Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Никифор Тукмачев шигырьләре

Зәй ягының Югары Баграж авылы керәшене, хәзерге вакытта Түбән Камада яшәүче шагыйрь Никифор Тукмачевның өр-яңа шигырьләре.

Моң булып кайтыр өчен
(Композитор Фәрит Хатыйповка)
Гомер узып барадыр ла,
Шуңа йөрәк янадыр.
Кулларыма гармун алсам, 
Ургып чыга яңа җыр.

Моңнарга төреп үстерде
Шул Теләче яклары.
Гомеремнең моңлы җырга 
Әверелгән чаклары.

Җырларым чират торалар 
Дөньяга килер өчен.
Җыр-моңга сусаганнарның
Хәлләрен белер өчен.

Җырларда — бөтен шатлыгым, 
Җырларда — күңел ярам.
Моң булып бер кайтыр өчен,
Җырларга күчеп барам.


Яшьлегемә кайтып барыш
Хәсрәтләргә батканым бар, 
Кайгыга чумганнарым, 
Коткарып калдылар мине 
Дусларым, туганнарым. 

Юл югалтсам, бу тормышның 
Кичеп карурманнарын,
Җитәкләде яктылыкка 
Дусларым, туганнарым.

Җанга җыям дусларымның
Эчкерсез булганнарын, 
Ярый сез бар янәшәмдә, 
Дусларым, туганнарым.

Танышлар чын дус булалмый,
Танышлар, юкса, йөзләп,
Яшьлегемә кайтып барыш,
Чын дусларымны эзләп.

Елларны саный идем

Бүгенгедәй хәтеремдә,
Самими сабый идем.
Кайчан үсеп җитәрмен дип,
Елларны саный идем

Ул еллар җилдәй уздылар,
Сизелмичә дә калды.
Йөзләргә сарылар сарып,
Маңгайга сырлар салды.

Хыялларны алып китте
Давыл белән, җил белән.
Соңгы юлга җыенырга
Вакыт җиткәнне беләм.

Күпме языласы җырлар, –
Вакыт тапсаң, яз да яз.
Гомер буе вакыт җитми,
Гомер – озын, вакыт – аз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев