Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Җыруларны барлыйбыз: Ак кәрҗинкәләр

Бу җыр –1911 елда Колышчы авылында туып, шунда гомер иткән Петр Усачевның аш-суларда яратып җырлаган җыруы.

Гаиләдә өлкән бала булган Петр яшьли әтисез калып, бөтен авырлыкларны кичерә. Колышчы авылы кызы Анна белән кушылып, 5 малай тәрбияләп үстерәләр. Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Григорьевич авылдагы улы Борис тәрбиясендә яшәп, 1977 елны мәңгелеккә күчә.

Ак кәрҗинкәләр

Ак кәрҗинкәләр үрдердем,
Алмалар тутырырга шул.
Ходай безгә җазган икән,
Бергәләп утырырга шул.

Алма тәгәрәтеп уйный,
Сабый бала сәкедә шул.
Ашый да алмыйм, эчә дә алмыйм,
Сезне уйлаган сәгатемдә шул.

Атым җиктем мин җаратып,
Кайтыр җулга каратып шул.
Мин дә, әй, килдем җаннар атып,
Калырсызмы җаратып шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Папа ул жырын ун аягын идэнгэ катырак басып жырлый иде.