Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Никифор Тукмачевның «Кушамат» шигыре

Түбән Камада яшәп иҗат итүче Никифор Тукмачев – Зәй ягының Югары Баграж авылы керәшене.

“Кама таңнары” әдәби берләшмәсе члены. Халыкның үз шагыйре Никифор Тукмачевның төрле елларда иҗат ителгән шигырьләрен үз эченә алган ике җыентыгы дөнья күрде: “Гомерем Питраулары” (2008) һәм “Таң суы” (2016).

Зурмы авыл, кечкенәме –

Бер гаилә инде ул.

Безнең авыл, аерата

Үзенчә, бер дөнья ул.

 

Һәр авылның булган кебек

Чишмәсе, бөяләре.

Үзенең җүләре була,

Үз акыл ияләре.

 

Керәшеннәрдә кушамат

Үтә таралган кебек.

Һәркем дөньяга кушамат

Белән яралган кебек.

 

Авыл халкы башкачарак:

Телгә җор, эшкә батыр.

Тапкырлыгына, шәт, Хуҗа

Насретдин да шаккатыр.

 

“Бүре Борис”, “Саран Симун”,

“Җебек Җәкәү” – күршесе.

Күршем Иван кушаматы –

“Теге дөнья кешесе”.

 

Уйламагыз: “Ул – чирләшкә,

Мөшкел икән эше, – дип.–

Гомере бетеп, дөнья белән

Бәхилләшкән кеше”,– дип.

 

Тап-таза бер ир уртасы,

Илле яшьләр чамасы.

Үз үлчәме дөньяга бар,

Юк иде кушаматы.

 

Белә Иван, исерекнең

Эчендәге – тышында.

Чын характерын күрсәтә,

Хәмер китсә башына.

 

Чамалый, кызын ярата

Аю Питер малае.

Сынамакчы булды Иван

Исертеп, җаен табып.

 

Алган закуска, янына

Бер кызылны, бер акны.

Кирәк чыкса, өстәвенә,

Әрмәнски коньякны.

 

Егетне утырткан түрдән,

Электән калган гадәт.

Салган хәмер, теләк булса,

Булмыймы табып сәбәп?!

 

Егеткә үрнәк күрсәтеп,

Артык җибәргән Иван.

Хатыны тыйган: “И, Ибан,

Нишләвең бу, изге җан?”.

 

Гомер эчмәгән Иванның

Аңын томалый хәмер.

“Мин – генерал”, – дип, акырып,

Җикереп биргән әмер.

 

Тузга язмаган сүзләр

Белән, Иван сүгенгән.

Булачак кияүне күсәк

Күтәреп куып йөргән.

 

Лап, итеп ауган идәнгә

Тәмам югалытып аңын.

Фельдшерны чакырып кына,

Саклап калганнар җанын.

 

Тиз ара машина табып,

Бүлницәгә озатканнар.

Дәвалар өчен, психлар

Бүлегенә япканнар.

 

“Гомергә бер эчтем”, – дип

Иван уфтангандырмы?

Әйтү кыен, сүзләренә

Табиб ышангандырмы.

 

...Язгы ташу, юллар өзек,

Райүзәк бүлнисеннән

Үзәк өзгеч хәбәр килә:

“Иванов Иван үлгән”...

 

Кая ди машина йөрү,

Җәяү үтәрлек түгел.

Тракторсыз, көн буе да

Барып җитәрлек түгел.

 

Тракторга чана тагып,

Китәләр райүзәккә.

Өзгәләнә Үлҗәнәсе,

Үзеңнеке – үзәктә.

 

Күрше-күләннәр керделәр,

Җыелышты дус-ишләр.

Кызганабыз Үлҗәнәне –

Балалары күп, нишләр...

 

Халык күп, кабер казырга

Җыелдык байтак ирләр.

“Ә әҗәт, – ди Салмыш Сашук, –

Бер яртыны кем түләр?”.

 

Трактор кайтып туктады,

Өй арты тулы халык.

Кабинадан, иң беренче,

Иван төште, елмаеп.

 

Үзен-үзе “үлде” диеп,

Салган да Иван хәбәр,

Тракторга каршы чыгып,

Җәяү кайткан бер кадәр.

 

“Беренче апрель”, – диеп Иван

Аклануын акланды.

“Теге дөнья кешесе”, дип,

Кушамат таглып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев