Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Үкенүдән ни файда? (повесть.дәвамы)

Тумышы белән Зәй районыннан булган карендәшебез Иван Глухов иҗаты.

Повестьның башы.

Серафима бар яктан төзек, исән-сау малай таба. Авыл Советы малайга Иванның фамилиясен, атасы урынына исемен язып, метрика бирә.

Бәлки бу вакыйга шулай яшерен сер булып, бөтенләйгә югалып та калыр иде. Ләкин үз-үзеңне алдап булмый шул — Серафиманың да, Иванның да күңел түрен үзләре генә белгән әлеге ялган бораулый. Бала бит аларның уртак җимеше түгел! Иван бәлки моның белән ризалашыр да иде. ләкин Серафиманың намусы һаман да алдау, ялган юлы белән яшәүне өнәми, моны Ходай кичермәс, дип уйлый ул. Өстәвенә, Иванның иртәме-соңмы ирлек хисләре уяначак, өйләнү теләге туачак. Ярый, хәзергә алар апалы-энеле кебек яшәделәр, ләкин алга таба болай яшәү мөмкин булмаячак.

Көннәрнең берсендә Серафима:

—Иван, син хәзер зур үстең, үзең генә дә яши алырлык, мин китәм. Барысы өчен дә сиңа рәхмәт. Мин синең алда бурычлы һәм Ходай каршында бик зур языклы. Ходай сиңа игелекле тормыш бүләк итсен, — ди.

— Юк, Серафима, китмә, ничек моңа кадәр яшәдек, шулай яшәрбез.

— Юк, Иван, мине кичер, сине бәхетсез итәргә теләмим. Икебез генә белгәннәр гомерлеккә сер булып калсын.

Серафима барлы-юклы әйберләрен, бала чүпрәкләрен җыеп, сабыен бәләкәй арбада тартып капкадан чыгып китә.

Иван бабай шушы хәлләрне бәйнә-бәйнә исенә төшереп авыр гына көрсенеп куя, тартасы килмәсә дә, яңадан тәмәкесенә ябыша. Әйдә, йөрәк янганчы, тәмәке янсын дип яралы күңелен бушата.

Шулай, гомерләр аккан судай үтә тора. Иван бабай кабат-кабат үзенең яшьлек елларына әйләнеп кайта.

Серафима киткәч, Иван яңадан элекке хәленә төшә: ачлы-туклы көннәр башлана, салкын өй, сукмаклар төшеп каткан идән, керләнеп беткән күлмәк-ыштан... Бер колхоз эше — элеккечә, чыгып китәсең, кара кичләрен кайтып керәсең. Кайвакыт ул тамагын да шунда туйдыра. Колхоз пешекчеләре Иванның өендә ашарына юклыгын белеп, аңа мулрак бирәләр, савыт-мазар тапсалар, кичен ашарлык биреп тә җибәрәләр.

Колхоз бригадиры — карт хатын авылны дер селкетеп тота, яше-карты аңа буйсына, каршы әйтеп кара, ипи шүрлегеңә дә менеп төшәргә күп сорамас. Ә тәртип бозарга яратучы үсмер егетләр — аның чын дошманнары. Иванны, болай да, яклаучысы булмагач, ул бөтенләй кешегә санамый, эт типкесендә йөртә.

Шулай да, Иван беркөнне усал, явыз бригадирның йөзендә ясалмарак булса да елмаю күрә, бераз йомшаграк әйтелгән сүзләрен ишетә. Иван хәтта артына борылып карый, бәлки болар аңа түгел, ә аның артында торучы башка берәүгәдер. Юк аңа, Иванга бу.

— Улым, сиңа бер сүзем бар иде, бүген эштән соң кичен безгә килеп кит әле, — ди ул, егетнең аркасыннан кагып.

— Нигә чакыра икән, әллә берәрсенә кыйнатасы буламы? Иванның башында беркатлы уйлар чуала. Кичен ул бригадир өенә килә. Карт хатын Иванны ишектә күрүгә, олы кызын гына калдырып, башка балаларын өйдән куып чыгара. Һәм шундук җайлап кына сүзгә керешә.

— Улым, менә Палый сине үлеп ярата, Серафима белән кайчан аерылышырлар микән дип көтте. Шулаймы кызым?

— Ие, әни, Серафима Иванга бер дә тиң түгел иде, Серафима Иванны бер дә карамады, керен юмады, ашарына әзерләмәде. Нәрсә дип тордың син аның белән? Үзе карт. Үзе карачкы кебек шыксыз. Менә мин сине өф итеп торырмын, өрмәгән җиргә утыртмам, дип черелдәде Палый.

— Мин хатыннар белән тора белмим, — дип Иван борын астыннан мыгырданды.

— Өйрәнерсең, аның нәрсәсен белергә кирәк, эшлә дә эшлә, чыгып кит тә кайтып кер. Калганына Палый өйрәтер. Әнә, әйберләрен төреп-төйнәп куйган, алыгыз да кайтып китегез. Бригадир колхоз эшендәге кебек. Монда да катгый әмерен бирде. Иван башын иеп, ишеккә юнәлде, Палый төенчеген күтәреп, аның артыннан иярде.

Палый — бригадирның баш баласы, Иваннан сигез яшкә олы, әнисе шикелле телгә беткән. Авылның сазаган кызлары рәтендә йөри. Үзе кебек кызларның гайбәтен сатуда аңа тиңнәр юк, ызгыш-талаш чыгарырга да бик оста, анасының авылда баш булуыннан оста файдалана.

Ләкин соңгы вакытларда ни өчендер кысылды, шыпырт, мыштымга әйләнде. Моның, әлбәттә, сәбәбе бар һәм ул бик җитди. Ул кибетче белән чуалып, авырга уза. Ул, әлбәттә, аңа өйләнә алмый — дүрт баласы бар, хатыны да төшеп калганнардан түгел, аждаһа, анасын да җәһәннәмнең түренә олактыра торган. Шуңа күрә Палый белән нинди дә булса сүз алып баруга караганда, мәхлүк, телсез, бернәрсә дә аңлап җиткермәгән Иванны «өйләндерергә» булалар.

Бригадир хатын дөнья күргән хатын шул, кызы белән Иван арасына күрше-күлән арасыннан «чөй» кагылганчы, ул авыл Советында ЗАГС кәгазен яздыртып ала, кияүне дә күпне күрмәсен дип, өйдә утыртмый: эшнең авыррагын, ерактаграгын биререгә тырыша. Шулай итеп, Иван, бригадир кияве буларак, иртә таңнан кара кичкә кадәр колхоз эшендә, нәрсә булды дип уйларга да вакыты юк.

Дөрес, Иван моңа үзе дә риза, аның Палыйны күрәсе дә килми, бергә йокларга да күңеле тартмый. Моңарчы Иван хатын-кыз белән йоклаган кеше түгел, хәзер дә дәрте юк. Сәбәбе бер генә: Палыйның килеш-килбәтен, йөз-чыраен сөйми ул. Палый кайвакыт Иванны үзенә каратыр өчен, үзенчә ым кагып карый — аның каршында эчке күлмәктән генә әрле-бирле йөргән була, Иванның муенына сарылып ала, үбәргә омтылып карый. Ләкин барысы да юкка гына, Иван аны үз итә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев