Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Луиза Янсуар шигырьләре

Карендәшебез Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры Луиза Шарова – безгә шагыйрә буларак та билгеле.

ИСЕМСЕЗ
Дуслары — дус, ишләре — иш иде
Әле кичә генә дөньяда.
Исем тапмыйм бүген берсенә дә,
Әверелеп җансыз кыяга,
Басып торам кыл уртада -
Алар
Әйләнә дә, никтер тулгана,
Керфек күтәреп бер карасам да,
Төсләреннән күңел болгана.
Җавап көткән кебек соравына,
Тора алар... аннан дәшәләр...
Күз алдымда бары — теткәләнеп,
Сәләмәгә калган рәшәләр.
Дуслары — дус, ишләре — иш иде.
Ярлары да — бераз яр сыман.
Исем тапмыйм бүген.
Берсенә дә.
Барысын да — бердәй ятсынам.

ЮЛ
Җирдә безне йөрткән кайгылар бар.
Җирдә безне көткән шатлык бар.
Җирдә кыш бар.
Сукмакларны күмеп,
Яусын өчен ишеп ап-ак кар.

Эз калмасын өчен кемнәрдәндер.
Ә кемнәндер — калсын өченгә.
Җирдә исәбе юк юаныч бар.
Һәм аяныч.
Җитә кешегә.

Җирдә безне көткән язмышлар бар.
Ялгышлар бар.
Булмый аларсыз.
Җирдә кыш бар.
Ыжгырырга шашып:
— Олы юлмы? Бәлки, табарсыз...

Эзләгәнне, бәлки, табарбыз да.
Эзләмәгән — үзе табылыр.
Җирдә без бар.
Без — табышмак әле -
Җаваплары карга язылыр...

Кубарылып, аннан очар — Илгә...
Бурый-бурый-бурый
Җанны кар...
Кай фасылда яуса да ул карлар,
Син... үзеңә юлны табып ал!

...Кышкы дөнья буйлап
Киләм атлап.
Хәтерең, дип, истән җуймасын:
Кайда салсаң, шунда нигезең бар,
Кайда сүтсәң, шунда җыясың.

СӨТ
Юк, сорарга әле өлгермәдем
Сагындыңмы, диеп.
Әйтергә дә.
Җыен юк-бар сөйләп утырабыз,
Шулай килешә, дип, шагыйрьләргә.

Юк, кулларың назын... калтыравын...
Онытмаган идем,
Онытмаган!
Ул калтырау, җепсел-җепсел булып,
Тамырларым саен торып калган.

Юк, сорарга хәтта теләмисең
Хәерлеме, диеп...
Кирәкми дә.
Безгә инде чирек гасыр буе
Нинди генә «гыйлем» өйрәтмиләр.

Һәм,
Вакытын табып,
Мушкага алып,
Аркабызга кемдер ата төбәп.
Тик бер-берсен ялгап тибәр өчен,
Сакта тора синең-минем йөрәк.

Учларыма маңгаеңны салып,
Ирен читеңдәге
Сөттән танып,
Яшәр өчен кабат...
Дәшәр өчен:
— Әйдә, Дөнья, үзгәрергә вакыт!

Юк, борылып карамый да сизәм:
Шулкадәр хуш хәзер
Буп-буш галәм...
— Мин акылдан шаша яздым синсез,
Ни суларга белми,
Йөрәк парәм.

ТЫЮЛЫК
Ул якта сагыну нәкъ синең төсеңдә -
Кырыс та, назлы да...
Кимеми, көчендә.
Сүзләргә саркылып,
Әйләнми төчегә,
Үпкәндә,
Син кайтып,
Күзләрем көлсенгә.

Бу якта сагыну
Ай булып мөлдери,
Явалар хатларың
Көн дими, төн дими:
— Cуытты...
Һәм яңгыр
Дөньяны сөремли...
Шуңамы...
Таулардан болан да йөгерми...

Бар шундый тыюлык
Йөрәгең түрендә -
Ачса да келәсен,
Үтәлми беркем дә...
Кешеләр йокыга
Оегач...
Чык төшкәч...
Очрашыйк.
Бүген дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев