Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Раиса Герасимова: «Һәр агачның үз сере»

Кукмара районының Кызыл тау авылында яшәүче карендәшебезнең шигырен тәкъдим итәбез.

Һәр агачның үз сере.

Менә тагын көзгә кердек,
Ямьле матур җәй үтте.
Әбиләр чуагы дигән,
Тылсымлы мизгел җитте.

Алтын көз дигәннәре дә,
Шушы буладыр инде,
Агачлар да, көязләнеп,
Затлы күлмәкләр киде.

Кайсы кигән кызыл күлмәк,
Кайсы кигән сарыны.
Сары күлмәк кигәненең
Бардыр кебек сагышы.

Кызыл күлмәк кигәннәре
Охшый җәйге гөлләргә.
Көзге җилдә тирбәлешеп,
Нур өсти күңелләргә.

Нинди күлмәк кисәләр дә,
Бик килешә аларга,
Ямь-яшел күлмәклеләре
Бар әле дә арада.

Яшел күлмәк кигәннәре
Хәтерләтә җәй төсен,
Җәй үтмәгән кебек әле,
Яңарта күңел хисен.

Агачмы ул, куакмы ул —
Һәрберсенең үз төре,
Һәммәсенең үз төсе һәм
Һәрберсенең үз сере.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев