Никифор Тукмачев: “Ышанмагыз, хәзер яшьләр башкачарак дисәләр”
Никифор Тукмачев – Зәй ягының Югары Баграж авылы егете. Ул – шигърияткә тугры бер җан, җаннарны елатырдай шигырьләр иҗат итүче чын шагыйрь.
"Яшьлекне тоеп кара"
Яшьләр ялгыша димәгез,
Яшьләр түгел, яшьлек ул.
Адашмыйча барып кара -
Йөзләгән, меңләгән юл.
Башланмаган еллар - алда,
Вакланмаган дистәләр.
Ышанмагыз, хәзер яшьләр
Башкачарак дисәләр.
Хыялыңда кире кайт та,
Яшьлекне тоеп кара,
Яшьлекне богаулап кара,
Хисләрне тыеп кара.
Безгә җиңел, безнең бер юл,
Юк яңасын саласы.
Соңгы юлга тоташканчы
Барасы да, барасы.
"Туган җирдә"
Мин җирдә монда яралган,
Монда - тәүге адымым.
Коштай очып монда кайттым,
Шул кадәрле сагындым.
Монда якын туганнарым,
Монда газиз халкым бар.
Бу җирне мин, иң изге бир
Дип әйтсәм дә хакым бар.
Кырларында ата-бабам
Тире таммаган төше юк.
Сайрамаган кош юк монда,
Җырламаган кеше юк.
Әллә шаулый, әллә җырлый
Каеннары, усаклары.
Шауласыннар, җырласыннар
Аларның яшь чаклары.
"Сорама әле"
Нигә күзең уйчан,
Йөзең кырыс,
Диеп сорама әле.
Үткәннәргә кайтып,
Ис-акылым
Китеп торам әле.
Заманыбыз -
Язмыш адашырлык
Кара буран әле.
Киләчәккә
Адым атларга да
Куркып торам әле.
"Беренче сөйгәннәргә"
Хисләрнең иң-иң олысы -
Төшләргә кергәннәргә.
Төшкә кереп, илһам биргән
Беренче сөйгәннәргә.
Теләкләрнең иң изгесе -
Хыялда йөргәннәргә.
Сүзләрнең иң-иң җылысы -
Беренче сөйгәннәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев