Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Григорий Родионовның «Туган йортта» хикәясенең ахыры

Чыннан да, озакламый песи яңадан карават өстенә сикереп менде дә, юрган астына керергә итенеп, юеш борынын Ирекнең иягенә китереп төртте

– Перес, чурт! – Ирек песине кулы белән сыпырып җибәрде. Песи тәпиләре белән шап итеп идәнгә барып төште.

Мич башыннан Үркәй әбинең тавышы ишетелде:

– Кил монда, мен минем янга. Пес-пес-пес.

Ләкин песи яңадан Ирек өстенә сикереп менде. Үркәй әби:

– Шунда йокларга үчегә инде ул. Кая, монда алып менеп үз яныма яткырып карыйм әле, – дип сөйләнә-сөйләнә, мич башыннан төште дә песине тотып алды.

Өй эче тынычланып бетте дигәндә генә мич башыннан песинең тырматканы һәм мияулаганы ишетелде.

– Кара син, ә! Җан иясе бит, аның да үзе күнеккән, үзенең яраткан урыны бар. Шуннан китәсе килми, күрәсең, хайванның, һаман караватка төшәргә тырмаша бит, – диде Үркәй әби, зарланмый гына.

Ирек песинең Үркәй әби кулыннан ычкынырга теләп кыштыр-кыштыр тырманганын тыңлый-тыңлый йокымсырый башлады. Бераздан инде Үркәй әбинең сөйләшүе һәм мәче тырнашуы аның төшенә үк әверелеп китте. Ул Казанда, үзенең өч бүлмәле квартирасында, имеш. Ап-ак урын-җирле, баш-башлары ялт иткән полировкалы йомшак тахтасында ята. Әнисе еракта, авылда, имеш, ләкин аның сөйләгән һәр сүзе Иреккә ишетелеп тора. “Песинең дә яраткан урыны бар. аның да шуннан китәсе килми. Ә менә сез барыгыз да шушы йортны ташлап киттегез. Әтиегез, җитмеш яшен тутырып бер генә көн дә яши алмыйча, кабергә үк китеп барды; син, олы кызым Роза, Ташкент якларына, алмагачлы кала төзим дип киттең; ә син, олы улым Ривал, әллә ниткән четерекле машиналар белән нефть мае чыгарырга дип, Азнакай якларына китеп бардың; син, кече улым Ирек, унбиш ел буе укыдың да, инде Казанда зур-зур кешеләр, зур-зур эшләр белән мәшгульсең, бөтен Татарстан буйлап дөнья куасың; ә син, кече кызым Вера, Әлмәткә барып, нефть чыгаручыларга жалунҗа акчасы билгеләү өчен, чут эшенә бирелеп киттең. Хәзер һәрберегез мине үз яныгызга чакырасыз: “Кил, әни, безнең янда тор, дөнья рәхәтен күреп кал”,— дисез. Әнә песинең дә яраткан җире бар, песинең дә үз урынын ташлап китәсе килми. Юк, юк, бу минем сезгә ачулануым-үпкәләвем түгел. Барыгызга да рәхмәт, тырыштыгыз, кеше булдыгыз. Инде андагы тормышыгыз, торган урыныгыз үзегезгә ошый икән, рәхәтләнеп, үзегезчә, үзегез теләгән җирдә яшәгез. Әнә песинең дә яраткан җире бар, песинең дә аны ташлап китәсе килми бит”.

Ирек өйрәнмәгән җирдә озак йоклый алмый иде, бүген дә иртә уянды һәм кинәт сискәнеп китте. Сул янбашына терәлеп, ниндидер җылы, йомшак әйбер ята иде. Караса – песи.

– Тәки үзенекен иткән бит, – диде Ирек үз-үзенә. Ул арада инде Үркәй әби дә уянды, мыштыр-мыштыр мич башыннан төшеп, электр плитәсен тоташтырды. Ирек урыныннан торып чалбарын киде, электр машинкасы белән кырынып алды, бил тиңентен әйбәтләп юынды. Аннары чип-чиста ак нейлон күлмәген киде, олы төенле киң галстугын такты, күлмәк җиңнәрен ак пружина беләзек белән күтәртеп куйды, шакмаклары аз гына беленеп торган йон катыш лавсан костюмын киеп, өстәл янына килеп утырды. Кулдан ясалган агач диван, тупас урындыклар, буялмаган каен идән һәм түшәмнәр, такталарны ышкылап кына эшләгән киштәләр һәм башка арзанлы йорт җиһазлары арасында ул үзенең чиста киемнәре белән аеруча күзгә бәрелеп тора, аеруча мәһабәт һәм нәзакәтле күренә иде. Ялгыз карчык яши торган гади, бүгенге авылның башка йортлары белән чагыштырганда бераз ярлырак та булган бу йортта Ирек өй эченә ниндидер гайре табигый яңалык биреп тора. Ләкин бу яңалыкның монда вакытлыча гына икәнлеге аермачык сизелә, чөнки заман белән иңгә-ин басып баручы Ирек белән Үркәй әбинең өе эчендәге әйберләре бер-берсенә һич тә тәңгәл килмиләр. Алар бер-берсен тулыландырып, берсенең килешмәгән җирен икенчесе яшереп тормый. Шуңа күрә аларнын икесенә дә нидер җитешми кебек. Бу йорт стеналары эчендә аларнын кайсыдыр яклары шыр ачылып, ямьсезләнеп күренгәндәй, һәм аларны тизрәк аерасы, һәр икесенә аерым-аерым гына карыйсы, һәр икесенең матурлыгын аерым-аерым гына татыйсы килә.

Иртәнге ашны ашагач, Ирек муенына йон шарфын урады, өстенә күркәм пальтосын, башына затлы бүреген, аягына тире олтанлы ботинкаларын киде. Аннары сары диван астыннан шакмаклы чемоданын тартып чыгарды. Бу арада Үркәй әби дә сырмалы бишмәтен, кызыл эчле галошларын киеп, башына улы Ирек алып кайткан соры калын шәлен бөркәнеп өлгергән иде. Ирек, ишекне ачып, алдан әнисен чыгарды, үзе аның артыннан иярде. Капка төбенә чыгып җиткәч, ул капка келәсенә үрелде һәм келәнең кадагы сынык икәнен күреп алды: келә, борыны белән аска карап, бер кадакта гына асылынып тора иде. Ирек, чемоданын куеп, яңадан өйгә кереп китте. Мич астындагы әрҗәдән чүкеч белән бер озын кадак алып чыкты һәм келә асылынып тормаслык итеп имән баганага кадак кагып куйды.

Эшен бетергәч, ул саубуллашу өчен әнисенә елмаеп кулларын сузды. Үркәй әби дә елмаеп, улының зур кулларын кечкенә кушучына алды.

– Сау булып тор, әни, җае туры килгәндә, тагын бер кайтып китәрмен әле, – диде Ирек.

– Исән-сау йөре, улым.

Ирек, чемоданын селти-селти, югары очка, аэропортка баручы автобус тукталышына табан атлады. Үркәй әби, улы борылышка кереп югалганчы, капка төбендә басып торды да борылып өенә кереп китте.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев