Иван Алексеев: «Гомер – бүләк, тормыш – сынау»
Менделеевск районының Иске Гришкин авылында яшәп иҗат итүче карендәшебез Иван Алексеевның кыска парчасын һәм бер бәйләм шигырьләрен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.
Гомернең кадерләре
Аның саф сулы чагы да, болганып алган мизгелләре дә, язмышымны бөтерердәй чаклары да, тыныч кына үз җаена аккан чаклары да була. Яшь барган саен гомернең кадере арта гына икән. Тормыш дигән дөньяда һәркемнең үз сукмагы, үз юллары бар, алар һәркайсы үзгә. Тик шунысы уртак – җир йөзенә без барыбыз да яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. Кадерле туганнарың, якыннарың һәм дусларың белән чөкердәшеп яшәве дә зур бәхет бит.
Кеше гомере бик кыска: ул тырышып эшли, илгә-җиргә файда китерә, игелекләр кыла, сөеп-сөелеп яши, матур гаилә кора, җанга газиз балалар тудыра, оныклар ярата...
Яшь барган саен гомер, нигәдер, тизлеген арттыргандай тоела.
Яшь вакытта гына ул сизелми генәдер. Ә гомер үткән саен яңа туган көнне дә сабыррак каршыларга өйрәнәсең. Тормыш мәшәкатьләре дә арта бара. Сәламәтлек тә яшьлектәге кебек түгел, уй-фикерләр дә башкача. Әмма ни генә булмасын, үзебездән соң килгән буынга әти-әнине олылау, илне, туган телне, динебезне, йолаларыбызны хөрмәтләү, табигатьне саклау кебек күркәм гадәтләрне мирас итеп калдырырга бурычлыбыз.
Көн артыннан көн туа. Вакыт тәгәрмәче алга чаба да чаба. Туган көннәр дә бер-бер артлы кабатланып тора. Үткәннәргә, балачакка, яшьлеккә кайтыр юллар ябык. Ә шулай да, үткәннәрне барлап, бу дөньяда киләчәккә атлауларга ни җитә! Тормыш китабының һәрбер бите намус белән хезмәт итеп, игелекле гамәлләр белән бизәлгән икән, димәк, әрәмгә узмаган. Киләчәктә дә бар булган гомер бәхетле булып, хөрмәттә узачак дигән яхшы өметләр белән яшәргә дә яшәргә язсын.
Гомер – бүләк, тормыш – сынау,
Узарга саулык бирсен.
Һәр яңа көн һәм айлы төн
Бәхет-шатлыкка төрсен.
Яшим әле куанып
Әй, бу гомер, бары мизгел икән,
Сизмәдем дә аның узганын.
Язгы кояш сүнгән, ә алдымда
Көзге җилләр инде искәнен.
Гомерем буе тырышып эшләп,
Алтмыш дүртне инде тутырам,
Үткәннәргә нәтиҗәләр ясап,
Иртә-кичләр уйлап утырам.
Тормыш мине төрле яктан,
Әй, сынады, тартынып тормады.
Авырлыгын, авыруын бирде,
Тик аяктан ега алмады.
Юк, зарланмыйм, дөнья һәрчак матур,
Бәйрәм миңа туган һәр көне
Матур гына яшәп үткәрәсе иде,
Ходай биргән шушы гомерне.
Күңел ярсуларын басар өчен,
Иртә таңнан керешәмен эшемә.
Башламаган эшләр байтак әле,
Кирәк әле, кирәк яшәргә.
Күңел һаман яшь булганга күрә,
Картаерга әле ашыкмыйм.
Бу дөньяның язы гына түгел,
Сары көзенә дә гашыйкмын.
Уй-хыяллар изге, юлым туры –
Анамнан ук шулай туганмын.
Яшим әле, ут уйнатып яшим,
Сөендереп дусны, туганны.
Көендереп булган дошманны!
Хатын-кызлар мәңге яшәсен
Якты өметебез хатын-кызлар,
Бүген сезнең бәйрәм көнегез.
Чын күңелдән бәхет, сәламәтлек,
Гомергәчә сезгә телибез.
Нәниләр дә туып торсын һәрчак,
Чын сөюдән дөнья яшәрсен.
Күкләребез якты, аяз булсын,
Хатын-кызлар мәңге яшәсен!
Сезнең белән генә дөнья матур,
Сез булганга гына без назлы.
Җылы кояшыбыз хатын-кызлар,
Сез бирәсез безгә ул назны.
Тормыш итәр өчен курыкмыйча,
Сез бит безгә ныклы бер терәк.
Сөеп-сөелеп гаилә корыр өчен,
Хатын-кызлар безгә сез кирәк.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Сез балкыйсыз безнең күңелдә.
Тормышыбыз сезнең белән матур,
Рәхмәтлебез сезгә гомергә.
И, Бигәшем, сөекле Гришкиным
И, Бигәшем, сөекле Гришкиным,
Тәпи баскан җирем сак кына.
Чит җирләрне күпме мактасалар да,
Мин, барыбер, сине сагынам.
Нинди матур синең табигатең,
Һәр кешегә бәхет өләшә.
Кырларыңда сабан тургайлары
Игеннәрең белән серләшә.
Челтерәп аккан йөгерек чишмәләрең,
Көмеш кыңгыраудай чыңлыйлар.
Юраш буйларыңда сайрар кошлар,
Сине мактап, данлап җылыйлар.
Урманыңда үскән ак каеннар,
Төз наратлар, зифа талларың.
Ямьле синең, гүзәл туган җирем,
Кызарып аткан һәрбер таңнарың.
Яши синдә тату халык,
Уңган һәм чибәр кызлар.
Һичкайчан сынатмый торган,
Тырыш һәм батыр уллар.
Мин ышанам, гомерем синдә үтәр,
Алыштырмам сине башкага.
Син бит минем газиз туган авылым,
Күңелемә бигрәк якын ла.
Киләчәкне дә күңелләр аша,
Үткәрәсе бар әле.
Барлык халкың бердәм булып,
Яшиселәр бар әле.
И, Бигәшем, сөекле Гришкиным,
Син безгә бик кадерле.
Һәрчак шулай гөрләп яшә,
Акла безнең өметне.
Барча халкың сине мактый.
Мактап җырлыймын мин дә.
Бар матурлык, бар гүзәллек,
Җыелгандай тик синдә.
Үзем турында
Тусам да мин Качмануда,
Кышкы суык бер көндә,
Җаннарымнан ургып ташып,
Һәрчак җылы бөркелә.
Игелек кылып яшим җирдә,
Тирә-юньгә таратам.
Гомер буе яшәрмен шулай,
Бар дөньяны яратам.
Җырлап, куанып яшим,
Кошлар белән ярышып.
Сөеп-сөелеп яшим җирдә,
Дус-туганга ярашып.
Гомер бер генә бирелә,
Кадерен белергә кирәк.
Һәр көнне бәйрәмгә тиңләп,
Яшәргә кирәк, димәк.
Зарланмыйк
Кайберәүләргә аптырыйм мин,
Гел зарланып сөйлиләр.
Бәхәсләшәләр, шаулашалар,
“Тормыш авыр шул”, – диләр.
Барлык булган моң-зарларын
Тутыралар күңелгә.
Белмим инде, нигә шулай
Сагышланып йөрергә?
Бетмәс дөнья мәшәкате,
Көндәлек ыгы-зыгы.
Елап түгел, җырлап яшәү –
Тормышның бар кызыгы.
Зарга-зар җыела дигән
Әйтемне онытмыйк.
Килбәтсез сүзләр сөйләнеп,
Җаннарны суытмыйк.
Күрә белсәң, дөнья матур,
Яшәүләре күңелле.
Кадерен белеп яшик әле,
Ходай биргән гомерне!
Җаннар чистарсын
Кояш чыккач җиргә сихри таңда,
Күк йөзенә сибеп нурларын,
Ходаема ышанып баш иямен,
Укыйм күңелдән белгән иманны.
Кичер дим, Ходаем җазыкларны,
Күрсәт миңа дини, туры юл,
Үзеңә генә ышанырга күндер,
Усал тыннар тапмасын җанга юл.
Һәр яшәгән көн бәйрәм миңа.
Шөкер итеп, дөнья көтәмен,
И, Ходаем, мине җарлыка дип,
Иртә-кичен келәү итәмен.
Бу дөньяда без бит кунак кына.
Яхшылыкка гына юл алыйк,
Ходай кушуы буенча яшәп,
Рәхмәт әйтеп, без аны данлыйк!
Ходай хөкеме килер барыбызга,
Тик соң гына була күрмәсен,
Үлгәч җазыкларны юып булмас,
Исән чакта җаннар чистарсын.
Ак юлым
Киләчәкне эзләп сәфәр чыктым,
Күңелемдә төренеп уйларга.
Юлым уңар, ап-ак карлар ява
Мин барасы озын юлларга.
Тәңкә-тәңкә ап-ак карлар ява,
Җанга рәхәт, чиста, саф һава.
Кар көртләрен ерып алга барам,
Мин үземә яңа юл ярам.
Үзем барам, үзем сокланамын,
Кат-кат карап ап-ак җиһанга.
Юлымның уңышлы булуын белгәнгә,
Күңелем төренә моңга-илһамга.
Алып керер мине ап-ак юлым,
Ачышларга, шигъри дөньяга,
Ап-ак бөртек булып, гел җемелдәп,
Яшәр идем мин бу дөньяда.
Кар яуганда
Мин яратам карлар яуганда
Урамнарда йөрергә.
Зур хыялым бу дөньяны
Ак төсләргә төрергә.
Сокланып туя алмыйм
Күктән иңгән аклыкка.
Нәрсә җитә бу дөньяда
Чисталыкка, сафлыкка?!
Кар бөртекләре нинди нәфис,
Ак төстә бөтенесе.
Аклык-пакьлек тормышта –
Олы бәхет билгесе.
Карлар ява, йөрим урамда,
Яусын, әйдә, күбрәк яусыннар.
Аклык-сафлык артсын дөньяда,
Хыялларым чынга ашсыннар.
Ап-ак карлар яуганда
Дөнья матур, күңелле.
Шушы гүзәллекне күрү
Үзе бәхет түгелме?..
Яшәү көче хезмәттә
Хезмәт итеп яши кеше,
Яшәү көче – хезмәттә.
Эшне сөйгән кеше генә
Матур яши, әлбәттә.
Хезмәт сөйгән кеше генә,
Тормыш кадерен белер.
Үз урынын табып дөньяда,
Игелек корып йөрер.
Хезмәт сөйгән, эшне белгән
Ныклы гаилә корыр,
Гомере узар бәхетле,
Күпләргә үрнәк булыр.
Хезмәт бизи кешене, дигән
Гыйбрәтле әйтем бар,
Хезмәт сөймәгән кешегә,
Бу дөньяда урын тар.
Хезмәт итеп яши кеше,
Яшәү көче – хезмәттә.
Тырышып эшләп дан казаныр,
Гомере үтәр хөрмәттә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев