Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Клара Булатова иҗаты

Клара Булатова – дистәләгән шигырь китаплары һәм күпсанлы җырлар авторы.

Ниләр булды икән күңелемә

Ниләр булды икән күңелемә,

Күз алдымнан китми бергенәм.

Очратсам да үзен кичтән генә,

Таңга кадәр сагынып өлгерәм.

Синең белән язлар кайтты миңа,

Җырлар килде язлар аркылы.

Гел башкача ачылып китте дөнья,

Гел башкача көнем балкыды.

Киң кырларга чыксам, ялгыз йөрмим,

Кыр юлларым җырга тиң минем...

 Юлларымда юлдаш – чык һәм кояш,

Уйларымда юлдаш – син минем!

 

Һай, бу дөнья!

Һай бу дөнья!

Һай, бу дөнья исәбе,

Исәпләсәң исең китәр,

Бигрәк әллә нишләде!

 

Вакыт җитми - аның ансы

Беркайчан да җитмәде...

Акча җитми – беркайчан да

Аңа исем китмәде!...

 

Җитми җанга җылы караш,

Шунысы җанны йөдәтә.

Тирә-юньдә шәфкатьсезлек-

Шуңа кытлык бигрәк тә.

 

Ул элек тә бар иде лә,

Бу кадәр түгел иде.

Бар да тигез булгангадыр,

Юклыкта җиңел иде.

 

Әммә хәзер кемдер рәхәт,

Кемдер михнәт кичерә,

Кемдер бөлә, кемдер көлә

Бер үк мизгел эчендә.

 

Кемдер алдый, кемдер талый-

Кем алдана, талана...

Эчен тышка әйләндергән

Йолкыш тунлы замана.

 

... Зарланасың әле ни дип?

Өченче елны гына

Син дә "ура"! кычкырдың бит

"Каравыл" урынына!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев