Ялгызлык (моңсу хикәя)
Нинди хис ул ялгызлык, нәрсәдән килеп чыга, кайсы тойгыларга һәм гамәлләргә этәрә?
- Барыгыз, бар... рәхәтләнеп күңел ачып кайтыгыз! Яшь чакта йөреп калырга кирәк. Сезнең эш тә уку, уку да бәләкәчләр, өй эшләре, һич ял итә алмыйсыз. Балалар өчен бер дә көяләнмәгез, үзем күз-колак булырмын, — дип күтәреп ала, малосемейка буенча күршебез Коля дәдәй, иремне концертка барырга үгетләвемне ишетеп.
-Зур рәхмәт сезгә! Карт әтиләренә тиң итәләр шул үзегезне... Аш, котлетлар, өчпочмаклар бар да өстәлдә, бергәләп ашагыз яме, — дим, шатлыктан очынып.
-Иң озагы өч сәгать узар инде... ачка үлмәбез, аптырамагыз әле юкка... — дип тынычландыра ул, елмаеп...
Мин юл буе яңа күршебезне мактыйм. Аңа чаклы яшәгән ике метрлы симез, ялгыз молдаван гауга чыгарып, җаныбызга төште. Янына хатыннар җыеп, төне буе музыкага биеп-җырлап күңел ачалар да, өелешеп сугышалар. Ирем эштә булгач, сүз эндәшергә куркып, бикләнеп ятарга туры килә. Ул өйдә булганда гөҗелтәсәләр дә, бераз тыелыбрак утыралар. Балаларның коридорда йөгергәнен күреп калса, табак битенә утыз өч сыр ясап: «Ал тиз бул аяк астыннан бу тараканнарны, югыйсә бер генә басам өсләренә...» — дип акырып җибәргәне, бик озак төшемә куркыныч әкият булып керер, мөгаен. Элгән керләрнең бауын кисеп төшерү, пешергән ашның итен чүпләп ашау, туңдыргычтан казылыклар югалу — аптыратмый да, куркытмый да иде инде. Җанымны җәзалаганы — өч баламның шушы ерткыч янында йөрүе. Шундый да кабәхәт кешене башка үз гомеремдә дә очратканым булмады!
Яңа күршебез — бәләкәй генә керәшен дәдәе, миңа бәхет ишегенең ачкычы сыман тоелды. Тыныч, ипле, бар икәне дә беленми. Кухняга чыгып, буталанып йөрми, молдаван сыман ваннада дүртәр сәгатъ ятмый. Ашарга чакырсаң да, утырмый: «Эштән ашап кайтам, рәхмәт бик зур... ашагыз тынычлап, үзегез дә бер калхуз», — дип бүлмәсенә кереп китү ягын карый.
Без сессияда чакта, ул хәтта балаларны садиктан алып, мәктәпкә озатып йөрде. Алар да шулкадәр яраттылар үзен: аның бүлмәсеннән чыкмый интектерәләр, бергә китап укыйлар, рәсем ясыйлар, әкият сөйләтәләр. Без юкта дүртәү бергә юып-чистартып, бәрәңге кыздырып ашыйлар икән. Биш яшьлек улыбыз, дәдәй кебек итеп бәрәңге кыздырырга кушып йөдәтә башлады. Күршебез һәр атнаны ял көннәрендә авылына кайтып китүе була, өчесе тиң, "дәдәебез кайчан килә инде?«дип, аптыратып бетерәләр.
Без инде тормышыбызны дядя Колясыз күз алдына китерә алмый идек. Язмышында булган ниндидер авыр вакыйга аны эчтән көйдерә, күңелен тырный сыман тоела. Ул балаларга карап уйланып утыра да, авыр көрсенеп куя. Ачылып китеп берни сөйләми, гаиләсе турында сораша башлауга, сүзне икенчегә бора. Шуңа күрә без дә бу теманы башка кузгатмаска тырыштык...
Сигезенче март алдыннан, күршебез эштән бераз кызмача кайтты. Безнең өстәл артында шау-гөр утырганны күреп, коридорда тукталып, ишек яңагына сөялде һәм:
-Минем дә гаиләм шундый дус-тату иде. Хәзер бөтенебез төрле якка таралыштык: хатын турында әйтмим дә инде, улым белән кызым хәлемне дә белешми хәтта. Югыйсә, Чаллыдан алтмыш чакрымдагы шәһәрдә генә яшиләр. Мин бит гомер буе хәрби булып хезмәт иттем... Совет армиясы көне белән котларга була бит! Егерме өчендә туган көнем дә әле җитмәсә! Анысы өчен үпкәләмим мин... офицер погоннарым өчен оят... Их, әллә үзем дөрес тәрбия бирмәдем, әллә игътибар әз булды балакайларга... — дип сөйләнде дә сөйләнде ул.
Без икебез тиң, аның кинәт ачылып китүенә аптырап, ни әйтергә белми тик утырдык.
-Әйдә, узыгыз әле бүлмәгә, утырыгыз, аякта дөреслек юк диләр, — дип, ирем дядя Коляны өстәл артына утыртты.
Биш яшьлек кечкенә улыбыз тәлинкәсеннән мантый алып, аңа сузды. Күршебез күзенә килеп тыгылган яшьләрен бездән яшереп тормый:
-Безнең Ванюша нәкъ аның яшендә иде... — диде, үзенә сыенган улыбызның башыннан назлап сыйпый-сыйпый. —Ул көнне, хатыным төнге сменадан кайтып өлгермәде... өч баланың икесен мәктәпкә, кечкенәсен балалар бакчасына илтү миңа йөкләнде. Садик юл аркылы гына... Ваня кырымнан сикергәләп бара, үзе бертуктаусыз, сигезенче мартта әнисенә атап сөйләячәк, икәү бергә өйрәнгән шигырен кабатлый. Барсы да мизгел эчендә булды... мин уң якка башымны борып, килүче транспорт юклыгына инанырга өлгермәдем, юл читендә туктап торган зур ЛиАЗ автобусының алдыннан йөгереп чыккан Ванюшаны, сул яктан килүче КамАЗ, йомычкадай чөеп очырды. Бала лып итеп минем аяк астыма ук килеп төште. Башка нәрсәләрне төштә булгандай гына хәтерлим. Минут эчендә халык җыелды: бар да нидер сөйли, гөжелдиләр, җиңемнән тартып нәрсәдер сорашалар. Ваняның җансыз гәүдәсен кысып кочаклаган килеш, мине этеп-төртеп «Ашыгыч ярдәм» машинасына утыртып җибәргәннәре, хастаханәдә табибларның «исән бит бу балакай, исән!» дип йөгерешкәннәре — бар да томан эчендә... Яшәр өчен, дүрт көн тартышты Ванюша, ахырда сызлауларына түзми, җан бирде. Нарасыйны теге дөньяда кирәгрәк санадылар, ахырысы...
Көннәрем караңгылык пәрдәсе белән капланды. Әйе, мин гаепле, баламның үлеменә! Кулыннан җитәкләп барсам, ул юлга йөгереп чыкмаган булыр иде! Хатыным, якыннарым өчен шул көннән мин дошманга, кеше үтерүчегә, явыз палачка әверелдем. КамАЗ шоферын «гаепсез» дип танып, суд залыннан чыкканда, мин инде гаиләм белән яшәми идем. Хатыным: «Теләсә кая бар, күземнән югал, мин сине гомергә гафу итмәячәкмен,» —дигәч, миңа торган шәһәремнән үк күчеп китәргә туры килде.
Яңа көн туган саен, «гаиләм гафу итәр, түзем булырга кирәк, вакыт барысын да дәвалый» дип яши торгач, унике ел узып китте. Бүген алтынчы март, Ванюша белән фаҗига булган көн... шуңа бераз искә алдым, -диде ул урыныннан кузгалып. — Гафу итегез, зинһар, шундый ямьле өстәлегезне күңелсез хатирәләр белән боздым бугай...
-Юк-юк, бер дә алай уйламагыз... Сөйләп, эчегезне бушаткач, бераз җиңелрәк булыр үзегезгә, — дидем, аның шундый зур хәсрәтне гомер буе күтәреп йөрүенә исем-акылым китеп.
Яңа ел алдыннан гаиләбез белән дүрт бүлмәле зур фатирга күчтек. Бишәүләп «малосемейканың» бер бүлмәсендә күпме вакыт азапланып яшәгәннән соң, бу киңлектән, яктылыктан, рәхәтлектән хәтта күңел җырлый иде. Бигрәк тә балалар шатланды: утардан чыгарган нәни колыннармени!
Без барыбыз да дядя Коляны юксындык. Бигрәк тә кечкенә улыбыз аны еш исенә төшереп аптыратты.
-Ник дәдәй безнең белән яшәми? Нигә аны калдырып киттек? Елый торгандыр инде?.. Әйдә барып алыйк үзен... —дип сорамый калган, бер генә көн дә булмагандыр.
Дядя Коля сирәк кенә булса да кергәли иде. Соңгы тапкыр, яз бәйрәме алдыннан, торт һәм чәчкәләр күтәреп килеп, безне сигезенче март белән котлап, озак кына утырып китте. Яңа күршесенең усаллыгын әйтеп алды. «Бар авылыңа кайтып тор! Яшьләргә урын бушат, синең вакыт узган инде!» — ди икән теге.
Ирем урыныннан торып ишекле-түрле йөренде һәм:
-Болай итәбез, дядя Коля... һич күңелеңне төшермә. «Марафет» ясап матурлыйк әле бүлмәңне, нинди картаю ди ул! Аптыратыйк усал күршеңне! Акча чыгарып, сатып аласы юк, ремонттан обойлар, акбур, буяу калды... Без иртәгә үк килербез, иске обойларны бүген кубарып, чистартып куйсагыз, бигрәк яхшы булыр. Бер көндә эшен бетерәбез аның...
Күрсәгез иде, аның моңсу күзләрендәге ялкынны! Кемдер вилла бүләк итәргә җыенган диярсең! Ничә ел бергә яшәп, мин аның кычкырып көлү түгел, елмайганын күргәнем булмады хәтта.
Тормыш син уйлаганча гына бармый шул! Җиденче март көнне кунаклар килеп кергәч, безгә планнарны үзгәртергә туры килде. Ремонт ике көнгә кичектерелеп, тугызы көнне төяндек тә Коля дәдәйгә киттек.
Ишекне бик озак ачмадылар. Шуннан күрше хатынының мырлый-мырлый ачкыч чылтыратуы ишетелде.
-Бәйрәм көнне дә ял итәргә ирек юк сездән... — диде ул сукранып һәм безнең обойлар, буяу, шпатель күтәреп басып торганны күреп, аптырашта калды. — Сезгә кем кирәк?
-Коля дәдәй, без... — дип эчкә уздык.
-Өйдә юктыр ул... күренми. Алтысы көнне төне буе кыштыр-мыштыр обой кубарып, түшәм кырып җанга тиде. Җидесе иртүк стена ышкыларга тотынды. Ә мин төнге эштән кайткан кеше... Чыгып акыргач, тынды!
Тормыш иптәшем Коля дәдәйнең ишеген шакыды. Ачучы булмады. Бергә яшәгәндә, аның ишек бикләү түгел, ябып куйганын да хәтерләмим.
-Өйдә юк ул, дим ич! Ә сез кем буласыз аңа? — дип өтәләнде хатын.
Ирем кесәсеннән ачкыч чыгарып, ишек йозагын каезлый торгач, келә келт итеп ачылды. Караватта зәңгәрләнеп кәкерәйгән дядя Коляны күреп, кулымнан обой рулоннары төшеп, тәгәрәп китте. Иптәшем, кулындагы инструментлар белән чиләкне почмакка ташлап, өстәлдә яткан җәймәне үрелеп алды һәм мәет өстенә каплап:
-Их, Коля дәдәй.. соңладык шул бераз... Гафу ит, зинһар... — диде.
Шулчак, моңа кадәр тыныч кына безне күзәтүче күрше хатыны, йөрәк өзгеч тавыш белән үкереп, өйдән подъездга ташланды.
-Мин участковыйны чакырып киләм, син тегене тынычландыр... — диде ирем баскычтан түбән томырылып.
«Одноклассники» социаль челтәреннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев