Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Клара Булатованың «Син исәнме, Санук түти?» шигыре

Клара Булатова - дистәләгән шигырь китаплары һәм күпсанлы җырлар авторы.

– Әйдә, әйдә!
– Кайда, кайда? – диләр, –
– Әйдә, барыйк, – диләр, – урманга.
– Әйдә, әйдә!
– Кайда, кайда? – диләр...
– Әйдә барыйк, – диләр, – чатларга.
Әйдә, әйдә...
Мин дә кайтып киләм
Шушы җырлар туган якларга.
Әйдә, әйдә!
Мин дә ияреп барам
Ләкеләргә, Сарман ягына.
Каран елга буйларында калган
Ялан тәпи сабый чагыма.
…Күз алдыма килә шул картина
Балачагым искә төшкәндә.
Лаксандра апа – Санук түти
Камыр баса гөлбәч өстәлдә.
Лепер-лепер арыш оны или
Эре иләктән җилпуч-тактага.
Халык әле ипи салмый иде.
Бәйрәм ашы – камыр катлама.
Үзләре күп. Ире, балалары,
(Ялгышмасам, тула дистәгә.)
Пешергәндә бәйрәм катламасын,
Минем өлеш килеп өстәлә.
Мин аларда бик еш куна идем,
Белмим, ничек шулай булгандыр.
Кысан гына өйдә тар сәкегә
Тугыз бала ничек сыйгандыр.
Тезелешеп ята идек шунда
Кыз, малайлар, туган иптәшләр,
Салам ястык иде баш астында,
Өстебездә иске бишмәтләр.
Көндез шуны киеп йөрибез дә
Кич ябынып шуны ятабыз.
Мич башында чабаталар кибә,
Тезеп куя Санук апабыз.
Без ятабыз. Ә ул канат алып
Сөртеп йөри почмак тузанын.
Иңнәренә кайры тунын салып,
Чабып керә ишек бозларын.
Утын яра, мал-туарын карый
Шул чатнама кышкы суыкта.
Пауал дәдәй чыгып йөри алмый –
Аяклары калган сугышта.
Урыныннан тормас гарип ире,
Сигез бала, олы-кечесе.
Өстәвенә мине ияртеп кайта
Ахирәтем – Куян Лүскесе.
(Кызык гадәт Ләке авылында,
Кушаматсыз бер дә йөрмиләр.
Авыл тулы инде «Чукый», «Бакрач»,
«Абай», «Җапай», «Куян», «Бүре»ләр.)
Минсез дә бит чыр-чу, бала-чага
Тулы иде алар өендә.
Күренмәде ризасызлык төсе
Лаксандра апа йөзендә.
...Әллә кайчан юкса үткән инде
Катламага кытлык замана.
Катламасы белән Санук түти
Күз алдымда менә һаман да.
Хәзер генә шуны ачык аңлыйм:
Как сәкеле ярлы өйгә мин
Зур табында бүлешеп ашый торган
Шул катлама өчен йөргәнмен.
Син ялдадыр, олыгайгандыр инде
Тынгы белмәс хезмәт кешесе.
Балаларың кайсы кайда икән,
Дустым кайда – Куян Лүскесе?
Үләннәрне, яшел чирәмнәрне,
Чебиләрне сөя иде ул.
«Үскәч зоотехник, я агроном
Булам әле», – дия иде ул.
Кем булды ул хәзер? Кайда эшли?
Яныңдамы? Синнән читтәме?
Калын-калын сары толымнарын
Әле һаман үреп йөртәме?
Син исәнме, Лаксандра апа?
Дустым кайда – Куян Лүскесе?
Ялан тәпи сабый чакларымның
Чагылышы – үзем төслесе.
– Әйдә, әйдә!
– Кайда, кайда? – диләр,
– Әйдә барыйк, – диләр, – урманга...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев