Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Укытучы апаң йокламаган...

Язучы карендәшләребезнең укытучылар турында язылган шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Укытучы апаң йокламаган...

Абажурлы зәңгәр лампасыннан
Өстәлеңә якты сибелгән.
Дәфтәрләр дә инде тикшерелгән,
Планнар да күптән төзелгән.

Ә ул әле һаман йокламаган,
Төн йокысын нәрсә алган соң?
Сәбәбе син, Азат,
Син дә бүген
Язма эштә "5"ле алгансың.

Табельдәге синең "3"леләрне
Алыштырсын өчен шул билге...
Ничә төне ялсыз үтте аның,
Йөрәк көче күпме түгелде.

Күзләрендә бүген борчу түгел,
Шатлык яна синең җиңүдән.
Алда ята дәрес планнары,
Дәфтәрләре янда өелгән...

Син йоклыйсың, татлы төшләр күреп,
Әнкәң җәйгән җылы урыныңда.
Укытучы апаң, керфек какмый,
Һаман уйлый синең турында.

Клара Булатова

 

Укытучыма

Укытучы, сердәш — киңәшчем Сез,
Һәрвакытта гадел, түзем дә.
Иң хөрмәтле, матур кеше булып
Калдыгыз Сез күңел түремдә.

 Укытучы, өмет һәм мәхәббәт
Салдыгыз Сез безнең йөрәккә.
Һәр сүзегез, акыл, киңәшегез
Зур ышаныч безгә, терәк тә.

3. Укытучы, Сезгә сабырлыклар
Бирелгәндер, ахры, Ходайдан.
Бәхет, уңыш Сезгә юлдаш булсын
Мактаулы һәм авыр юлларда!

Людмила Аланлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев