Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Карендәшләребез Зинаида Захарова һәм Людмила Аланлының бергәләп иҗат иткән җырлары

Горурланырлык шагыйрьләр, җырчыларыбыз, композиторларыбыз күп безнең.

Күзләреңдә

Күзләреңдә диңгез тирәнлеге,
Дулкынында килә йөзәсем.
Килә бары синең белән генә
Гомер диңгезләрен кичәсем.

Әйтерсең лә кояшның ал нурлары
Уйный синең якты йөзеңдә.
Күңелеңдә туган хисләреңне
Күрсәм иде зәңгәр күзеңдә.

Йөрәгеңдә сөю ялкыннарын
Кем кабызган, килә беләсем.
Килә синең күңел түрләреңдә
Бер нәфис гөл булып үсәсем.

Әйтерсең лә кояшның ал нурлары
Уйный синең якты йөзеңдә.
Күңелеңдә туган хисләреңне
Күрсәм иде зәңгәр күзеңдә.

Әниемә

Табыныңнан ризык өзелмәсен,
Тәмле булсын эчкән чәйләрең.
Тыныч булсын, әни, күңелләрең,
Җылы гына булсын җәйләрең.

Үтәсе юлларың булсын озын,
Алтын гына булсын гына гомер көзең.
«Гел бәхетле яшә, әни!», — диеп,
Балаларың теләк тели бүген.

Авырлыклар сине урап узсын,
Яшькә чыланмасын күзләрең.
Беркайчан да онытмабыз, әни,
Безгә әйткән назлы сүзләрең.

Үтәсе юлларың булсын озын,
Алтын гына булсын гына гомер көзең.
«Гел бәхетле яшә, әни!», — диеп,
Балаларың теләк тели бүген.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев