Зинаида Захарова шигырьләре
Зинаида Захарова – шагыйрә, прозаик, педагог ТР Язучылар берлеге әгъзасы. Аның шигырьләрендә керәшеннәргә генә хас үзенчәлекле сөйләм-тел, фикерләү чагыла, алардан ихласлык, мәгънәле гадилек бөркелеп тора.
Яшьлегемне эзлим
Сине эзләп чыктым эле юлга,
Кайсы сукмак сиңа җиткерер?
Соңгы тапкыр күреп калыйм диеп,
Үткән еллар алдан йөгерер.
Күңелем белән һаман сине эзлим,
Тешләремдә күреп сөйләшәм.
Хыялларым белән урап кайтам,
Көн дә синең белән серләшәм.
Мөмкин булмас ләкин күрешүләр,
Без бит инде күптән чит-ятлар.
Тик ышанмас бары яшьлек кену,
Башын иеп, арттан ул атлар.
Кулдә
Ике аккош күрдем кичә күлдә,
Йөзә иде алар парлашып.
Берсен берсе күздән яздырмыйлар,
Калмас өченгәме адашып?
Ак болытлар йөзә күл өстендә,
Йөзми ләкин алар берләшеп.
Сихри тынлык аша күзәтәләр
Аккошларны гүя көнләшеп.
Күзәтәдер кебек аккошларны
Бу мизгелдә хәтта җил үзе.
Ничек кенә давыл куптарса да,
Пары юк шул, ул бит ялгызы.
Яр буенда үскән бөдрә таллар
Башкайларын аска игәннәр.
Бик көткәндәй аккошларны, алар
Яшел күлмәкләрен кигәннәр.
Мин яшерә алмый бу мизгелдә
Туган хисләремне күңелдә,
Бар дөньямны онытып карап тордым
Бәхет үзе иңгән бу күлгә.
Көнләшмәгез
Язмышыма бер дә рәнҗемәдем,
Китерсә дә авыр сынаулар.
Матур уйлар булды күңелемдә,
Күп булса да алда сораулар.
Язмышыма бер дә рәнҗемәдем,
Яшәдем тик йөрәк кушканча.
Давыллары аяктан екса да,
Торып бастым, кояш елмайса.
Кырыс булса да бик язмыш миңа,
Бәхет елмаюын көттем мин.
Мин күрәсен башка күрмәс диеп,
Гомер йомгагымны сүттем мин.
Бәхетне бит, үссен әле диеп,
Утыртып та булмый бакчага.
Сатыплар да алып булмый аны
Кибетләрдән зур-зур акчага.
Күпсенмәгез минем бәхетемне,
Ул бит зәңгәр күктән төшмәде.
Өлешемә тигән көмешем дип,
Бәхетне мин озак эзләдем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев