Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Мәзәк яратучыларга

Мәзәкләрен укып, елмаеп алыйк әле.

Стоматолог үз гомерендәге беренче пациентына карый да, әйтеп куя:
— Курыкма, Иван, курыкма. Тормышта барысы да беренче мәртәбә була инде ул. 
Креслодагы ир:
— Мин Иван түгел, Миша!
— Сиңа әйтмим, мин үзем Иван, — ди ак халатлы стоматолог.

* * *
Урамнан кайтып баручы ир белән хатын талашалар. Хатыны:
— Тагын бер генә сүз әйтеп кара! Әниләргә кайтып китәм.
Моны ишеткән ире, шатлыгыннан нишләргә белмичә, юлдагы беренче машинага кул күтәрә:
— Такси!

* * *

– Каһәр төшкән кыш! Машиналарның замоклары ката – ача алмыйм.
– Ә син кайнар су агызып кара.
– Җүләрме әллә син?! Машина урларга Казан урамнары буйлап кулыма чәйнек күтәреп баруымны күз алдыңа китерә аласыңмы?

* * *

Әтисе, ачуланып:
– Иван, нишләп синең географиядән кала бөтен фәннәрдән дә икеле?
Иван, башын иеп:
– Чөнки географиядән әле сорамадылар.

* * *

Врач наркоздан айныган пациентка:
– Операцияне сез җиңел кичердегез, ә менә аның алдыннан үзегезне бик әшәке тоттыгыз: кычкырдыгыз, торып китәргә теләдегез.
– Шулай булмый ни! Мине бит больницага тәрәзә юарга гына җибәргәннәр иде!

* * *

Бер ир сатучыга:
-Ничә тавыгыгыз бар?
-Алты.
-Бик яхшы. Шуларның өч иң начарын сайлап алыгыз әле.
Сатучы хатын аптырап карап ала да сөенә-сөенә өчесен сайлап өстәлгә куя.
-Төрергәме?
-Боларын — юк. Миңа калган өчесен төреп бирегез, — ди ир.

* * *

— Егет белән кыз шәһәр урамнарында йөргәндә, ресторан кырыеннан үтәләр икән.
— Ай, нинди тәмле ис! — ди кыз.
Егет, шатланып:
— Сиңа ошадымы? Теләсәң, әйдә тагын бер кат әйләник шуннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев