Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Сарман керәшеннәре көе: «Әй, канатым»

Геннадий Макаровның «Яңгыра керәшен җыруы» китабыннан.

Аралар җырак булса да, күңелләр җакын булсын,
Эй, канатым най, күңелләр җакын булсын най.
Сандугачым, син бәләкәй, зурайырсың кагынгач,
Эй, канатым най, зурайырсың кагынгач лай.


Бер уңнарга, бер сулларга карыйм, сезне сагынгач,
Эй, канатым най, карыйм, сезне сагынгач лай.
Кызыл-кызыл бөрлегәннәр җул буйында тезелгән,
Эй, канатым най, җул буйында тезелгән нәй.


Сары сандугач баласы тал төбендә таш ашый,
Эй, канатым най, тал төбендә таш ашый лай.
Тасма телләргә ышанма, тасма телләр баш ашый,
Эй, канатым най, тасма телләр баш ашый лай.


Минем кеүек барлар микән сезнең өчен өзелгән,
Эй, канатым най, сезнең өчен өзелгән нәй.
Минем кеүек барлар микән сезнең өчен өзелгән,
Эй, канатым най, сезнең өчен өзелгән нәй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев