Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Керәшен санамышларын хәзерге көндә дә кулланабыз

Балалар бигрәк дә уен-көлке, юморга тартымрак санамышларны яраталар һәм еш кына аларны күңел күтәрү өчен генә дә сөйләп йөриләр

Санамышлар
1. Ыргадан, мыргадан,
Мәче йөри елгадан.
Умырт, шумырт,
Остабикә, татар икә,
Староста, кибәтник.
(Балык Бистәсе районының Шеморбаш авылыннан Е.Данилова язып җибәргән)
2. Ала тор, бара тор,
Тау ягыннан таң атыр.
Алфык, йолфык, куян, тончык,
Син кал, бу чык.
(Сарман районының Ләке авылында Яков Бормотиннан язып алынган)
3. Берән, икән,
Алма тикән.
Сагылдырык — сары тай,
Тугылдырык — туры тай.
Туры атым, наум, чыгым,
Турылыгым, тор да чык!
(Әлмәт районының Илтән-Бута авылында Миша Андреевтан язып алынган)

Чыганак: "Татар халык иҗаты" китабы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев