Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Җырык авыз

Мәзәк яратучыларга.

Бер хәерче елга буенда балык тотып утыра. Кармакка Алтын балык эләгә.
-Ярар, мужик, тиз генә бер теләгеңне әйт!
-Минем өйгә сыярлык акча бир!
Ир йөгереп кайтса, өенең идәнендә бер 500 сумлык кына аунап ята! Кире чаба теге.
-Әй, пешереп ашарлык нәрсә, ник алдадың??!!
Алтын балык тыныч кына:
-Аңламадым, нәрсә акча өеңә сыймаганмыни?!

***

Бер ир сатучыга:
-Ничә тавыгыгыз бар?
-Алты.
-Бик яхшы. Шуларның өч иң начарын сайлап алыгыз әле.
Сатучы хатын аптырап карап ала да сөенә-сөенә өчесен сайлап өстәлгә куя.
-Төрергәме?
-Боларын — юк. Миңа калган өчесен төреп бирегез, — ди ир.

***

-Песи аш бүлмәсендә нигә шулкадәр дөберди икән ул? — ди хатыны иренә.
-Ә син аны бүген ашаттыңмы соң?
-Юк.
-Димәк, үзенә ашарга әзерли.

***

Чын хатын-кыз чын ир-егеткә беркайчан да кияүгә чыга алмый. Чөнки чын хатын-кыз беренче тәкъдимгә үк ризалашмый. Ә чын ир-егет ике тапкыр кабатламый.

**

Балаларын иренә караганда ныграк яратам дигән хатын-кызга ышанмагыз. Теләсә кайсы хатын балаларын күрше хатынга калдырып китә ала. Ә ирен — беркайчан да!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев