Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Вакыт оча, без вакыттан тизрәк очабыз кебек...

Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Вакыт оча

Вакыт оча, без вакыттан тизрәк очабыз кебек.
Беләбез бит, гомер шундый кыска
Нигә ашыгабыз?!
Алда безне картлык көтә, юкса.

Балачак та, яшьлек – бар да кала,
Нигә туктамаска?!
Бер, туйганчы яшим әле, диеп
Яшь һәм көчле чакта.

Вакыт хәрәкәттә,
Безнең яшьлек аңа берни түгел.
Без бит шундый инде,
Гомер узмас, кием тузмас кебек, тоя күңел.


Юк икән шул, кырык, илле булса,
Кинәт шунда нидер була җанга.
Аңлыйсың да, ничек сизмәгәнмен, дигән
Бер уй килеп керә аңга.

Гомер уза икән, тузмас кием туза
Чәчләргә дә көмештәй бәс куна.
Сизмисең дә “эх, яшь чаклар”, дип әйтелгән сүзең
Йөрәк аша уза, безгә вакыт оча.
 

Икмәк исе иңгән өй яме

Кыш бизәге булып, тәрәзәгә
Каурый-каурый бизәкләр төште.
Хуш ис бөркеп, әнием мич төбенә
Тәгәрәткән бәрәңге пеште.

Кипшенсен дип, мич алдына керткән
Усак утын өй тулы исе.
Әни куйган җиз самовар җырлый,
Шундый рәхәт, килә яшисе.

Күпреп төрган ап-ак кабартмалар,
Мичтән алган кайнар бәрәңге,
Күкрәгенә терәп, әти кискән
Телем-телем икмәкнең тәме.

Салкыны да, бураны да кышның
Онытылган, монда җылылык.
Әти белән әни карашыннан
Сөю ташып тора – нур булып.

Әни ясап биргән такта чәйнең
Татлы тәме, шакмак шикәре.
Шушы буладыр ул – бәхет булып,
Икмәк исе иңгән өй яме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев