Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Никифор Тукмачев: «Бер чишмә генә аңлыйдыр ялгызларның хәлләрен»

Никифор Тукмачев – Зәй ягының Югары Баграж авылы егете. Гомеренең байтак еллары Түбән Кама шәһәре белән бәйле булса да, шигырьләре туган төбәген, аның елгаларын, тауларын, чишмәләрен сагыну белән өртелгән.

Аңламастыр беркем
Көнем зая үтте, дисәм,
Аңламас күк беркем.
Бүген шигырь язалмадым,
Әрәм үтте бер көн.
Гомер зая үтте, дисәм,
Ышанырлар төсле.
Язалмадым, ахры, шигырь,
Чын шагыйрьләр төсле.

Ташландык ялгыз чишмә
Җидегән чишмәләргә җиңел,
Алар җиде туган күк.
Ялгыз чишмә чылтыравы
Моң-зар белән тулган күк.
Чишмә ничек таба икән,
Ялгыз яшәү әмәлен.
Бер чишмә генә аңлыйдыр
Ялгызларның хәлләрен.
Күз яшедәй саф сулары,
Болгана да, югала.
Әйтерсең, бер саф мәхәббәт
Таптала һәм хурлана.

Беренче кар
Карлар ява - беренче кар
Бизи алтын көз аен.
Көзнең бу могҗизасына
Сокланам еллар саен.
Оча карлар, төшә карлар,
Атылган йолдыз сыман.
Эри карлар, ахры, минем
Иөрәгем җылысыннан.
Инде ничәнче көзләрем,
Инде ничәнче карым.
Кем дә белми көз җиткәндә
Йөрәгемдә яз барын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев