Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Гөргөри иҗаты: «Далада» (Геолог хикәясе)

Григорий Радионов (әдәби псевдонимы - Гәрәй Рәхим) хикәясе.

Без, офык читендә кара болытлар куеруын күрү белән, давыллы яңгыр буласын сизеп, дала уртасындагы борынгы таш сын янына палаткабызны корырга тотындык.

Ул да булмады, котырып-котырып искән яңгыр җиле казыкларга бәйләп өлгермәгән палатка читләрен каерып-каерып ыргыта башлады. Көч-хәл белән палатканы ныгытып, кирәк-яракларны,инструмент-приборларны җыештырып, брезент куышыбыз эченә кереп киткәндә инде давыллы яңгырның беренче эре тамчылары корылыктан кибеп беткән сары дала үләннәре арасына «чашт-чашт» итеп тамгалый да башлады.

Еракта, күк читендә, аҗаганнар уйный. Мөгаен, яшенле яңгыр булыр...

Көне буе эссе далада әлсери-әлсери таш чүкеп йөргән ике иптәшем, палаткага үрмәләп керү белән брезент идәнгә сузылып яттылар да рәхәтләнеп мышный да башладылар. Хәзер аларга күк күкрәү түгел, ник шунда дөньясының асты өскә килми-яңгыр туктамыйча уяну юк инде. Геолог кешенең гадәте шул — атналар буе таш чүки-чүки, җәяүләп очсыз-кырыйсыз даланы аркылыга-буйга иңләп йөри-йөри дә, уңайлы вакыт туры килү белән, дөньясының ай-ваена төкереп, бер йоклап ала.

Ә бүген минем нишләптер йокым килми.

Идәнгә йөзтүбән сузылып яттым, терсәкләремә таянып иягемне ике учыма салдым да палатканың кечтеки генә капрон тәрәзәсе аша тышка, якындагы таш сынга текәлдем. Биниһая зур таш кисәгеннән уеп ясалган бу борынгы сугышчы сынын инде мин экспедициянең беренче көнендә үк күргән идем, ләкин аңа иркенләп карап торырга, бөтен уемнарын тәфсилләп, ләззәтләнеп күзәтергә һаман вакыт тими иде. Ә менә хәзер җае чыкты, болытларның дала өстенә кара чирү булып басып килүенә караганда, давыл озакка сузылыр төсле, рәхәтләнеп күзәтергә дә була.

Дала өстеннән беренче күкрәү гүләп узды. Озак та үтмәде, таш сын аръягында, тармакланып беткән имән тамыры сыман, яшен тәлгәше ялтырап китте һәм палатка түбәсенә шыбырдап яңгыр коя башлады.

Минем кечтеки тәрәзәм каршындагы биниһая таш сынның бит чокырларыннан, күз төпләреннән, авыз уемнарыннан чәчрәп-чәчрәп яңгыр суы ага. Ә таш сугышчы, берни булмагандай, горур кыяфәттә елмаеп басып тора бирә. 

Шып-шыр дала уртасында нәкъ менә шушы кыяфәтендә ничәмә гасырлар буе басып торадыр инде бу таш сын!

Кайсы гасырлардагы кайсы халыкның горурлыгын һәм елмаюын саклый бу так сын ташландык далада?!

Шәһәр һәйкәлләренә җиңелрәк, алардан көн саен меңләгән кеше горурлык һәм елмаю алып китә ала. Ә бу сын бер кешегә горурлык һәм шатлык бирү өчен дә ничәмә еллар буе буш далада елмаеп торырга тиеш.

Коточкыч язмыш, ләкин шушы язмышта никадәр игелеклелек!

Коточкыч фаҗига, ләкин шушы фаҗигадә никадәр ихтыяр көче! Яңгыр бурап-бурап ява башлады. Дала җиле күк белән җир арасында тоташ су агымын дулкын-дулкын итеп җиргә сылый. Яңгыр бураны котырпмы-котыра.

Минем кечкенә тәрәзәмнән берни дә күренми, ул ап-ак экран гына булып калды. Тип-тигез далада яңгыр суы беркая да акмый, тышта җир өстенең туктаусыз чыпырдап торуы гына ишетелә.

Мин шушы гарасат эченнән таш сынның елмайган иреннәрен күрергә телим, ләкин анда яңгыр буранының ак дулкыннарыннан башка берни дә күренми.

Кинәт якында гына нәрсәдер коточкыч чартлап ярылып китте һәм мин таш сынның колач җитмәслек киң маңгаеннан йодрык кадәрле ут чаткылары чәчрәгәнен күреп калдым. Яшен сукты, таш сынны яшен сукты! Ах, хәерсез!

Яшен чартлавы тонык гүләүгә әверелде һәм салмак күкрәү булып еракка китеп югалды. Яңгыр ажгырып-ажгырып коя башлады. Көчле җил палатканың брезент стеналарына шапылдатып яңгыр дулкыны сылый. Иптәшләрем даладагы шушы коточкыч мәхшәргә төкермиләр дә, рәхәтләнеп геологларча йоклый бирәләр. Аларның тигез сулыш алулары, кислород исе, озон исе мине дә изрәтә башлый, һәм мин, йөзтүбән яткан килеш кенә, изрәп йоклап китәм.

Без торганда инде дала күгендә уч төбе кадәр дә болыт калмаган, баеп баручы зур, кызыл кояш кына күк читендә чекерәеп тора иде. Мин уяну белән сикереп тордым да тышка, таш сын янына йөгереп чыктым. Башымны күтәреп өскә карасам, таш сынның маңгае буйлап өстән аска таба беләк юанлыгы кабарынкы җөй сузылып төшкән. Яшен төене таш сынның нәкъ маңгаена китереп орган, һәм коточкыч электр көче, ташны эретеп, кабарынкы эз сызып төшергән.

Мин читкәрәк китәм дә баеп баручы кояшның кызгылт нурлары белән өртелгән таш сынга карап торам.

Дала гарасатында маңгаена калын җөй алса да, аның кыяфәтендә горурлык, иреннәрендә якты елмаю балкып тора.

Мәңгелек горурлык һәм елмаю бүген үзенә тормыш-яшәешнең тагын бер сынавын кабул итте һәм тагын бер мәртәбә үзенең бөеклеген раслады.

Ул арада иптәшләрем дә киерелә-сузыла палаткадан чыктылар һәм без, кирәкле инструментларны алып, үлән төбендәге яңгыр суын чыпырдата-чыпырдата, файдалы ташлар эзләргә дип, өчебез өч якка китеп бардык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев