Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Яңа ел мәзәкләре

Елның соңгы көннәре. Авызыннан ут чәчеп торган хатынының үзгәрүен нәрсәгә дә юрарга белмәгән ир:

Елның соңгы көннәре. Авызыннан ут чәчеп торган хатынының үзгәрүен нәрсәгә дә юрарга белмәгән ир:

 – Сиңа нәрсә булды? Әллә авырып киттеңме?

Хатыны:

– Юк, кадерлем. яңа елны яңа кием киеп каршыласаң, ел буе ирең белән гөрләшеп яшисең икән. Ышанмасаң, гороскопны укып кара. Ире, күзлеген бер салып-бер киеп, "Туганайлар"ны актара да, авыр сулап әйтеп куя:

– Кара әле, сиңа әйтәм, бу гороскопны хатын-кыз уйлап тапмадымы икән?

– Нигә алай дисең?

– Ирләрдән акча кысу өчен сез хатыннар әллә ниләр уйлап чыгарасыз бит. Бу да шуңа охшаган...

* * *

Яңа ел төнендә бала табу йортына килгән яшь әти:

– Фәләнен төгән, минем хатын игезәкләр тапканмы?!

– Юк ла, берәү генә, – дип тынычландыра аны ак халатлы медсестра. – Икенче юлы эчмичә килегез, зинһар. Юкса, балагыз күзегезгә ике генә түгел, өч булып күренер.

* * *

Яңа елның беренче көне. Тирә-якта беркем юк. Исерек балыкчы боз тишеп маташа. Аның янына бер кеше килеп баса:

– Монда балык юк!

Балыкчы бераз читкәрәк китә һәм тагын бозны чокый башлый. Аның янына тагын теге кеше килә:

– Монда балык юк дип әйттем бит инде!

– Каныкты бит, әй! Син кем соң әле ул кадәр?

– Мин – бу боз шугалакның директоры!

* * *

Дуслар җыелышып, үз араларыннан берсенең өендә яңа елны каршы алалар. Сәгать уклары иртәнге дүртне күрсәтә. Кунаклар кайтасыларын да онытып, иркенләп утыралар. Аларны ничек озатырга аптыраган йорт хуҗасы боларга әйтә:

– Телефоннан янгын сүндерүчеләр шалтыратты. Кайсыгызныңдыр йорты яна. Начар ишетелә иде, кайсыгызныкы икәнен аңлый алмадым...

* * *

Яңа ел төне. Өй тулы кунаклар. Хуҗа ир кунакларның чәркәләренә самогон салып йөри. Бер пар янына җиткәч, ирдән сорый:

– Хатының нәрсә эчә әле синең?

– Минем канымны!

* * *

Начальник эшкә яңарак кына кергән бер хезмәткәрне кабинетына чакыра:

– Син аракы, шампанский, вино һәм пивоны катнаштырып эчәргә яратасыңмы?

– Юк, – ди сүзнең нәрсә турында барганын аңламаган хезмәткәр, – башны авырттыра бит ул.

– Аңлашылды. Сине Яңа ел төненә дежурга куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев