Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Никифор Тукмачев: «Әллә ничек үтте гомер»

Карендәшебез Никифор Тукмачевның өр-яңа шигыре.

Көннәр — сиңа хыялымда кайтып,
Сөелеп юанган көннәр ул.
Минем төннәр — төшләремдә күреп,
Сөенеп уянган төннәр ул.

Минем язлар — сайрар кошлар белән
Кайтуыңны көткән язлар ул.
Бер кайтмасаң бер кайтырсың диеп,
Теләп өмет иткән язларул.

Минем көзләр — кыр казлары аша
Сина сәлам илткән көзләр ул.
Минем йөзләр — көзнең сарылары,
Сагышлары сеңгән йөзләр ул

Гомер юлым — синсез генә узган,
Ялгызлыкта үткән юллар ул.
Минем гомер — зая үткән түгел,
Сине көтеп үткән еллар ул.


Әллә ничек кенә узды вакыт,
Башкачарак үтте гомерем.
Бер мизгелен кайтарасым килә,
Беләм юкса, мөмкин түгелмен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев