Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Иске Гришкинның җырлы-биюле уеннары

Менделеевск районының Иске Гришкин авылы яратып башкара торган җырулары.

«КУПЕРЛЕ»
Ямьле Юраш буйлары,
Ямьле Юраш буйлары.
Ямьле, тәмле,
Шул Юрашнын сулары.
Яз җиткәч, китә Идел бозлары (2 тапкыр),
Армиядә егетләре, көтә аны кызлары.

Ямьле Тойма буйлары,
Ямьле Тойма буйлары.
Ямьле, тәмле
Шул Тойманың сулары.
Яз җиткәч, китә Идел бозлары (2 тапкыр),
Иртән торып эшкә бара
Безнең авыл кызлары.

Ямьле Кама буйлары,
Ямьле Кама буйлары.
Ямьле-тәмле
Шул Каманың сулары.
Яз җиткәч, китә Идел бозлары (2 тапкыр),
Иртән торып эшка бара
Безнең авыл кызлары.
(Яз җиткәч, китә Идел бозлары,
Хезмәттә дә дан казана
Безнең авыл кызлары).

(Матур җырлар җырлый-җырлый
Бәйрәм итәбез әле.
Уйнап-көлеп күңел ача
Безнең авыл кызлары.
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп
Күңел ачабыз әле).

«ЯЛТЫР-ЙОЛТЫР»
Урталарда син торасың,
Әйләнмиме башларың?
Сандугачка мисал килгән
Синең кара кашларың.
Ялтыр-йолтыр итеп тора
Су өстендә боз өсте.
Сөясеңме-сөймисеңме
Скажи, пожалуйста.
Уртадагы урындыкка
Утыргансың берүзең.
Матур үзең, үтә сүзең,
Татарстанда берүзең.
Ялтыр-йолтыр ялтыратып
Тарталар ди папирос.
Сөясеңме, сөймисеңме,
Конкретный вопрос.
Алма бакчасының юлы
Тәрәзәләргә туры.
Әллә сиңа сибелгәнме
Бөтен дөньяның нуры?
Ялтыр-йолтыр итеп тора
Су өстендә боз өсте.
Жырлыйсыңмы, биисеңме
Скажи, пожалуйста.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев