Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Мәзәк яратучыларга – өр-яңа 5 мәзәк

Мәзәкләр, гадәттә, мәҗлесләрдә, күмәк ял вакытларында җыелган кешеләрне бер көлдереп алу, аларның күңелен ачу максатында сөйләнәләр.

  Бер хәерче елга буенда балык тотып утыра. Кармакка Алтын балык эләгә.

-Ярар, мужик, тиз генә бер теләгеңне әйт!

-Минем өйгә сыярлык акча бир!

Ир йөгереп кайтса, өенең идәнендә бер 500 сумлык кына аунап ята! Кире чаба теге.

-Әй, пешереп ашарлык нәрсә, ник алдадың??!!

Алтын балык тыныч кына:

-Аңламадым, нәрсә акча өеңә сыймаганмыни?!

***

Бер ир сатучыга:

-Ничә тавыгыгыз бар?

-Алты.

-Бик яхшы. Шуларның өч иң начарын сайлап алыгыз әле.

Сатучы хатын аптырап карап ала да сөенә-сөенә өчесен сайлап өстәлгә куя.

-Төрергәме?

-Боларын - юк. Миңа калган өчесен төреп бирегез, - ди ир.

 

***

-Песи аш бүлмәсендә нигә шулкадәр дөберди икән ул? – ди хатыны иренә.

-Ә син аны бүген ашаттыңмы соң?

-Юк.

-Димәк, үзенә ашарга әзерли.

***

Чын хатын-кыз чын ир-егеткә беркайчан да  кияүгә чыга алмый. Чөнки чын хатын-кыз беренче тәкъдимгә үк ризалашмый. Ә чын ир-егет ике тапкыр кабатламый.

**

Балаларын иренә караганда ныграк яратам дигән хатын-кызга ышанмагыз. Теләсә кайсы хатын балаларын күрше хатынга калдырып китә ала. Ә ирен – беркайчан да!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев