Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Тәтемәл көйләре

Бу җыруларны заманында Валентина Тупаева (ул арабызда юк инде) Түбән Кама районының Троицкий авылында гомер иткән Ирина Степановна Евсеевадан язып алган

Урам көе

Безнең Тәтемәл урамы

Утырткан гөлләр кебек.

Күтәрелми күңелләрем,

Томанлы көннәр кебек.

 

“Син-син” саутларым тулмый,

Син-синнәр тутырсам да.

Сезсез күңелләрем булмый,

Кайларда утырсам да.

 

Су буйлары, су буйлары,

Су буйлары гел томан.

Шул томаннар арасында

Сез басып торасыз сыман.

 

Кояш чыгышына карап,

Айбагыр чәчәк ата.

Бергә чакта алай түгел,

Аерылгач саргайта.

 

Кычкырма, күке, каршымда,

Кычкыр агач башында.

Син кычкырсаң, мин җылыйм,

Бик күп кайгы башымда.

 

Советский урак чыккан

Урак уручыларга.

Ходай сабырлыгын бирсен

Ялгыз калучыларга.

 

Алай да әйтәләр алар,

Болай да әйтәләр алар.

Синең белән без татуга

Җүри дә әйтәләр алар.

 

Аклы басма күлмәгемнең

Төймә тишекләре юк.

“Үлгәч күрешербез”, –димә,

Гүрнең ишекләре юк.

 

Рәт җыры

Минем аяккаем бик җылынды,

Ак оеккай тартып кигәнгә.

Минем җан гынаем бик сөенде,

Сез туганнар килгәнгә.

 

Бергә генә тапкан, әй, малларны

Киң кырларга чыгып бүлиек.

Ходай гомерләрне ким җазмаса,

Бергә-бергә көннәр күриек.

 

Алпан гына тилпән җөрерләргә

Аю баласына килешә.

Ашап кына эчеп йөрүләр лә

Туганнарың белән, килешә.

 

Сезнең килгәннәрне без күрмәдек,

Нинди икән сезнең чанагыз?

Нинди әүлиядән туган икән

Сезне үстергән ата-анагыз?

 

Минем ашъяулыгым, ай,  иң генә,

Өстәлләргә җәйсәң, киң генә.

Туганнарым минем, ай, бер генә,

Әүлияләр белән тиң генә.

 

Җылык кына җылык, ай, итәдер

Чистай кибетенең баскычы.

Йөзегездә кояш, ай уйныйдыр,

Телләрегез – җомак ачкычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Валя Темячева(Тупаева) очень хорошая, добрая, порядочная, умная, профессиональная работница была. Она очень много сделала, чтобы культура кряшенского народа сушествовала и процветала, она душой болела за свой народ. Таких людей очень мало. Валентина, прости нас, и царство небесное тебе. Мы тебя, твои одногрупницы, любим и помним. Спасибо тебе, за то, что ты была с нами и есть в нашей памяти.