Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Мамадыш кызы Алинадан шигъри тәлгәшләр

Карендәшебез Алина Насыйрова үзенең күңелендә туган шигъри юлларын язып куярга ярата. Әледән-әле иҗат җимешләрен безнең редакциягә юллый.

Бирешмә

Бирешмә син язмыш камчысына,
Башың имә аның алдында.
Өметеңне өзгән чагыңда да,
Сер бирмә син тормыш каршында.

Дөнья булгач, була төрле хәлләр
Зур киртәләр кайчак төзелә.
Күз яшьләре ага ерганактай,
Аралар да кинәт өзелә.

Күңелләрне кайчак сагыш баса
Белмисең һич кая качарга.
Хәлең бетеп, ега аяклардан
Тик ярамый шулчак сынарга.

Ачы буран җаның туңдырса да,
Башың имә аның алдында.
Өмет канатларың сынган чакта,
Мин булырмын синең яныңда.

Җилләр булып узып китәрмен

Чәчләреңне сыйпап әкрен генә,
Җилләр булып узып китәрмен.
Йөрәгеңә кагылып кинәт кенә,
Исләреңә килеп төшәрмен.

Яңа яуган ап-ак карлар сыман
Битләреңә килеп кунармын.
Алсу, йомшак иреннәрең үбеп,
Куеныңа кереп качармын.

Сүнмәс йолдыз булып кабынырмын,
Яктыртырмын йөргән юлыңны.
Назлы сүзләр белән юатырмын,
Җылытырмын туңган җаныңны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев