Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Шагыйрь Никифорның сары балкышлы, сагышлы хисләре

Табигатьнең төсләргә иң бай фасылы булган көзләрне карендәшебез Никифор Тукмачев шигъри юлларга салып, үзенең иҗат җимешен безнең редакция почтасына юллады.

Көз шагыйрьләр иҗатында аерым урын алып тора. Алтындай көзләр... Сары сукмаклар... Сары офык... 

Югары Баграж егете Никифор Тукмачев Түбән Камада гомер кичерә. Бу танылган керәшен шагыйре тугызынчы дистәсенә аяк бассса да, хисләргә бай күңелендә шигырь уты дөрли. Аңа киләчәктә дә янып-ялкынланып иҗат итәргә, «Туганайлар» газетасын укучыларны яңадан-яңа шигырьләре белән сөендерергә язсын. 

Сары сукмаклардан атлап

Сары шәфәкъ, сары офык,
Саргылт кояш, сары ай...
Ничек көзләр сары төскә
Юмарт буладыр шулай.

Урамнарда — сары буран,
Юлымда — сары келәм.
Сары сукмаклардан атлап,
Гомер көземә керәм.

Кырыс җилләр каеннарның
Толымнарын сүтәләр.
Оялып, тартынып кына
Күлмәк сала юкәләр.

Кемне алкышлый усаклар, —
Торналар көтүенме?
Исән-имин, гомеремнең
Көзләре җитүенме?

Алина Кондратьева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев