Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Керәшен җыруы: Ташпулат

Бу җыру Чистай шәһәрендәге «Багалмам» ансамбленең иң олы яшьтәге җырчысы Анна Мидюкинадан язып алынды. 89 яшьлек Анна Борисовна әлеге «Ташпулат» җыруын яшь чагында үз әнисеннән отып алган булган.

Ташпулат
Кечерәккәй чишмәдән салкын су эчтек,
Җангынайлар көйгәнгәй.
Җыракай ди җулны җакын итеп килдек,
Җан гынайлар сөйгәнгә.

Кушымта:
Эй, ник ак була икән ташпулат, 
Ник ак була икән ташпулат?
Маллар кыйбат түгел, баш кыйбат.
Ник ак була икән ташпулат?
Маллар кыйбат түгел, баш кыйбат.

Сандугачлар булып сайрар идек, 
Өй артынаегыз сад булса.
Җаныбызны җарып бирер идек,
Җакын итүегез хак булса.


Кушымта:
Эй, ник ак була икән таш пулат,
Ник ак була икән ташпулат?
Маллар кыйбат түгел, баш кыйбат.
Ник ак була икән ташпулат?
Маллар кыйбат түгел, баш кыйбат.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев