Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Людмила Аланлы: «Яңа елда бар җиһанда якты хисләр сезне урап алсын, дуслар!»

Людмила Аланлы Лениногорск районының бердәнбер керәшен авылында – Федотовкада туып-үсә. Һәрвакыт керәшен гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, санлап яши, Федотовкада узган бәйрәмнәрдә катнаша.

Ага болытлар

Агалар еллар… Агалар еллар…
Шулар эчендә син калган ел бар.
Калдың шул анда, яшьлек таңында,
Борма да борма юллар чатында…
Кушымта:
Ага болытлар, ага болытлар -
Яшьлеккә алар илтәләр микән?
Сорар идем ап-ак болыттан -
Сиңа илтер юл кайларда икән?
Болыт җиткерсә минем сәламем,
Ишетсәң әгәр, хәбәр сал әле.
Югалган ярлар - без табышырбыз,
Өмет бар әле, гомер алда әле.нм
Кушымта.
Очрашсак иде, күрешсәк иде,
Син калган еллар яшьлектә һаман.
Сиңа омтылам, тагын тукталам,
Еллар артыннан җиталмый калам.
Кушымта.

 

Сөю жыры
Син - якты офыгым минем,
Мин - сулар һаваңдыр синең,
Һаваларда бал исе,
Йөрәктә сөю хисе.
Кушымта:
Син - татлы уйларымда,
Син - назлы хыялымда.
Булсаң әгәр янымда,
Бәхетле мин тагын да.
Син - зәңгәр чишмәмдер минем,
Мин - эчәр суыңдыр синең,
Чишмә тын ага икән,
Моң булып тама икән.
Кушымта.
Син - зифа талымдыр минем,
Мин - сайрар
кошыңдыр синең,
Жыр яңгырый тугайда,
Моңлы сайрый тургай да.
Кушымта.

 

Яңа ел белән!*
Төнлә белән карлар яуган,
Яктылыкка дөнья төренгән.
Шатлык белән, бәхет белән
Жыр агыла хәзер һәр өйдән.
Бәйрәм көтә бүген йөрәкләр,
Бездән сезгә изге теләкләр:
Яңа елда шатлыклар да,
Сөенечләр насыйп булсын сезгә, дуслар!
Яңа елда бар җиһанда
Якты хисләр сезне урап алсын, дуслар!
Бәхетлеләр артсын җирдә,
Өмет белән карыйк бу дөньяга.
Күктә хәтта йолдызлар да
Безнең өчен генә якты яна!
Бәйрәм көтә бүген йөрәкләр,
Бездән сезгә изге теләкләр:
Яңа елда шатлыклар да,
Сөенечләр насыйп булсын сезгә, дуслар!
Яңа елда бар җиһанда
Якты хисләр сезне урап алсын, дуслар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев