Изге Питрау чирүе (җыру)
Г. Макаров музыкасы һәм сүзләре.
Сез, хуҗалар, торыгыз да тәрәз ачып карагыз;
Славутчылар сезгә килгән, славутларын тыңнагыз.
Күктә уйный аҗаганнар*, пәриштәләр очадыр;
Изге Питер чирүләре кичке күктә йөридер.
Изге Питерне җырлыйбыз, апостол дип данныйбыз;
Изге Павелны җырлыйбыз, апостол дип данныйбыз.
Иманга терәк булганнар, чиркәүгә җан атканнар,
Ходай сүзен өндәгәннәр, күп газапка түзгәннәр.
Көтүчеләрнең бәйрәме — Питер, Павал көнедер,
Балыкчыларның бәйрәме — Питер, Павал көнедер.
Питер, Павал бәйрәмендә саулык телик әркемгә,
Ходайның нуры балкысын, җакты сипсен дөнҗәгә.
Искәрмә. Аҗаган — наҗагай, аҗдаган, аҗдарган, аздаркан (ночные сполохи, зарницы) — төнге күкнең яктырып китүе. Борынгы ышанулар буенча, керәшеннәр аны аждаһа еланының ялкынлы сулышы дип белгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев