Күңелемдә нәрсә булса, шул язылыр...
Александр Филиппов ак кәгазь битләренә бары тик күңеле кушканны гына язып яшәгән журналист, язучы, шагыйрь
Җиде кыз һәм ике малай сынчылар өстәл-станоклары артында җайлап кына баскан иде инде. Рәссамнар мәктәбенең сынлы сәнгать студиясе шәһәрнең иң читендәге бер йортка урнашкан. Студия ишек төбеннән үк күңелнең ниндидер кылларын тибрәтеп торучы сихри чыршы урманы башлана. Чыршы араларыннан сирәк-мирәк күренгәләгән сылу ак каеннар урманга илаһи көч өсти сыман. Натюрмортыңны тәрәзәгә орындырып куй да этюдларыңны яса да яса гына. Төсләрне генә буташтырмыйча сайла: иртәнге, көндезге, кичке урман, кояшлы, томанлы, яңгырлы урман, карлы, сыкылы урман...
Бүген студиядә икенче класс укучылары. Сынлы сәнгать дәресен Вил абыйлары алып бара. Тема – ирекле. Кыскасы – фантастика. Димәк, чикләнмәгән күләмдә хыяллана бел дә шул хыялыңны үзле балчык аша әйтеп күрсәт.
Таня Медведеваның нәни бармаклары арасыннан станокка ниндидер җан иясе сикереп төшкән кебек булды. Ул аны таудай өелгән балчык өстенә ябыштырып куйды.
– Аждахалар турындагы куркыныч әкиятләр укыган идем, – ди Таня, – шундагы геройлар һич истән чыкмый. Хәзер бу явызның башын чабып өзә торган батырны әвәлим.
Явызлык һәм яхшылык. Ике арадагы көрәш. Әкиятләрдәге гел яхшылык кылучы батырлар җиңүче булып чыга.
Таня белән якыннанрак танышып киттек. Татарча да белә икән.
– Әнием татар, әтием – рус, – ди ул. – Берсе – врач, икенчесе – инженер, ә менә мине ике яшьтән үк рәсем ясарга өйрәткәннәр, рәхмәт төшкерләре.
– Нәрсә ясарга яратасың?
– Кызлар һәм хайваннар.
– Ни өчен?
– Белмим...
Мәктәптә Таняны композиция остасы дигәннәр иде. Шулайдыр. Күренеп тора, ничә генә минут эчендә әкият геройларын әвәләде дә куйды.
Студиягә бозау кадәр эт килеп керде.
– Андрей килде, Андрей, – дип шаулаштылар кызлар.
– Монысы Гамма, – диде Вил Шәрәфетдинов, – эт хуҗасы Андрей Агапов шулай соңгарак калып йөри инде. Аның каравы ул үз эшен төгәлләмичә китми. Өстәвенә бөтен бүлмәне дә җыештырып чыгара.
Гамма, якын дусларын очраткандай, студиядәге һәр кешене иснәп, танышып чыкканнан соң, каршы як почмакка барып утырды. Гүя ул: – “Менә мине ясагыз”, – дия кебек иде. Барысы да көлеп җибәрде. Гамма, Андрей сынлы сәнгать мәктәбендә йөри башлаганнан бирле, натурщица вазифаларын башкара икән. Шуңа күрә класста ул үз урынын яхшы белә. Андрей да, үз станын алып, фантазия дөнясына чумды. Гамма килгәч балаларның күңелләре күтәрелеп китте. Үзле кызыл балчыкны дәртләнебрәк әвәли башладылар. Дус этләре турында әңгәмә булып алды.
– Безгә тагын Пират килеп йөри иде, – дип өстәде берсе. – Бер күзе булмаганга шулай кушканнар исемен. Үзе бик акыллы иде.
– Ул арт аякларында басып шыңшый иде безнең каршыда.
– Хуҗасы юк иде шул...
– Кызганыч күптән үлгән ул...
– Берәр кисәк ипи бирсәң, позага утыра иде...
Ял итеп алган арада кешеләрнең иң якын дуслары этләр турында нинди матур әңгәмә булып алды. Яшь рәссамнарны аларның тышкы кыяфәте генә түгел, ә аларның холыклары да кызыксындыра икән.
Рәссам булу өчен кул ятышлыгы гына түгел, яхшы күңелле дә булу кирәк икән
Александр Филиппов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев