Кунак җыруы
Бу җыруны, Түбән Камада яшәүче Мария Савельева әйтүенчә, шул районның Келәтле авылы керәшеннәре элгәредән үк җырлаганнар.
Бер генә җыруым бар иде,
Сандык төпләренә сырларга.
Сандык төпләреннән сайлап алдым,
Сез туганнарыма, ай, җырларга.
Сандык төпләреннән сайлап алдым,
Сез туганнарыма, ай, җырларга.
Суның буйларында суганнар,
Сулар сипмичә дә уңганнар.
Озын гомерләрдә ниләр булмас,
Ташлашмасак иде, туганнар...
Озын гомерләрдә ниләр булмас,
Ташлашмасак иде, туганнар...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев