Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Григорий Родионов шигырьләре

Татарстанның халык язучысы Григорий Родионовның зур мирасы - шигырьләре, хезмәтләре безгә истәлек булып калды.

  Бүләк
Мин кояшның җиде төсен
Аерып алмак булам.
Җидесен дә, бүләк итеп,
Алдыңа салмак булам.

Яшеле-яшел болының,
Зәңгәре күгең булсын.
Сарысы-сагынуларың,
Агы ак көнең булсын.

Көрәне-икмәгең төсе,
Кызылы-офыкларың.
Карасын сал сандыгыңа
Һәм аны ачма, җаным.

Чөнки ансы, иркәм, безнең
Аерыласы көн булыр
Сандыгыңны ачма, юкса
Җирдә мәңге төн булыр.

Хәтер сандыгы
Мин көн саен, карт бер кортка кебек,
Хәтер сандыгымда казынам.
Барлап чыгам бөтен байлыгымны,
Һәрчак нидер тоела аз сыман.

Менә монда зур бер төргәк булып
Ята минем ап-ак шатлыклар.
Алар шактый тузган тузуын да,
Тик аларда хаклык, пакьлек бар.

Менә монда минем үкенүләр
Чуалган җеп кебек яталар.
Бу почмакта - сагыш савытлары,
Ә бу төштә - минем хаталар.

Монда минем изге хатирәләр.
Алар шундый әйбәт саклана:
Вакыт үткән саен, төс яңарта,
Еллар үткән саен сафлана.

Сандыгымда вак-төяк тә байтак:
Үпкәләү дә, үч, буш вәгазь дә…
Ә монысы, - иркәм, синең исмең
Төреп куйган ап-ак кәгазьгә.

Мин бары тик шушы төргәк өчен
Сандыгымны көн дә барлыймын.
Тузган диеп, күп төргәкне ташлыйм,
Бу төргәкне ташлый алмыймын.

Мин кадерләп төреп куям аны
Хәтер сандыгымның түренә.
Онытылу, кимү, бетү, үлү
Керә алмый торган җиренә.

Еллар үткән саен, әйбер кими,
Сандык һаман бушый, саега,
Һәм, ниһаять, анда тик бер төргәк -
Синең исмең кала, шул гына.

Ә мин көн дә, карт бер кортка кебек,
Буш сандыкта тик бер җисемне
Бер почмактан бер почмакка күчерәм -
Изге төргәк - синең исемне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев