Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Көз турында шигырьләр

Иҗат итүче карендәшләребезнең ел фасыллары турында язган шигырьләре шактый.

Шундыйларның көз темасына язылганнарын сезгә дә тәкьдим тәкьдим итәбез.

Көз

Быелгы көз бигрәк матур итеп,
Үз көннәрен башлап җибәрде.
Елар әле, бигрәк елак бит ул,
Үткән ел да бик күп елады.

Киенергә бигрәк купшы инде,
Гел алтыннан гына киенә.
Түземлеге генә җитеп бетми,
Мактана да, тизрәк чишенә.

Яңа килгән киленнеке кебек,
Күп чагында аның гадәте.
Бер елмайса, тагын моңая да,
Тәгәрәшә башлый күз яше.

Ачуланса, шәпләп дулап ала,
Карлы яңгыр куып китереп.
Гел көеннән торып карасаң да,
Булмый аны көйләп бетереп.

Бик бай шул ул, шуңа кыланадыр,
Берничек тә булмый түзмичә.
Безгә күпме нигмәт әзерли бит,
Тырыша шул, кулдан килгәнчә.

Василий Иванов

 

Алтын, дисәм, аз булыр шул,
Быелгы көз - могҗиза:
Һәрбер көнен, һәр мизгелен
Ак нурлар белән яза.

Күкләре дә үзгә быел -
Төпсез һәм җете зәңгәр.
Хәтта җәй көнләшер иде,
Кайтып, бер күрсә әгәр.

Нигә иртә киттек, диеп,
Кошлар үкенә микән?
Язмышлары шулайдыр шул -
Үкенеп яши киткән.

Көзгә керергә ашыкмый -
Ямь-яшел куак-агач,
Ник ашыксын, җылы, якты,
Көннәре назлы булгач.

Шатлык сибә бакчаларда,
Болыннарда гөл, чәчәк.
Шатланып калсыннар әйдә,-
Көз барыбер киләчәк.
...Алтын, дисәм, аз булыр шул,
. Быелгы көз - могҗиза.

Николай Александров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев