Ком эзләре турындагы мәсәл (ноталары белән)
Геннадий Макаров сүзләре һәм музыкасы.
Йоклаганда бер әдәмгә төш күренгән:
Пәриштәсе белән барган ком өстеннән.
Узган гум[е]ре күк өстендә күрсәтелгән,
Артларыннан ике аяк эзе калган.
Комдагы бер аяк эзе - үзенеке,
Икенчедән калганы пәриштәнеке.
Тормышын карап бетергәч ул борылган,
Юл өстендә ике эзгә күзе төшкән.
Гумерендә кыйын күргән чакларында
Юлындагы калган эзләр берәү булган.
Бу әдәм моңа кайгырган, эче пошкан,
Шул сәбәпле пәриштәгә сорау биргән:
«Ник янымда булмадың авыр чагымда,
Ярдәмгә мин мохтаҗ идем ул заманда?»
Пәриштәсе шулай дигән бу кешегә:
«Үз кешемне мин сөям әм ташлап китмәм.
Тормыштагы кайгылардан сынау алдың,
Тормыштагы авырлыктан чыга алдың.
Авыр чакта нигә бер эз калган, дисең,
Сине ул чакта күтәреп барган идем».
Г.Макаровның «Керәшен мәдәнияте» китабыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев