Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

“Нардуган җыры”

Яңа Гәрдәле авылында туып-үсеп, Яр Чаллы шәһәрендә гомер иткән Анна Колчеринадан язып алынган.

Нардуган бәйрәменә дуслар килгәннәр

Асыл киемнәрен киенеп.

Бер-ике җыр җырлап алыйк әле

Туганнар килгәненә сөенеп.

 

Аргы якларның курмасы,

Бирге якка күренә кырпысы.

Уйныек, җырлыек, биик, көлик,

Шулай Нардуганның пурмасы.

 

Тәрәзә төпләремдә гөлләрем

Күләгә урынга куймыек.

Үзебез исән-сау чакта

Нардуган исемен җуймыек.

 

Кара урманнарның уртасында

Карама агачлары ботак бит.

Бу Яңа елларда Нардуганнар

Барлык кешегә дә уртак бит.

 

Чыгыпкайлар киттем илләргә,

Очрадым нәзек билләргә.

Нардуган бәйрәме җалан булмый,

Күрешү китмәсен җилләргә.

 

Сандугач белән карлыгач

Карурманга кергәч адашкан.

Бергә бәйрәм итик, дусларым,

Бәйрәмкәйләр бергә катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев