр. Апасы: «Синең зур галим булуыңа шигем юк иде», — дияр... Ул гел шулай дияргә ярата иде лә. Шунысы кызганыч, әнисенең иңнәренә генә сала алмады Фәрит җылы мамык шәлне...

* * *

Наилә апасы кунакны бик җылы каршылады, ишектән керүгә, аны кочаклап алды. «Улым» дип йомшак итеп дәшүе белән әнисен хәтерләтте. Фәритнең күңеле тулса да, еламаска тырышты. Алып кайткан күчтәнәчләрен табынга куйды. Мамык шәлен яптырды. Мондый зур бүләк көтмәгән апасы күңеле тулып елап җибәрде. Чәй әзерләгән арада: «Эх, улым, әниең исән булса, ничекләр сөенер иде дә бит, язмыштан узып булмый шул», — диеп, яшьле күзләрен сөртеп алды. Чәй янында Фәрит авыл яңалыкларын сорашты. Наилә апасының хәлләре белән дә кызыксынды.

— Картаелды инде, балакай. Үз көнемне үзем күрү авырлашты, — дип уфтанып куйды ул. — Ярый әле, бәхеткә, күршедә генә Гүзәл исемле бер кыз яши. Үзе чибәр, үзе гаҗәеп ярдәмчел, мәрхәмәтле. Аның чибәрлеге синдәй берәр егет-җилән бәхетенә булса, яхшылыгы миңа насыйп булды. Балаларым булмаганнан зарланып, интегеп яшәп ятканда, бер Ходаем үзе юлыктырды бугай ул баланы. Ул яныма кереп йөргәләгәндә, минем бар дөньям түгәрәк.

Фәрит Наилә апасының сүзләрен игътибар белән тыңлый, аның үз язмышы белән канәгать булуына куанып утырган арада, Ләйлә апасының хәлләрен сораштырырга да җай эзли.

— Минем Ләйлә апаның хәлләрен белеп кайтасым килә, — дип әйтеп куйды ул һәм, урыныннан кузгалып, укытучы апасына дигән мамык шәлне, башка күчтәнәчләрен кулына алды.

Наилә апасы ничек басып торган килеш тораташ хәлендә катып калды. Сүз әйтә алмый бераз торгач, күз яшьләре аша телгә килде:

— Фәрит улым, балакаем! Мин картлачны гафу итә күр! Ләйлә апаң хакында сиңа хәбәр итәргә базмадым. Мәскәүдә зур имтиханнар тапшырып йөрим дип хәбәр иткәниең. Вакытсыз борчыйсым, болай да мәшгуль башыңны кайгыга саласым килмәде. Ләйлә апаңны җирләдек шул инде. Чире каты булды. Үлем бик тиз бакыйлыкка алып китте. Соңгы сулышына кадәр синең турыда сорашты. Синең югарыга таба һәр адымыңа сөенеп яшәде ул.

Апасының елый-елый әйткән бу сүзләре Фәрит өчен бөтенләй дә көтелмәгән хәбәр иде. Тамагына төер тыгылды. «Эх, алданрак кайтасым калган, дип, үзен битәрләде. — Соңга калдым... Әйтәсе сүзләрем дә күп иде...» — дип, яшь тулы күзләрен, ярдәм көткәндәй, Наилә апасына төбәде. Шул арада йортка, көянтә-чиләкләр күтәреп, күрше кызы Гүзәл килеп керде. Кызның иңеннән тулы чиләкләрне Фәрит күтәреп алды.

—Шушы бала, рәхмәт төшкере, бөтен эшемә булышып тора, бигрәк игелекле бала, — диде апасы, Гүзәлнең аркасыннан сөеп.

Кызның исеменә җисеме дә туры килә, чыннан да гүзәл иде ул. Фәрит аны бер күрүдә ошатты. Наилә апа кызны, рәхмәтләр әйтә-әйтә, табын янына дәште. Гүзәл оялчан икән. Табын кырыена читенсенеп, кыймый гына килеп утырды. Авызына ризык кабудан тамагы туклыгына сылтап баш тартты. Шулай да башын күтәреп, күзләрен Фәриткә текәп алырга көч тапты. Аларның күз карашлары очрашты. Ә бер-берсенә сүз әйтергә телләре әйләнми торды. Ниһаять Фәрит тынлыкны бозар сүз тапты:

—Син тәмам үсеп җиткәнсең икән! Танымый да тордым. Йә, укуларың ничек бара соң?

—Берничек тә бармый, — диде Гүзәл, башын аска ия төшеп.

—Ничек инде бармый? — дип, гаҗәпләнеп сорады Фәрит. — Гел дә «отлично»га гына укыйсың дип ишеткән идем лә.

—Әйе, укыдым, ә хәзер беркайда да укымыйм, дип җавап бирде кыз.

— Уку туйдырдымыни?

—һәй, укудан туеп буламыни?! Куркып калдым мин. Ләйлә апа математика буенча яхшы өлгерүемне югары бәяләп, шушы юнәлештәге берәр институтка кереп укуымны дәвам итәргә киңәш биргән иде. Сезнең Мәскәү университетын тәмамлый алуыгызны миңа үрнәк итеп куйды. Миндә институтта укырлык белем һәм сәләт барлыгына ышандырырга тырышты. Ә мин үз көчемә үзем ышанмадым... Куркып калдым... Имтиханнарга бару вакытын кулдан ычкындырдым... Ләйлә апа шушы тәкъдирдә дә миннән өметен өзмәде. «Кыш буена икәү бергәләп әзерләнербез дә, яңа уку елында бәхетеңне сынарсың», — диде... дигән иде. Аяктан егылганчы, мине алдагы имтиханнарга әзерләшүен өзмәде... Инде менә үзе китеп барды — дип, күз яшьләрен тыя алмый үкси башлады Гүзәл.

— Әйе, кызый, уртак зур югалту кичергәнбез икән. Ә изге җанлы укытучы апабызның сиңа биргән киңәшен аның васыяте итеп ала күр! Ә беләсеңме, — дип әйтеп куйды Фәрит, бер мизгел маңгаен сыпыргалап торгач. — Васыятьне, үзеңнең хыялларыңны чынга ашыруда ярдәм күрсәтергә мин үземдә теләк тә, көч тә җитәрлек дип саныйм.

— Мин сездән бернинди дә ярдәм көтә алмыйм, Фәрит абый, — диде кыз, китү ягына борыла башлап.

— Сүз гади ярдәм турында бармый ла. Мин үз өстемә төшкән бурычымны үтәү хакында әйтүем.

— Анысы нинди бурыч тагын?

— Буыннан-буынга күчә торган бурыч. Менә кара: Ләйлә апа олы тормыш юлына басуда миңа булышты. Мин сиңа ярдәм итмәкче. Ә син Мәскәү университетын тәмамлап кайтырсың да чираттагы яңа буын балаларына математика буенча белем бирерсең.

— Нинди Мәскәү?! Нинди университет тагын?! — дип, Гүзәл гаҗәпләнеп торды. — Сез миннән көләсезме әллә, Фәрит абый? Хәзер, мин шаяртып кына әйттем, диегез инде!

— Юк, Гүзәл, бу очракта мин шаяртудан бик ерак торам. Синең үзем укып чыккан һәм шунда хезмәтемне дәвам иткән уку йортына укырга керүеңне телим. Бик җитди киңәш, җитди тәкъдим бу.

— һәм тормышка ашмастай тәкъдим, — дип өстәп куйды Гүзәл.

— Билгеле, син аяк терәп каршы торганда, берничек тә тормышка ашасы юк. Ләкин син кыюрак, батыррак бул диимме... Әлбәттә, җиңел эш булмас бу. Башкалага иксез-чиксез илнең меңләгән кала-сала мәктәпләрен бик уңышлы тәмамлаучылар гына килә анда. Конкурс галәмәт зур. Ләкин синең имтиханнарга ныклап әзерләнергә вакытың бар әле. Анда әзерлек курсларына керерсең. Тулай торактан урын да бирерләр. Аннан соң синең турыда кайгыртучың булачагын да истә тот!

— Анысы кем тагын?

— Мин фәкыйрең булыр инде. Фәкыйрь дигәч тә, биш минуттан математика фәннәре докторы ул! Сине дә үзе артыннан ияртмәкче. Имтиханнарга тулы әзерлек белән килүеңә булышырга ышандыра.

— Ни әйтергә дә белмим инде, Фәрит абый. Ничектер барысы да бик тиз килеп чыга түгелме соң?!

— Ә мин кызуламыйм, Гүзәл. Иртәгә дә көн бар бит. Ә бүген башым бөтенләй башканы уйлый әле! Ләйлә апамның кабере өстенә барып, үзе белән хушлашып кайтасым килә. Наилә апа, — диде Фәрит, аның ягына борылып. — Ләйлә апаның кабере кай төштәрәк?

Әлегә кадәр сүзгә кушылмый торган Наилә апа телгә килде:

— Бик җиңел табарсың син аны. Авыл халкы синең дә, башка барчабыз да яраткан мөгаллимәне әниең кабере янына җирләде...

Фәрит әле исән Ләйлә апасына бүләк итеп алган мамык шәлне һәм күчтәнәчләр төргәген аның турында кайгылы хәбәрне ишеткәч тә кулыннан төшермичә тота икән. Кая куярга да белми аптырап торганнан соң, мамык шәлне, бөтен киңлегенә җәеп, Гүзәлнең иңенә салды. Күчтәнәчләр төргәген дә аның кырыена куйды. Бу кыюлыгына үзе дә шаккатып, үсмерләрчә оялып кызарынуын яшерергә тырышып, урамга чыкты...

Фәрит зират капкасын ачып керде дә, тирән көрт ерып, әнисе каберенә якынлашты. Калын кар катламы каплаган калкулык астында аның газиз әнисе ята. Ә янәшәдә генә, әле яңа гына казылганлыгын шушы арада гына яуган көпшәк кар юрганы яшереп бетерә алмаган туфрак өеме астында, кадерле укытучысы, изге җанлы Ләйлә апасы мәңгелек йокыга талган. Күк гөмбәзендә йөзгән ак болытлардан салмак кына коелып торган ак кар бөртекләре һәр ике каберне каплап яткан ап-ак кар катламы өстен мамык шәлдәй йомшак, күзләрне камаштырырлык ап-ак итәләр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев