Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Никифор Тукмачевның соңгы вакытта иҗат иткән шигырьләре

Никифорның бу шигырьләрен Яңа ел бәйрәменә ялганып киткән ялларда укып, күңелегезгә якты хисләр өстәрсез, уйланырсыз, фикер йөртерсез.

Никифор Тукмачев — «Гомерем Питраулары» һәм «Таң суы» китаплары авторы. Зәй ягындагы туган авылы Югары Багражны сагыну хисләрен шигъри энҗе-бизәкләргә күчереп, Түбән Кама шәһәрендә гомер кичереп ята ул. 

Сиксәннең өске ягындагы хөрмәтле карендәшебез, нечкә күңелле шагыйрь Никифор Ионович тормыштагы һәр вакыйганы үз күңеле аша уздыра. Һәрнәрсәгә үз карашын белдереп, шигырьләрендә язганча, «үз акылы белән яши».

Үземчә
Кыяларны яуламадым,
Йөрдем үрләрдә генә.
Мактасалар да мактарлар
Салгач гүрләргә генә.

Йолдыз булып балкымадым, 
Калдым күләгәләрдә.
Тез чүгәргә теләмәдем
Үземнән түбәннәргә.

Хөсетлеләрне кичердем,
Мескеннәр булган хакка.
Эчкерсезләргә көч бирдем
Күңеле сулган чакта.

Зар елап эч бушатмыймын,
Эшләр булса да харап.
Бүгенге көнгә сөенәм,
Үткәннәремә карап.

Беркемгә дә тагылмадым,
Йөк булмадым һичкемгә.
Тинтәкләргә юл куям, 
Калмаган дип, ул көнгә.

Шөкер, соранып йөрмәдем,
Бурычка да кермәдем.
Иман белән кабул иттем,
Ходайның бар биргәнен.

Шуны аңлап, белеп яшим:
Дине юкның — көне юк.
Йә, Ходаем, үзең сакла,
Бу дөньяның кеме юк....

Үз акылым белән яшимен
Уйламагыз бу ычкынган диеп
Үзем белән үзем сөйләшсәм.
Үткәннәрем белән сөйләшәм мин,
Киләчәгем белән киңәшәм.

Үткәннәрем мине орышалар,
Күпме ялгышырга була, дип.
Заман — башка, беркатлылар — аста,
Башың белән бераз уйла, дип.

Мин төзәлмәс шундый тинтәк, ахры,
Ышанамын кеше ни дисә,
Акыл җыям, һаман акыл җитми,
Сиксәннән дә уздым, югыйсә,

Үткәннәргә үкенмәслек итеп,
Яшәп кал, ди миңа киләчәк.
Беләм, барып җиткәч киләчәк тә,
Беркатлы, дип, мине сүгәчәк.

Акылдан ук язган бу димәгез,
Гаебе юк монда яшемнең.
Тәрбияме, тумыштанмы шулай, —
Үз акылым белән яшимен.

Шатландырды
Табиб тыңлап карады да:
«Бабай, — ди, — ничә яшьтә?
Быел әле үлмисең, ди,
Яшә, курыкмый яшә».

Кош тоткандай өйгә кайтсам,
Менә сиңа тамаша.
Декабрьнең утыз бере...
Бу ел беткән, ләбаса.

Кыр казларын каршылап
Саубуллашып киткән кошлар
Кайталар төркем-төркем.
Ямьле җәйләр килеренә
Шикләнми инде беркем.

Исән-саулык белешкәндәй,
Кангылдашып узалар.
Ау сезоны ачылганны
Каян белсен соң алар?!

Туган җирдән аерылып
Күпме вакыт торылган...
Җирсеп илгә кайтканнарга
Ау мылтыгы корылган.

Туган җирнең тарту көче
Бар нәрсәдән көчлерәк.
Кошлар хәлен аңлар өчен,
Чит җирдә яшәү кирәк.

Күчмә кошлар алып кайта
Көтеп алган язларны.
Әле ярый, бөтенләйгә
Китмиләр кыр казлары...

Ялгышу
Дарвин әйткән кешеләрнең
Чыгышы маймылдан, дип.
Кем белгән, кешене галим
Кай яктан күргәндер бит...

Тәгълимат үзгәреп тора,
Чын дөресен кем белгән?
Кеше маймылдан чыкканмы,
Әллә маймыл кешедән?

Алла юк, дип, атеизм
Укыттылар берара.
Менә хәзер трибунадан
Шул сүзне әйтеп кара.

Маймылдан яралса кеше,
Агачтан төшмәс иде.
Наркотик кулланмас иде,
Аракы эчмәс иде.

Дөньяны канга батырып,
Халыкны кырмас иде.
Акылга сыймаслык хәлләр
Тарихта булмас иде.

Маймыл мылтык алмас кулга,
Күргән юк андыйларны.
Безнең чыгыш маймылдан, дип,
Рәнҗетмик маймылларны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев