Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Табылган бәхет (хикәя)

Зинаида Захарованың хикәясе.

Авылның җәйге иртәсендә күпме хозурлык! Сөмәянең күңеле хисләргә бай. Бу минутларның кабатланмас, кадерле икәнен яхшы аңлый ул. Шуңа да һәр мизгелне күңеленә сеңдереп калдырмакчы. Җәйнең гадәти тоелган күренешләренә гаҗәпләнеп карады ул. Ишек алдында чирәм өстендәге чыклар төрле төсләргә кереп яналар икән. Аларга кунып уйнаучы күбәләкләр дә төрледән-төрле, матурлар, нәфисләр. Сыер мөгрәве, әтәч тавышлары, тимерченең чалгы чүкегән авазлары, хәтта этләр өргәне дә, су буйларын яңгыратып казлар каңгылдавы, кошларның моңлы җырлары — бар да гаҗәпләндерде Сөмәяне. Авыл уяна, иркен сулыш ала. Сөмәянең күңеле дә, йөргән юлларыдай, киң, иркен. Киң күңелле булырга балачактан әти-әнисе өйрәтте. «Күңелеңә күрә көнеңне бирермен дигән Ходай, онытма, кызым», — ди иде әнкәсе. Сөмәя әнкәсенең сүзләрен бер минутка да онытмый. Бакчасында үскән алмагачларының исеннән башы әйләнә бу җәйге иртәдә. Кура җиләк, бөрлегән, кызарып пешкән чия, җир җиләге, кызыл, кара карлыган — бар да күңелне ымсындыра, үзенә тарта. Сөмәя шушы искиткеч гүзәл, сихри күренешләрне мәңге хәтеренә сеңдерергә тели. «Йортың җәннәт бакчасындагы патша сараена тиң», — диюче дуслары белән дә килешә Сөмәя. Әйе, бар да үз тырышлыгы. Әнкәсе һәрчак: «Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап», — ди торган иде. «Дөнья, кызым, гел матур гына тормый, ямьсез яклары да бар. Чагыштырулар булмаса матурлыкны аңлый алмас идек,» — дигән иде ул. Бик дөрес әйткән әнкәсе: тормыш буй-буй икән. Күпләр аны аклы-каралы диләр. Дөрес түгел! Нинди генә төсләр юк икән тормышта. Салават күпереннән ким түгел!

Җир йөзендә бер-берсенә охшаш кешеләр булмаган кебек, ел фасыллары да бер-берсенә охшап килми. Быелгы җәй узган җәйләргә һич кенә дә охшамаган. Аның серлелеге, сафлыгы, гүзәллеге гаҗәпкә калдыра. Күңел шатлана, кояш нурларыннан күзләр камаша. Нидер вәгьдә итә быелгы җәй Сөмәягә. Бөтен йөрәге белән тоя ул: тормышында үзгәреш булыр. Кояш шул ук юкса, ә ничек итеп елмая ул Сөмәягә?! Әнә, җил малае уйнап, шаярып итәгенә кагыла. Аның да әйтер сере бар кебек.

Зәңгәр күктә ап-ак, күбектәй болытлар агыла. Алар да: «Әйдә, безнең белән, С-ө-м-ә-я, бәхетеңә юлны беләбез,» — диләр төсле.

Аның гомер язы сыңар канатта үтеп бара. Баш очында гына гөрләшкән пар күгәрченнәр дә: «Гомер җәйләренә керәсең, ялгыз булма», — дип моңаялар кебек.

Сөмәяне күңеле алдамады. Кулына бәхет ачкычы сузды аңа быелгы җәй. Гомере буе яшерен сөйгән яры, Равиле белән кавышты ул. Инде кырык яшемә җитәм, ялгыз картаерга язган икән дип, дөньясына кул селтәгән иде бит ул. Ә юк, Сөмәя ялгышкан булып чыкты. Равил белән беренче очрашулары бик кызык тоелды аңа. Кылны кырыкка ярырдай, эше күп. Башкаладан, Сөмәянең тәҗрибәсен уртаклашу өчен, бик күп кунаклар көтелә иде. Менә кайда булган кунакның олысы! Бәхет елмайды аңа: җәй үтеп барганда күңеленә яз кереп урнашты. Китмәскә килде кебек ул Сөмәягә. Равил белән кушылып яшәп тә киттеләр. Олы итеп туйлап маташмадылар. Сөмәя андый мәҗлесләрне яратып та бетерми. Ак күлмәкләр киеп, машиналар бизәп, кияүгә чыгар чаклары түгел шул инде. Равилнең беренче туе да күптән узган. Ул хатын аерган ир, улы бар. Хатынының әнисе дә алар белән яшәгән, яшьләр аерылышкач та никтер кияве белән яшәп калган әби. Равилнең бар мөлкәте җиңел машинасына сыеп бетте. Әби Равил йортында каласы итте. Бәлки кызы килеп алыр дигән өмете булгандыр. Өметләр өзелгәч, әби дә яшьләр янына күчеп килде. Ул, колакка каты булса да, телгә оста булып чыкты. Сөмәя йортына аяк басуга, сөйләшергә йончыганлыгы сизелде — сөйләде дә сөйләде.

— Сөмәя, исем китеп утырам, каян килде сиңа бу кадәр мөлкәт? Әти-әниең безнең ише, гади кешеләр иде бит. Үзең яшь, йомыркадан чыгарга өлгермәгән дигәндәй, кай арада бу кадәр булдырдың? — дип кызыксынды әби, соклануын яшерә алмый. Үзе һаман күңелемә сеңдереп калыйм дигәндәй, күзләрен зур ачып бүлмәне айкады. — Өч катлы дисең бит әле йортыңны, Сөмәя? — дип сорау арты сорау яудырды карчык.
— Әйе, әбекәй, өч катлы, шөкер, Ходай бирде. Яхшы кешегә бирә ул, — диде Сөмәя елмаюын яшерә алмый.
— И кызым, мин дә алай начар түгел дә, никтер Ходай артыгын түгел, кирәген дә бирмәде. Гомерләр кырда, ындыр табагында үтте. Очын-очка ялгаудан узмадык, — диде ул, үпкәләгәндәй итеп.
— Шаярам, әбекәй, эшмәкәр мин, кибетләрем бар. Хәзер заманалар үзгәрде бит, теләгең, мөмкинлегең булса, кибетләр, кафелар ачып сату итәргә була. Сәвит заманында ярамаганны эшлибез хәзер! Элек бәя арттырып сатучыларны спекулянт дип атаганнар. Законнар да каты булган андыйларга. Хәзер спекулянтлар юк, алыпсатарлар гына. Иренмә, эшлә генә. Башта кечкенә генә кибетне арендага алдым. Шунда азык-төлек сата башладым. Эш башлаганда бик авыр булды. Егыла-егыла егылмаска өйрәндем. Бу тормышны күргәнче тәмугта озак кайнарга туры килде. Эшемне ташларга да теләгән вакытларым булды, ләкин түздем. Шунсыз булмый бит, — диде Сөмәя, чынбарлыкка кайтып.
— Шулай, кызым, аягың тәпелдәмәсә, авызың чәпелдәми. Тырышканың бушка китмәгән, маладис. Елан мөгезе генә юк монда, дөньяң түгәрәк икән, — диде әби, сораулары күп икәне күзләренә чыккан иде аның. Сөмәя өлгеррәк булып чыкты.
— Сорау арты сорау яудырасың. Бик любопытный булып чыктың бит әле син, әбекәй. Эшем күп, тавык та чүпләп бетергесез, — дип әбигә елмаюлы караш ташлады.
Чәй куеп, аш әзерләү белән мәшгуль иде хуҗабикә. Эшен тиз— тиз эшләргә өйрәнгән ул. Үзе дә сизмәстән сәгатенә күз салгалый.
— Кызыксындырган сорауларың беттеме әле? Бөтен нәрсәне төпченәсең, Зәйнәп әби, — диде ул, шаяру катыш.
Кинәт әбигә нидер булды. Яхшы гына башланган сөйләшү икенче төсмер алды.
— Төчкерәм шул, кызым. Салкын өйдә озак торылды бит. Җәй түгел бит, көннәр суытты. Равил да озак килмәде. Суга интектем. Чишмәгә баручым да булмады, -диде әби, еларга җитешеп.
Әби ишетеп бетерми икән дигән фикергә килде Сөмәя. Олы кешедә була торган хәл. Әбине кызгану хисеннән боегып куйды ул.
— Алай икән, аңлашылды. Әйдә, әбекәй, табын янына утыр. Ял кирәк сиңа, ашап-эчеп ал да, ятарсың, — диде ул, тавышын күтәрә төшеп.
— Ягарсың, утының булса. Утын да бетеп киткән иде шул. Өшеп яттым. Ярый исән—сау калдым. И Сөмәя, синең тормышың Аллага шөкер. Начар күзләр тимәсен, бала! — дип тәмамлады ул сүзен. Үзе кат-кат бүлмә эчен күздән кичерде.
— Әйе, шөкер, хәзер кибетләр үземнеке, арендага түләмим. Шуннан килгән доходка яшим, — диде Сөмәя, әбигә якынрак килеп.
— Нинди поход ул? Кайларда йөрисең? Нигә кирәк булды ансы? — дип сораулы караш ташлады карчык.
— Поход түгел, доход. Әбекәй, соравыма үпкәли күрмә, кызың Мәликә исән-саумы? Тагын балаларың бармы соң синең? Мәликәне генә беләм бит мин, — дип колагына ук салды сорауны Сөмәя.
— Шул Мәликә инде. Бердән-берем, — диде әби, горур итеп.
Бу сораудан аның йөзләре ачылып киткәндәй булды. Начармы яхшымы аның бит кызы бар. Мәликә — үз сөяге. Тик менә кушылып, бер гаилә булып яшәргә мөмкинлекләре юк. Ходайның язганы шулайдыр. Юк-юк, гаепләми ул кызын.
— Якынрак утыр, начар ишетәсең, -диде Сөмәя, әбинең колагына керердәй булып. Үзе әби алдына ризыкларны китерә торды.
— Ишетмим шул. Картлык бүләге ул, балам, — ди әби, көлеп.
— Картлык бүләге? Сүзен дә табасың үзең, әбекәй, — диде Сөмәя, әбинең шаяруыннан канәгать калып.
— Мәликәнең әтисе кайда соң, булгандыр бит? — дип кызыксынды хатын.
— Атасы белән аерылыштык. Менә бит Мәликә дә аерылды. Равил белән боткалары пешмәде. Әйбәт ир тапты инде, үзе кебекне. Торсыннар. Начар яшәмиләр, — дип кызын аклады карчык.
— Равил шулай начар булдымыни? Ышанырлык та түгел, — дип Равилне яклыйсы итте Сөмәя.
— Равил начар булмады, ю-ю-к. Характерлары туры килмәде. Мәликә шулай диде.
— Ә син Равил киявең белән торып калгансың, кызың исән-сау була торып, — дип әбинең авырткан җиренә басты Сөмәя.
— И-и, Мәликәләрдә урын булса, шунда гына торыр идем дә бит. Ничек тә сыйдырырлар иде. Мин генә түгел, Илшат та алар белән торасы итмәде, — дип кызын яклады ана.
— Гаиләсе бик ишлемени?
Әби, нәрсә әйтим икән дигәндәй, бераз уйланып торгач:
— Гаиләсе зур шул, — дип көрсенеп куйды.
Сөмәя, әбинең тел астында, ниндидер сер ятуын аңласа да:
— Аңлашылды. Өй тулы кеше, — дип куюдан уза алмады.
— Равил киявемә рәхмәт инде. Бар кеше дә Равил түгел шул. Син нишләтерсең инде мине? — дип күзләрен тутырып Сөмәягә карады Зәйнәп.
Әбинең күз карашы тетрәндерми калмады йомшак күңелле Сөмәяне.
— Бер дә борчылма, әби, йортым иркен. Күңелем йортымнан да иркенрәк. Без — карендәшләр. Татулык кирәк, сыярбыз. Әти-әниемне генә тәрбияли алмадым. Мин аякка басканчы вафат булдылар. Эшләдем дә эшләдем, тик менә гаилә турында уйларга вакытым да, теләгем дә булмады, — диде Сөмәя ачылып.
Бүгенге тормышы яхшы булса да, күңелендә юып та бетерә алмаслык юшкын утырган. Әти-әнисе яшь киттеләр шул. Сөмәянең матур, мул тормышын күрергә насыйп булмады аларга. Бераз тын калып утырды Зәйнәп. Сөмәянең сүзләрен ишеттеме, юкмы-бер Ходайга гына билгеле.
Тынлыкны бозып:
— Ярый ла Равил кияү белән ботка пешерә алсаң, — дип куйды.
— Ансы өчен борчылма. Ботка гына димәгән, әллә ниләр пешерербез, язган булса. Бер-беребезне күптән беләбез. Мин аңа яшьтән гашыйк идем, — диде Сөмәя, сөйләшүнең дәвам итүенә сөенгәндәй.
— Кашык кирәк шул, кызым, үзең дә аңлагансың икән. Моның белән ашарга өйрәнмәгән мин, — диде Зәйнәп, чәнечкесен өстәлгә куеп.
Көләргә дә, еларга да белмәде Сөмәя әбинең җавабын ишетеп.
— Мин Равилга гашыйк идем дим. Яшь чактан. Мин бәхетле аның белән, — дип серен Зәйнәп әбинең колагына элде.
— Яратмаслык түгел бит. Минем дә кыз гашыйк иде, әллә нәрсә булды. Үткән эшкә салават, берни эшләп булмый. Аерылыштылар, — дип сыкранып куйды карчык.
— Кызым, бигрәк тәмле пешерәсең. Ашап туймаслык, — диде ул кашыгын ялап.
— Анда бар нәрсә дә тәмле. "Бәхетле«дән алдым, — диде хуҗабикә, әбинең ризыкны ошатуына, шатланып.
— Бәхетле инде син, сүз дә юк. Мондый тормышлар бар кешегә дә тәтеми. Күпләрнең төшенә дә керми, — дип үзенекен сөйләде карчык.
— Әби, мәхәббәттән башка бәхет тә, бәхетсезлек тә, хәтта яшәү дә юк, мин шуны аңладым. Вакытым үтте, бәхетем китте дип яшәдем шул, — диде Сөмәя.
— Мәрхәмәтле булу кирәк шул, балам. Андыйлар бик аз хәзер. Менә бит безнең Равил шундый, бик бала җанлы булды, Илшатны ташламый, рәхмәт аңа, — диде карчык.
Равил белән кушылуына бик аз вакыт үтте, Илшатны күргәне юк әле Сөмәянең. Равил аны ташламый ди Зәйнәп әби. Кайларда йөри микән Равилнең бердәнбер улы? Бу сорау бик кызыксындырса да иреннән сорарга кыймый Сөмәя. Шуңа да Илшат турында сүз чыккач, әбинең кылларын тарткалады:
— Илшат хәзер кайда тора соң?
— Илшат план кора инде ул, плансыз яшәми. Аны тыңласаң, артыңа утырасың, — дип, үзе ишеткәнчә җавап кайтарды карчык.
— Кайда тора? — дип соравын кабатлады тавышын күтәреп. Сөмәянең сабырлыгы беткән иде. Әби белән аралашу авыр. Әйткәннең яртысын да дөрес ишетми.
— Шуны әйтәм шул. Җир белән күк арасында әлегә. «Бу дөрес дөнья түгел, берәүләргә бар да бар, икенчеләргә бер ни дә юк» — ди.
— Ничек сөйли белә. Кара син сүзләрен, — ди Сөмәя.
— Кара түгел, зәңгәр. И кызым, аның күзләренә, балачактан бөтен кеше игътибар итте. Берәүләр — бу бала бик тапкыр булыр, күзләре бик акыллы күренә дисәләр, икенчеләр — шук булыр диде. Кызлар да күзләренә гашыйк була икән. Яшерми үзе, бәбкәм.
— И әби, серләшеп тә куйдык, ә? — ди Сөмәя, елмаеп.
— Туйдым балам, бик белеп әйттең, рәхмәт. Бик тәмле булды, — ди әби, диванга күчеп утырып.
Сөмәя өстәлдән ризыкларны алгалады. Табынны җыештырып куйды. Кесә телефоны шалтырауга аш бүлмәсеннән чыгып китте. Эшеннән шалтыраталар икән. Килеп йөрмәгез, Сөмәя Салиховна, диләр. Равиленең генә эшеннән вакытында кайта алганы юк. Бүген дә соңлады. Әби ашап туйса да, аш бүлмәсеннән чыгып китәргә ашыкмый. Сөмәя әйләнеп кергәч, елмаеп җибәрде Зәйнәп карчык.
— Кызым, онытып торам икән, иртәгә безнең йортка барып кил инде. Анда минем тәгәрмәчле чемоданым калган иде. Зинһар, алып китмәгән булсалар, алып кайт инде, — диде әби ачынып.
— Кем алсын синең чемоданыңны, әби? Ярый, иртәгә алып кайтырмын, борчылма, бар инде бүлмәңә. Равил соңарды. Кичектермәстәй эш килеп чыккандыр. Бәлки киңәшмәдер, — дип куйды ул.
Сөмәянең сүзләрен әби аңлап бетермәде. Ачуланып:
— Миңа киңәш бирүче тумаган әле. Кирәк икән үзем киңәш бирәм. Тормыш тәҗрибәм зур минем, — диде.
Әбинең усал итеп җавап бирүен өнәмәде Сөмәя. Кара син аны, зәһәрлеге җитәрлек икән дип уйлап куйды ул әби турында. Үзенә кирәген бик шәп ишетә.
— Тәҗрибәңнән башка пычагың да юк, — дип куйды Сөмәя әкрен генә, тыныч булырга тырышып.
Ишеткән икән Зәйнәп карчык, шуңа исе китте Сөмәянең.
— Гафу ит, әби. Үзеңә кирәген замат ишетәсең икән, — дип куйды ул.
— Син дә шуны әйтеп куркытма инде. Телевизорны ачар хәл юк, заман ахыры дип сөйләнәләр. Барыбыз да Алла кулында. Кеше начарланды, булыр, булыр. Заман ахыры җиткәндер. Бәндәләрдән иман качты. Кешене иман юлына бастырырга кирәк, — диде әби, белдекле кыяфәткә кереп.
— Ә минем телгә замок куярга кирәк. Синең белән уйламыйча сөйләшеп харап булуым бар, — диде Сөмәя, ишетелер ишетелмәс итеп.
Әбине мәҗбүриләп дигәндәй бүлмәсенә озатты ул. Тыныч йокы, тәмле төшләр теләргә дә онытмады. Озак та үтми ишектә кыңгырау тавышы ишетелде. Ниһаять, Равиле кайткан. Сөмәя аны үбеп каршы алды.
— Кайттыңмы, матурым? — ди Сөмәя, сөенеп.
— Кайттым. Син нәрсә әйтерсең? Көттеңме? Озакладым, ачуланмыйсыңмы?
— Көтмәгән кая ул, нинди ачулану булсын, — ди хатыны балкып.
Көн саен шулай көтеп ала ул Равилен. Ире кайтып бусаганы атлап керми торып күңеле тыныч түгел. Сөмәя йөгерә-йөгерә табын әзерли. Кайнар аш чыгара. Бүлмәгә, борыннарны кытыклап, тәмле, итле токмач исе тарала. Равиле киемен алыштырып, юынып, табын янына килеп утыра.
— Көнең уңышлы үттеме, бик арымадыңмы? — дип кызыксына хатыны.
— Ярый инде, көндәгечә, — ди Равил, күп сөйләми генә.
Күп сөйләргә яратмый шул. Бераз утлы су йотса гына теле ачыла. Андый чакларда сөйләшеп туя алмый. Өстәлгә коньяк куя хатын.
— Теләгең булса йотып куй, арыгансың да ахры, — ди ул елмаеп.
— Нинди бәйрәм бездә? — дип сорап куя Равил, хатынынының юмартлыгына сөенеп.
— Зәйнәп әби хөрмәтенә күтәр, — ди Сөмәя. — Бик озак серләштек без аның белән. Колагым катыланды дисә дә, үзенә кирәген бик яхшы ишетә.
— Андый гадәте бар шул, — ди Равил. — Холкы да мактанырлык түгел. Тиз кызып китүчән. Авызында ашы-күзендә яше дигәндәй, зарланырга да ярата. Кешене рәнҗетермен дип тә уйламый, теленә килгәнне әйтә. Акылы телендә шул... Сара әби кайда икән, сөйләнмәдеме? — дип сорап куя ир.
— Юк, әйтмәде. Ә менә йортында тәгәрмәчле чемоданы калган, иртәгә барып алам, — ди Сөмәя.
— Сүз биргәч бармый калма. Минем әнине дә кыш чыгарга алып килсәк, яхшы булыр иде, — дип күзләрен зур ачып Сөмәягә сораулы караш ташлый.
— Ул синең белән яшәдеме соң? — дип кызыксына хатын.
— Юк, гел ялгыз башы яшәде. Үземә үзем хуҗа дип кенә җибәрә иде. Олыгайды, йортында уңайлыклар да юк.
— Алып кил, сыярбыз, әлбәттә алып килергә кирәк.
— Ачуланма инде, әбиләр бездә вакытлыча гына яшәр. Әнкәйне дә әйтүем. Йортына ремонт ясатырмын, үз көннәрен үзләре күрердәй әле алар.
— Борчылма, бар да яхшы булыр, Алла бәндәләре бит, түзәрбез, — диде Сөмәя, ышанычлы итеп.
— Гафу ит, вакытында кайтып булмый. Проблемалар бетә торган түгел.
— Өйләренә кайтырга кирәклеген дә оныталармы? Гаиләле кешеләрдер бит коллегаларың? — дип сорамый булдыра алмады Сөмәя.
Үзенә дә хуш исләре бөркеп торган кайнар чәй ясап Равил каршына килеп утырды хатын.
— Бар да гаиләле. Бербөтен чылбырдай эшлибез. Бер буын өзелсә, бөтен эш юкка чыгачак.
— Яратасың да инде эшеңне. Урыслар әйтмешли: хлебом не корми, — дип елмаеп куя Сөмәя.
— Безнең эш белән күпләр таныш түгел, — ди Равил эре итеп. Сөмәядән күзен дә ала алмый. Бигрәк сөйкемле, чибәр инде дип уйлап куя. Соклануыннан куркып та куя ир. Күз тидермим, Алла сакласын. Кеше арасында булгангадыр, үзен бик карап йөри Сөмәя. Чәчләренә модалы прическа ясамаган көне юк. Кигән киеме дә чиста, пөхтә, модадан да калышмый. Егетләр күзе төшәдер Сөмәягә. Әллә кемнәрне каратырлык әле аның хатыны. Бер кашык су белән йотарлык. Равилнең бәхетенәдер, ул аны гына яраткан. Сөмәя ирнең уйларын бүлде:
— Мин таныш. Санэпедстанциядән тикшерү белән килеп кермәсәләр генә ярар иде дип дога укып утырам, — дип елмая хатыны.
— Ансы гына ерунда. Кеше чиста су эчсен, сыйфатлы ризык куллансын, йогышлы чирләр белән авырмасын өчен тырышабыз бит әле без. Бүгенге хәлне генә сөйләп китәсем килә. Бер бабай турында... Туры минем бүлмәгә килеп керде. Дөрес кермәдегез дип борып чыгарып булмый кешене. Ул мескен рәхәттән килмәгән бит. Проблемасын хәл итә алмаганлыктан килгән. Бүлмәне кандала басты, йоклый алмыйбыз ди. Карчыгы авыру, йөри алмый, урында. Утны сүндерүгә кандала сырып ала икән әбине. Күршеләрдән керде ди. Аның ятагын эшкәртү файдасыз. Үзебезнең егетләрне җибәрдем. Караватын чыгарып ташлап, кибеттән яңаны кайтарттык. Бик сөенеп, рәхмәт укып калдылар, ярдәм итәр кешеләре юк ди. Күрше фатирны иртәгә дезинфекциялибез. Аларның да хәле мактанырлык түгел.
— Җир йөзендә кандала бетте диләр, юкса, — ди гаҗәпләнгән Сөмәя. Шикләнеп Равилга карап ала. — Зинһар, сөйләмә, — дип йөзен чытудан барын да аңлый Равил.
— Бетте, бетте ул турыда... Безнең һөнәр ияләре булмаса, җир йөзендәге бөтен тормыш куркыныч астында булыр иде, — дип тәмамлый Равил сүзен.
— Алай ук куркытма, йоклый да алмам. Кибетләрне тикшереп, штраф салудан гына гыйбәрәт дип уйлый идем эшегезне.
— Тикшерәбез, дөрес, сату нокталарын гына да түгел. Мәктәпләр, балалар бакчаларын, матурлык салоннарын — санап бетерә торган түгел. Бакчаларда, мәктәпләрдә балаларның туклануы бик борчый безне. Балык, ит ашарга тиешләр алар. Ә ул юк дәрәҗәсендә.
— Андый бакчалар, мәктәпләр дә бармы? — дип гаҗәпләнә Сөмәя.
— Булмаса сөйләп утырмас идем. Бар шул. Ә бит, яшерен батырын түгел, өендә затлы ризык күрмәгән балалар да җитәрлек. Ачлы-туклы яшәүче гаиләләр дә байтак.
— Бар андый гаиләләр, килешәм, — ди Сөмәя. — Шәһәргә килә торган суны тикшерәсездер? Суның сыйфаты яхшымы? — дип сорап куя ул.
— Төрле хәлләр булды инде. Бик иске иде, тырыштык, су трубаларын алыштыруга ирештек. Шул экономия өчен эшләнә инде, җаным. Радиация дигән хәтәр дә яный бит әле кешегә. Явыз ул, мәкерле: төсе дә, исе дә, тәме дә юк. Теләсә нинди нурланыш дозасы кешегә зыянлы, шуңа да контрольдә тотабыз. Безнең хезмәт шундый ул. Күп кеше аңламый.
— Искиткеч хәлләр, — ди Сөмәя, гаҗәпләнүен яшерә алмый.
— Тычкан чире, котыру чире, талпан энцефалиты да борчый. Быел ярты ел эчендә йөз егерме агулану очрагы булды, — дип тынып калды Равил.
Сөмәя өчен Равил сөйләгәннәр яңалык иде. Әйе, кешегә барып җиткәнче ризык энә күзеннән үтә икән. Бигрәк тә гипермаркетлар, супермаркетларда яраклылык вакыты чыккан ризык күп ди. Гигиена таләпләрен үтәмиләр. Сыйфатны раслаучы документы булмаган товар тонналар белән юкка чыгарыла, — дип шаккатырды ир Сөмәяне. — Бик күп агулану очраклары да бар, — ди.
— Нәрсә белән агуланалар инде? — дип кызыксына, аптырашта калган Сөмәя.
— Сөрем, медикаментлар, аракы, наркотиклар. Ярты ел эчендә районда кырык үлем теркәлгән. Предприятия, завод территорияләреннән 500 м, 1000 м ераклыкта һаваны тикшерү — мониторинг нокталар бар. Һава составын чагыштыру өчен шулай эшләнә. Андый нокталар шәһәрдә байтак. Һавада кайчак углерод оксиды — сөрем артык күп була. Кеше гомере өчен бик зыянлы. Шуңа да һава составын даими тикшерәбез. Сөрем кислородка кытлык китерә. Концентрациясе зур булганда кешене үлемгә дучар итә. Промышленность предприятияләре һавага миллион тонналарда агулы газлар бүлеп чыгара. Аммиак, фенол, формальдегид — бик күп алар санап китсәң. Алар кешенең үпкә күләмен кечерәюгә китерә һәм сулыш органнарына зур зыян сала. Бер җиңел машина гына елына утыз тоннага кадәр кислород ашый. Зур шәһәрләрдә яшәүчеләрнең гомерләрен кыскартучы сәбәпләр болар.
— Син миңа Америка ачтың, Равил. Мин сезнең хезмәтегезне аңлап бетермәгәнмен, — дип куя хатыны.
«Киләчәгебез профилактик медицинага карый,» — дип бик дөрес әйткән атаклы хирург Николай Пирогов. Авыруны дәвалауга караганда кисәтү күп тапкырга отышлырак. Экономия ягыннан да шулай бит. Авыруны дәвалаганда күпме чыгымнар кирәк була. Аны хастаханәгә салып дәвалау хөкүмәткә бик кыйммәткә төшә.
— Туктамый да сөйлисең. Сизәм, эшеңне бик яратасың, Равил.
— Кеше яраткан әйберен күп сөйләр диләр. Сиңа сөйлисем килгән нәрсәләр күп әле минем.
— Сөйлә. Мин сине тыңларга яратам. Лечебный факультетка бармаганга үкенү юкмы соң? Үзеңне табиб итеп хис итәсеңме?
— Әлбәттә, без дә кеше сәламәтлеге сагында, шундый ук табиблар. Безнең территориядә сигез мең объект бар. Алар бар да безнең контрольдә.
— Штрафлар бик зур икән хәзер. Шуңа сездән бик шөллибез. Дөньябызны дер селкетеп торасыз.
— Хәзер штраф егерме меңнән ике йөз меңгә кадәр. Синең кибетләреңдә бер генә дә кимчелек таба алганнары юк бит әле. Ничек ирешәсеңдер син шундый тәртипкә? Кибетләреңдә еш булам, андагы тәртипкә сокланам.
— Минем персоналым бик яхшы. Менеджерлар, сатучылар, җыештыручылар. Җиренә җиткереп эшләү, кагыйдәләрне төгәл үтәү безнең өчен норма ул. Белемегез урта булса да, тәрбиягез югары булсын, дияргә яратам мин аларга, — ди Сөмәя, балкып.
— Бар да синең кебек эшләсә, безнең тикшерүнең кирәге дә калмас иде, җаным.
— Кызык, минем кибетләргә кереп, махсус тикшереп йөри идеңме? — дип кызыксына хатын.
— Сине очратмаммы дип керә идем. Ниһаять, бәхет елмайды, каршыма килеп чыктың. Ходайның да сабырлыгы беткән булгандыр. Бергә булсын бу ике сыңар канат дигән ул. Язмыштан узмыш юк дигәннәренә ышана башладым. Кеше сүзеннән курыкмыйсыңмы?
— Гаепле күләгәдән дә курка диләр. Бер гаебем юк. Шуннан тәм табалар икән, сөйләсеннәр.
— Ике хатын аерган, торып булырмы икән дигән шик бардыр бит? — дип сынап карый ул Сөмәягә.
— Юк, андый уй башыма да керми. Мин бала—чага түгел лә. Үземә кем кирәген яхшы беләм. Кияүгә дә чыкмый сине көттем бит. Сиңа гына ул тәти кызлар кирәк булды, — дип үпкә белдерә хатыны.
— Тинтәк, аңгыра булганмын. Сукыр. Ә гомер бик тиз уза икән ул. Менә, кара, мин үземне жонглер ролендә хис итә идем. Кулымда биш шар. Берсе дә төшеп китмәскә тиеш. Шарларны һавада, очкан чакта тотарга кирәк. Җирдән аны һәркем тота ала. Шарларым — эш, гаилә, тазалык, дуслар-туганнар, эчке дөньям. Шарларның берсе хрусталь, калганнары резина, өреп тутырылган. Син ничек уйлыйсың, кайсы шарым хрусталь? — дип сорый Равил көлеп.
— Гаилә дип уйлыйм, ватылган бит, — дип җавап бирә Сөмәя, уйлап та тормый.
— Юк, эш шарым бәллүр дип гомер буе шуны сакладым. Бөтен көчемне, вакытымны эшкә бирдем. Чөнки миннән эшем шуны таләп итте. Гаилә ул иллюзия генә иде, — ди Равил тулы бокалын эчеп җибәреп.
— Илшат та да бәхетле итмәдеме? — ди аптырашта калган Сөмәя.
— Улымны яратам. Ул да миңа тартылды. Йортны да, Илшат хакы дип, Мәликәгә калдырган идем, тик улым әнисеннән китте. Мәликә белән бер-беребезне шатландырып-сөендереп яши алмадык. Арабызда аңлашу булмады. Ул гел башка дөнья кешесе. Башын юләргә салды, — диде ир.
— Алай ямьсез әйтмә инде. Синең улыңның әнисе ич. Артыгын җибәрәсең, — диде Сөмәя Мәликәне яклап.
— Әз әле ул аңа. Бер дә артык түгел. Аңладым инде мин аның кем икәнен. Тик соң аңладым.
— Аңладыңмы икән, бер тырмага ике тапкыр баскансың була түгелме? — ди хатын.
— Шулай була, дөрес әйтәсең. Наиләгә өйләнү кызык килеп чыкты. Ул авырлы булган, егете ташлап киткән. Кызгандым да өйләндем, — ди Равил. — Ышанасыңмы?
— Җүләрдер син. Бәлки бик нык яраткансыңдыр? — дип соравын сизми дә кала Сөмәя.
— Илшатны әниле итәсем килгән иде, булмады шул. Наиләгә ни җитмәгәндер, күп борчулар китерде ул миңа. Мин аның кыек ягына әһәмият бирмәдем. Әйткәнемчә, башым белән эшкә чумган идем. Гөлияне үз балам кебек күрәм. Кечкенәдән үстердем бит. Бердәнбер фатирымны аларга калдырдым да, авылдан йорт алдым, — дип башыннан узганнарын искә алды Равил.
— Бик иске йорт алгансың. Газы гына да юк икән, — диде хатын Равилгә. — Газы юк, су кермәгән.
— Кесә такырланган иде. Әле ансы ничек эләкте. Иске йортларга да бәяләр күтәрелде, шәһәр якын булганга ул, — ди Равил акланып.
— Синең урында башка берәү баеп беткән булыр иде, — дип сынап карый хатын.
— Мин башка берәү түгел шул. Башым да берәү генә, — дип башын сыпырып куя ул. — Җылы урын бар иде. «Уч тутырып акчасын алырсың», дип, үгетләп тә карадылар. Эшемне ташлый алмадым.
— Аңлашып, бер-беребездән гаеп эзләмичә яшәрбез. Вакытында ял да итәрбез. Гомер үтеп бара, тормыш рәхәтләреннән баш тартмыйча, үзебез теләгәнчә яшәргә вакыт, — ди Сөмәя җитди итеп.
— Макароннарын ашап карыйсыбыз килә дип, Италиягә чыгып китәрбезме? — дип елмая ир.
— Китәрбез. Кеше йөри бит, без кемнән ким? — ди Сөмәя уены-чыны белән.
— Син хыяллана беләсең.Үз артыңнан мине дә ияртерсең. Син кайда — мин шунда, матурым, — ди ире.
— Хыялланып кына калмабыз. Кыюрак булырга кирәк, тәвәкәлләмәгән шампан эчми диләр.
— Эчүен эчәрсең, соңгы бокал булмагае, — ди тапкыр ир.
— Телең әче тормадан да әчерәк, сүзен каян табасың?

Хатынының сүзләре күңеленә хуш килә, ул торып Сөмәяне коча. Тәмле ризыклары өчен рәхмәт әйтергә дә онытмый. Сөмәя табын җыештырган арада Равил телевозордан яңалыклар тыңлый. Ул үзен бәхетле тоя. Яшьлектә юләрлекләр эшләп ташлады шул. Соң булса да уң булсын, ялгышларын төзәтте, ниһаять, үз тиңен тапты. Бөтен барлыгы белән сизә, Сөмәя аны ярата. Җылы күз карашыннан да... Аңа болай яратып караучы булмады шул. Бәхете генә гомерле булсын. Сөмәя эшен бетерүгә, алар кочаклашып йокы бүлмәләренә кереп китә.
Зәйнәп әбинең күзенә йокы керми. Яшьләр бүлмәләренә кереп китүгә, әби, коридорга чыгып, колагын алар ишегенә сала, яшь парның ни турында сөйләшүләрен тыңламакчы була. Кызганычка каршы, берни дә ишетми.

— Кызым яратмады шушы дөнья бәясе кешене, — дип уфтана әби.
Сөмәянең бәхетенә көнләшеп карый. Үкенүдә файда юк. Кызы акылсыз булды шул. Ләкин берәүгә дә бу турыда әйтмәс Зәйнәп. Ни чәчсәң, шуны урырсың диләр. Үзендә дә гаеп зур шул. Артык иркәләп үстерде ул Мәликәсен. Иркәлек — кеше булу юлында киртәлек дип белеп әйткәннәр шул борынгылар.

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев